Мәдәният өлкәсендә быел дүрт объект төзелә. Алар барысы да 977 мең сумнан артык финанслау белән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Яңа савыктыру лагереның һәркайсында 30 урынлы дүрт йокы корпусы, персонал йорты, клуб, ашханә, медицина блогы, склад һәм контроль-үткәрү пункты бар.
«Социаль ипотека» программасы буенча Яр Чаллыда КАМАЗның 55 еллыгы урамында урнашкан 179 фатирлы йорт төзелде. Объект проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә алды.
Торак төзелеше барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Татарстан торак төзелешенең тотрыклы темпларын саклый, эзлекле рәвештә социаль йөкләмәләрне үти һәм торак алу мөмкинлеген арттыру механизмнарын үстерә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында торак төзелеше һәм социаль торак программалары мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
Балтач районының Карелино авылында «Балтач арена» боз сарае төзелгән.
Ябык шугалак – гомуми мәйданы 3386 кв. м булган бер катлы бина, анда ясалма боз белән 56х26 м зурлыктагы мәйданчык җиһазландырылган. Шулай ук спортчылар өчен чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, медицина пункты һәм тимераякта шуу өчен бүлмәләр бар. Шугалак территориясендә блок-модуль котельные төзелгән һәм автомобильләр өчен парковка урыннары җиһазландырылган.
Мамадышта «АрсеналГидро» ҖЧҖ предприятиесе территориясендә яңа металл конструкцияләр цехы төзелешенә символик беренче таш салу тантанасы булды
Биш урамда 5,2 км озынлыктагы вак таш белән ком катнашмасыннан ясалган юллар барлыкка килде.
Гомуми мәйданы 347 кв. м булган бер катлы кирпеч бина 100 урынга исәпләнгән.
Агымдагы елда Татарстанда 2 млрд 387 млн сумлык 23 спорт объекты төзү планлаштырыла.