13 ноябрьдә «ТР шикәр диабеты булган кешеләрне берләштерү» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көненә (14 ноябрьдә) багышланган шикәр диабетын профилактикалау буенча бушлай акция үткәрде.
Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Үзенчәлекле фотограф» мәдәни-танып белү проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә торган «Кара миңа» беренче фотофестивале 20 ноябрьдә Лемаев мәйданы, 12 йорт адресы буенча урнашкан Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятендә узачак.
2022 елның 19-20 ноябрендә Казанда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында «Тау» беренче гаилә китап фестивале узачак. Фестивальгә һәм китап ярминкәсенә керү - ирекле.
Чара «Семья Вместе» гаилә кунакханәсендә узды, анда ата-аналар белән бергә Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары яши.
2022 елның 13 октябреннән 13 ноябренә кадәр КФУ Психология һәм мәгариф институты студентлары тьюторлар мәктәбендә белем алу курсы узган.
10 ноябрьдә «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасына керә торган «Минем белән хыяллан» проекты тарафыннан оештырылган «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясенә тантаналы старт бирелде. Быел ул бишенче тапкыр уза.
Казанда #МыВместе халыкара премиясенең Татарстан этабында 35 җиңүчене бүләкләделәр.
Коммерцияле булмаган оешмалар марафонында йомгаклау очрашуы Татарстан Республикасының иң эре социаль хезмәтләр күрсәтүчесе булган «Сила в детях» хәйрия фондының дәүләтнеке булмаган тернәкләндерү үзәгендә узды.
9 ноябрьдә Мәскәүдә ESG Rethink Forum 2022 тотрыклы үсеш форумы узды.
«Ярдәм чикләрен киңәйтеп - Татарстан авыл җирлегендә күчмә хезмәт белән паллиатив медицина ярдәменең ике кабинетын ачу» проекты фонд тарафыннан ил президенты гранты откан беренче проект булды.