29 августта Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Чара Татарстан Республикасы көненә багышланган.
2025 елның 28 августында 10:00 сәгатьтә «Коммерцияле булмаган оешмалар өчен Россия юстиция министрлыгының электрон платформасы: куллану практикасы һәм актуаль үзгәрешләр» вебинары үткәреләчәк
«БЕЗ БЕРГӘ!» Татарстан Республикасының баланы тәрбиягә алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы «Эчтә булган көч. Ресурста калу өчен 6 энергия чыганагы» онлайн тренинг-төркемен булдыра.
Һәр айның соңгы җомгасында Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында коммерцияле булмаган оешмалар өчен юридик ярдәм көне үткәрелә.
Россиянең төрле төбәкләреннән махсус хәрби операция ветераннары Татарстан буенча турга кузгалачак. Турны ДОСААФ ярдәме белән «Беренче патриот» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәкара бүлеге, «Махсус тур» инклюзив туризм агентлыгы оештыра.
17 августта «Ак Барс» гольф-клубында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына гольф буенча XV Хәйрия турниры үткәрелде.
Әлмәттә масштаблы «Тур де Татарстан Альметьевск-2025» бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Быел алар тарихка үзенчәлекле катнашучылар – «Киләчәк спорты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы карамагындагы күз күреме начар булган хатын-кыз спортчылар ярдәмендә кереп калдылар.
2025 елның 30-31 августында Казанда дүртенче тапкыр «Тау фест» гаилә китап фестивале үткәреләчәк. Чараны «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды оештыра. Оештыручыларның берсе –Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе.
2025 елның 7-8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Кулларда кояш» төбәкара гаилә иҗаты фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының алмаштыручы ата-аналары белән очрашу булды.
2025 елның июлендә «БЕЗ БЕРГӘ!» төбәк иҗтимагый оешмасы «Без янәшә» проектын гамәлгә ашыра башлады. Тәрбиягә бала алган (алмаштыручы) гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү Президент грантлары Фонды тарафыннан хупланды.