ЯҢАЛЫКЛАР


Датасы буенча тикшерү
2
июнь, 2023 ел
җомга

1 июньдә безнең приютка ТР МТЗ һәм СЗ министры урынбасары Нигъмәтҗанова Э.Н. килде. Социаль хезмәткәрлэр көне алдыннан ул приютның барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм эшлэрендә алга таба да уңышлар теләде.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

31
май, 2023 ел
чәршәмбе

31 майда приютта клоуннар һәм әкият персонажлары катнашында Балаларны яклау көненә багышланган уен программасы узды.Бэйрэм бик кунелле узды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

   31 майда безнең приютта балаларны яклау көне уңаеннан Күңелле стартлар узды. Балачак-күңелле вакыт! Балалар төрле конкурсларда һәм эстафеталарда ярыштылар. Капчык киеп йөгерү,галошларда йөгерү, чаңгыда йөгерү,озынлыкка сикерү, аркан тарту һәм башка күп торле уеннарда катнаштылар. Уеннар күңелле биюләр һәм балалар флешмобы белән үрелеп барды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

 "Тургай" приютында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм  узды. Элеге чарага барыбыз да  тырышып әзерләндек. Балалар уеннарда катнаштылар, концерт номерлары белән чыгышлар ясадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

30
май, 2023 ел
сишәмбе

26 майда Әгерҗе муниципаль районының «Ласка» приютында "һөнәри юнәлеш бирүне үстерү перспективалары, үстерүче һөнәри юнәлеш бирүче мохит булдыру" темасына республика семинары узды, Монда безнең приют директоры Асанова  Алина Кашиповна, хезмәт буенча инструктор Нәҗипов Раил Рәсихович, тәрбияче Башарова Рузилә Солтановна катнашты. Барлык приют белгечләре  эштә кирәкле белемнәре, күнекмәләре һәм осталыклары белән уртаклаштылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

29 май көнне Теләче районынын "Туган авыл"  кафесында безнең иганәче Рифкать Шәфиков Татарстан Республикасы мөселманнарының республика очрашуын уздырды.

Мөселман дини оешмасы урта һөнәри белем бирү учреждениесе Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе һәм җитәкчесе хәзрәт Ильяс Җиһаншин үз шәкертләре белән килде. Балалар музейда экскурсиядә булдылар, зоопарк буйлап йөрделәр, яшьтәшләре белән аралаштылар.Экскурсиядән соң барлык кунаклар  бәйрәм өстәле артында очраштылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

28
май, 2023 ел
якшәмбе

24 майда «Тургай» приютыннан балалар Чистайдагы «Раздолье» шифаханәсенә  ял итәргә киттеләр. Балалар күп санлы уеннарда, күңелле стартларда, иҗади конкурсларда катнашалар. "Раздолье" лагеренда үткәргән һәр көн эмоцияләр һәм тәэсирләр белән тулы.

Тэги: ОСЗ Тургай

22
май, 2023 ел
дүшәмбе

   20 майда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм шимбә көнне ял итүче балалар елгага походка киттеләр. Балалар йөрделәр, җирлекне тикшерделәр, елганы күзәттеләр, саф һавада уйнадылар. Балаларга поход бик ошады.

Тэги: ОСЗ Тургай

19
май, 2023 ел
җомга

   18 майда Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениелэре  арасында республика шахмат-шашка турниры узды. Анда безнең приют балалары да катнашты. Федорова Анастасия шашка буенча 1 урынны, Зәйниева Аделия шашка буенча 4 нче урынны, Карсаков Максим шахмат буенча 4 нче урынны, Галимов Фәнил шахмат буенча 5 нче урынны алдылар. Җиңүчеләрне  котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр телибез!

Тэги: ОСЗ Тургай

16
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Халыкара гаилә көне. Бу безнең һәрберебезгә кагылышлы иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Гаилә-бүгенге җәмгыятьнең төп кыйммәте. Гаилә-димәк син ялгыз түгел.

15 майда безнең приютта гаилә көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмгә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре чакырылган иде.

 

 

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International