9 Май конне "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр тантаналы парадта катнаштылар. Балалар парад формасында маршладылар, Бөек Ватан сугышы геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар, Мәңгелек ут янында каравылда тордылар.Бу парад безнең тәрбияләнүчеләрнең йөрәкләрендә озак еллар истэ калачак.
28 апрельдә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Галактика" балалар иҗаты үзәге базасында Татарстан Республикасы укучылары арасында иң гади ракета модельләре буенча республика шәхси-команда ярышлары узды. Анда безнең приют балалары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алга таба да аларга унышлар телибез.