6 мартта "Тургай" приюты тәрбиячелэре Саба муниципаль районы КДН утырышында катнаштылар. Утырышта безнең тәрбиячеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган һәм ПДНда учетта торучы яшүсмерләрнең җәмәгать тәрбиячеләре дә, доклад һәм презентацияләр белән чыгыш ясадылар. «Тургай» приютының тәрбиячесе Л.М.Зиганованы «ТРның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе 2023»республика конкурсының зона этабында катнашкан өчен Саба муниципаль районы башлыгынын рәхмәт хаты белән бүләкләделэр.
5 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» балалар приютында дәрес үткәрделәр. Чара барышында ЮХИДИ инспекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм көндәлек тормышта юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен кулланырга өйрәттеләр. Моннан тыш, балалар инспекторлар белән бергә светофор сигналларының һәм юл билгеләренең әһәмиятен тикшерделәр. Дәүләт автоинспекторлары балаларга тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементлар куллану турында искәрттеләр, бу җайланмалар автомобильчеләр өчен юл кырыенда кешене күренеклерәк итә, транспорт чарасына бәрелү куркынычын киметә, дип аңлаттылар.
28 мартта «Тургай» приютында язгы «Нәүрүз» бәйрәме узды. Бәйрәмне оештыручы һәм спонсоры Шафиков Рифкать Зиятдин улы булды. Рифкать Зыятдин улы чын Мич алып килде, анда коймаклар пешерделэр. Шулай ук мич янында зур казан урнаштырылды, анда приютның барлык кунаклары һәм балалар өчен плау әзерләнде. Чараның кунаклары булып безнең спонсорлар, социаль өлкә һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, безнең белән күп еллар эшләгән хезмәткәрләр, приютның элеккеге җитәкчеләре, бүгенге көндә приютта эшләүчеләрнең барысы да, һәм, әлбәттә, приютта тәрбияләнүчеләр дә торды. Бэйрэм бик кунелле булды.