ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Рәсем ясау-балалар өчен иң яраткан чараларның берсе. Приютта 3 декабрьдә "Кышкы уеннар" дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста барлык балалар бик телэп катнашты.

Тэги: ОСЗ Тургай

28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

25 ноябрьдә приютта "Әниләр көне" узды. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, әниләренә матур шигырьләр сөйләделәр. Чара ахырында үз куллары белән ясаган чәчәкләр булэк иттелэр.Бэйрэм бик кунелле утте.

Тэги: ОСЗ Тургай

22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр белән "Хуш, көз"дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты: балаларның табигатьтә сезонлы үзгәрешләр турында белемнәрен формалаштыру, көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру. Иң яхшы рәсем ясау өчен балаларга бөтен фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә туры килде. Эшләр кызыклы, төсле килеп чыкты!

Тэги: ОСЗ Тургай

14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

12 ноябрьдә «Без бергә» үзидарә күнекмәләрен үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы тапкыр "Бизнесмен көне"  узды. Балалар барысы да бик актив катнаштылар, күптөрле күнекмәләрен үстерделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай

8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

6 ноябрь көнне рус мәдәнияте декадасы кысаларында "Тургай" приютында күңелле фольклор кичәсе оештырылды.  Кичә кызыклы уеннар, биюләр белән аралаштырылып алып барылды һәм  бик күңелле  үтте. Балалар барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар, бик күп җырлар һәм биюләр башкардылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

»Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Оста куллар»түгәрәгендә шөгыльләнәләр. "Оста куллар" түгәрәге программасын тормышка ашыру кысаларында тәрбияче Бәшәрова Р.С. җитәкчелегендә приютта тәрбияләнүчеләр белән гади һәм уңайлы сумкалар тегелгән.

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International