Приютта патриотик тәрбия максатыннан 1 мартта «Аҗаган " хәрби-спорт уены узды. Уенда 2 команда катнашты. Балалар спорт бәйгеләренең һәм эстафеталарның барлык этапларын да бик теләп ярыштылар. Приют ишегалдында кыр кухнясы оештырылды, анда тэмле плау пешерелде. Бу уенда дуслык җиңде! Барлык балалар да грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Масленица-күңелле, шау-шулы, яраткан халык бәйрәме. Бу кышны озату һәм язны каршы алу бэйрэме. Безнең приютта Масленицаны бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Атна буе балалар бу бэйрэмгэ әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар, җитезлеккә һәм тизлеккә ярыштылар. Кышны күңелле һәм дәртле бәйрәм үткәрдек! Без хэзер язны көтәбез!!!
Әфган сугышы турында без күп һәм бер үк вакытта бик аз беләбез! Бу сугыш ун ел эчендә бик күп сугышчыларнын гомерен алды.
16 февральдэ приютта, Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр очучысы Ногманов Мөнир Зәкиевич белән очрашу узды. Очрашу бик жанлы узды. Балалар узлэренен сорауларына бик куп жаваплар таптылар.
Һәр Яңа ел безнең приютка үзенең сихри яңалыгы белән килә. Быел да приют ишеген ачып керүгә сихер дөньясы үзенә җәлеп итте. Һәр кешене матур итеп бизәлгән чыршы каршы ала, чыршыдан утлар бөтен коридорга таралып җемелдәшәләр. Балалар, тәрбиячеләр тырышлыгы белән ясалган уенчыклар күз явын алып, сихри дөньяга өнди. Балалар төрледән-төрле карнавал костюмнарына киенеп чынбарлыкны әкияткә әверелдерәләр.
Бөтен хезмәткәрләр тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм тамашасы балаларны сөендерде. Кыш бабай белән кар кызы алып килгән бүләкләр аларны дөньяда күңелле мизгелләрнең күбрәк булуына ышандырды.