28.12.2022 «Тургай» приютында Саба районы социаль бүлеге начальнигы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы Яңа ел котлаулары һәм бүләкләре белән булды. Анын белэн бергэ, ТР Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты урынбасары Садыйков Айрат Камил улы, Саба районының "Юнармия" штабы начальнигы Вәлиуллин Дилүс Миндель улы; сугыш хәрәкәтләре ветераны Идрисов Илгизәр Миннебаевичта килде.
Яңа елда без барыбыз да могҗизаларга ышанабыз. Безнең алдыбызда тормышта тагын бер яңа бит ачыла. Без Яңа елга иң яхшы кәеф, иң изге теләкләр һәм якты хисләр белән керәбез. Яңа ел алдыннан без приютта тәрбияләнүчеләр белән фотозона оештырырга булдык. Ул безнен бик матур килеп чыкты.
17 декабрьдә безнең приютка РОО вәкилләре, Саба якташлары" килде.Остазлар мастер-класс барышында балаларны кул астындагы материаллардан яңа ел уенчыклары ясарга өйрәттелэр.Балалар үз куллары белән «Тылсымлы ай» ясадылар. Мастер-класс тәмамлангач, кунаклар барлык егет-кызларга төрле төстәге рюкзакларда Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
Бүген "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр белән "Хуш, көз"дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты: балаларның табигатьтә сезонлы үзгәрешләр турында белемнәрен формалаштыру, көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру. Иң яхшы рәсем ясау өчен балаларга бөтен фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә туры килде. Эшләр кызыклы, төсле килеп чыкты!