ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

"Тургай" приютында ял көннәрендә төрле  конкурс чаралары узды. Балалар бу чараларда бик теләп катнаштылар. Рәсемнәр ясадылар, табышмаклар чиштеләр.Безнең балалар асфальтта төрле әкият геройларын, төсле җәйне һәм табигатьне сурәтләгәннәр. Бергәләп саф һавада рәсем ясау балаларны бик дуслаштыра, алар бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар, бергәләп пейзажлар ясыйлар.Бәйрәм бик күңелле үтте.

Тэги: ОСЗ Тургай

22
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

21 июньдә безнең тәрбияләнүчеләр Казанга экскурсиягә бардылар. Башта яхталарда йозделәр, аннары балалар махсус җиһазландырылган уен мәйданчыгында уйнадылар.

Бу көнне балаларга Бауман урамындагы "Блинная" да тәмле төшке аш оештырылды.

Балаларны " Татмак "пиццасы һәм лимонады белән сыйладылар. Аларга бик ошады. "Блинной" һәм "Татмак", шулай ук "Альпари" хәйрия фондына кайгыртулары өчен рәхмәт. Экскурсия балаларга бик ошады.

Тэги: ОСЗ Тургай

20 июньдә "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  мастер - класс узды. Мастер-классны приют хезмәткәрләре тәрбияче  Башарова Рүзилә һәм педагог - психолог  Сапарова Алсу үткәрде.  Балалар үз эшләнмәләрен приют хезмәткәрләренә бүләк иттеләр. Тәрбияләнүчеләргә бу мастер-класс бик ошады,чөнки ул балаларга гына түгел,ә приютта эшләүчеләргә дә шатлык китерде.Безнең егетләр безгә үз куллары белән ясалган сувенирлар бирергә бик яраталар.

Тэги: ОСЗ Тургай

19 июньдә "Тургай" приютында ПДН инспекторы Котдусова Миләүшә Илдаровна белән  очрашу узды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү профилактика эшенең иң мөһим аспекты булып тора. Әңгәмәдә җинаятьләр һәм хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы сораулар яктыртылды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай

13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

12 июньдә ил мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу вакыйга алдыннан безнең приютта музей экспонатларыннан күргәзмә әзерләнде. Анда безнең ата-бабаларыбыз кулланган әйберләр күрсәтелгән. Безнең максат-балаларны халкыбызның тарихи үткәне, тирән борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштыру, алар яшәгән Җир өчен хөрмәт һәм горурлык хисе уяту иде. Балаларга ата-бабаларының тарихын белергә һәм өйрәнергә кирәк, чөнки нәкъ менә шушы нигездә патриотизм тәрбияләнә.

Тэги: ОСЗ Тургай

12 июньдә безнең "Тургай" приютында баш киемендә төрле рәсемнәр ясау буенча мастер-класс узды. Безнең тәрбияләнүчеләр өчен мастер-классны рәссам Гринько Анна Сергеевна, волонтерлар Кәримуллина Альбина Генадевна һәм Куркина Анастасия Александровна оештырдылар һәм үткәрделәр.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

   11 июньдә безнең Иске Икшермә авылында "Сабантуй"бәйрәме билгеләп үтелде. Сабантуйда балаларыбыз очен балык тотуда, капчыкларда йөгерүдә,әтәч тотуда,озынлыкка сикерүдә, күзләре ябылган чүлмәккә таякның төгәл эләгүендә һәм башка күп нәрсәләрдә ярыша алган уен мәйданчыгы оештырылды. Безнең егетләр өчен иң дулкынландыргыч тамаша - милли көрәш-кореш булды.Бэйрэм бик кунелле утте.

Тэги: ОСЗ Тургай

6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген "Тургай" приютында гофрирланган кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узды. Безнең тәрбияләнүче балалар өчен мастер-классны төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары, Саба районы якташлары оештырды һәм үткәрде.Чәчәкләр бик матур килеп чыкты.

Тэги: ОСЗ Тургай

2
июнь, 2023 ел
җомга

1 июньдә безнең приютка ТР МТЗ һәм СЗ министры урынбасары Нигъмәтҗанова Э.Н. килде. Социаль хезмәткәрлэр көне алдыннан ул приютның барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм эшлэрендә алга таба да уңышлар теләде.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

31
май, 2023 ел
чәршәмбе

31 майда приютта клоуннар һәм әкият персонажлары катнашында Балаларны яклау көненә багышланган уен программасы узды.Бэйрэм бик кунелле узды.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International