ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

15  апрельдэ  приютта тәрбияләнүчеләрне авыл мәчетендә узган ифтарга чакырдылар. Рафикъ хәзрәт балаларыбызны шатланып каршы алды, Рамазан ае турында сөйләде.

Догадан соң барлык кунакларны өстәл янына чакырдылар, тэмле ризыклар белэн сыйладылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

13
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

12 апрельдә изге Рамазан аенда «Тургай» приютында Ифтар узды. Приютның барлык хезмәткәрләре әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаштылар. Кунаклар арасында: Рафик Хәзрәт, Саба муниципаль районы ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л. Н., Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Биккинин А.И., приютта күп еллар эшләгән җитәкче Сабитов А.Н., приют ветераннары, тәрбияләнүчеләр хезмәткәрләре бар иде. Безнең ифтарның бер максаты - балаларны татар мәдәнияте белән таныштыру иде.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

11 апрельдә Иске Икшермә мәдәният йортында популяр "Чебурашка" киносы курсэтелде. Безнең приют балалары әлеге кинокартинаны карадылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

  Һәр баланың туган көне шатлыклы һәм күптән көтелгән бәйрәм, аны якыннары һәм дуслары арасында бәйрәм итәргә,  күп бүләкләр алырга телиләр.  Безнен приюттада яз конендэ туган коннэрен билгелэп утуче балаларда бар.Бу бэйрэмне алар котеп ала.Бездэ торле конкурслар, уеннар белэн  бу бэйрэмне билгелэп утэбез.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

7
апрель, 2023 ел
җомга

6 мартта "Тургай" приюты тәрбиячелэре Саба муниципаль районы КДН утырышында катнаштылар. Утырышта безнең тәрбиячеләр,  шулай ук авыр тормыш хәлендә калган һәм ПДНда  учетта торучы яшүсмерләрнең җәмәгать тәрбиячеләре дә, доклад һәм презентацияләр белән чыгыш ясадылар. «Тургай» приютының тәрбиячесе Л.М.Зиганованы «ТРның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе 2023»республика конкурсының зона этабында катнашкан өчен Саба муниципаль районы башлыгынын  рәхмәт хаты белән бүләкләделэр.

Тэги: ОСЗ Тургай

6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Тургай" приютында «Бизнесмен көне» узды . Балалар җирле "Тургайчики" валютасын эшләп, хезмәт йөкләмәләрен рәхәтләнеп үтәделәр һәм грамоталар алдылар. Барысы да бик тырыштылар. Бу кон балаларга бик ошады.

Тэги: ОСЗ Тургай

   5 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» балалар приютында дәрес үткәрделәр. Чара барышында ЮХИДИ инспекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм көндәлек тормышта юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен кулланырга өйрәттеләр. Моннан тыш, балалар инспекторлар белән бергә светофор сигналларының һәм юл билгеләренең әһәмиятен тикшерделәр. Дәүләт автоинспекторлары балаларга тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементлар куллану турында искәрттеләр, бу җайланмалар автомобильчеләр өчен юл кырыенда кешене күренеклерәк итә, транспорт чарасына бәрелү куркынычын киметә, дип аңлаттылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

Кичә безнең приютка  Сабадан  кунаклар килде, алар үзләре белән тәрбияләнүчеләребез өчен истәлекле бүләкләр алып килделәр. Балалар алар белән таныштылар, әңгәмәләр алып бардылар.Балалар  бүләкләргә бик шатландылар. Иганәчеләребезгә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Тэги: ОСЗ Тургай

5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

"Гражданлык - патриотик тәрбия" программасын гамәлгә ашыру кысаларында приютта тәрбияләнүче балалар  табигатькә экскурсиягә баралар. Экскурсия балаларга бик ошады.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

Балаларга  бакча эшләре белән шөгыльләнү бик  ошый.  Алар кыяр орлыклары белән таныштылар, аны ничек карарга икәнен белделэр. 31 март көнне орлык чәчтелэр. Орлыклар бик матур булып тишелде.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International