«Тургай» приютында төрле һөнәрләр нигезләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш бирү программалары буенча «педагог һәм остаз елы» хөрмәтенә педагог-остазы Башарова Рузилә Солтановна турында телевизион тапшыру оештырылды. Безнең тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан укытучылары турында материаллар әзерләделәр, видеоматериаллар төшерделәр. Әлеге иҗади проектны төшерүдә безгә «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе ярдәм итте,ул безнең репортажны телевидениедә «Атна» мәгълүмати тапшыруында күрсәтәчәк.
Приютта педагог һәм остаз елы хөрмәтенә «Бөтен бу дөньяны укытучы иҗат итә»дигэн кичэ утте.. Чараның төп герое-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Мансур кызы булды. Ул хәзерге вакытта безнең приютта тәрбияче булып эшли. Ул узенен хезмэт юлын укытучы һөнэре буларак башлый. Кичэ балаларга бик ошады.
Приютта патриотик тәрбия максатыннан 1 мартта «Аҗаган " хәрби-спорт уены узды. Уенда 2 команда катнашты. Балалар спорт бәйгеләренең һәм эстафеталарның барлык этапларын да бик теләп ярыштылар. Приют ишегалдында кыр кухнясы оештырылды, анда тэмле плау пешерелде. Бу уенда дуслык җиңде! Барлык балалар да грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Масленица-күңелле, шау-шулы, яраткан халык бәйрәме. Бу кышны озату һәм язны каршы алу бэйрэме. Безнең приютта Масленицаны бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Атна буе балалар бу бэйрэмгэ әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар, җитезлеккә һәм тизлеккә ярыштылар. Кышны күңелле һәм дәртле бәйрәм үткәрдек! Без хэзер язны көтәбез!!!
Әфган сугышы турында без күп һәм бер үк вакытта бик аз беләбез! Бу сугыш ун ел эчендә бик күп сугышчыларнын гомерен алды.
16 февральдэ приютта, Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр очучысы Ногманов Мөнир Зәкиевич белән очрашу узды. Очрашу бик жанлы узды. Балалар узлэренен сорауларына бик куп жаваплар таптылар.