2026 елда Татарстан Республикасында «экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән «утильләштерү мәктәбе: электроника»программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Февральдә программа кысаларында 11,8 тонна электрон һәм электр җиһазлары калдыклары җыеп алынды һәм утильләштерүгә чыгарылды. Февральдә узган экологик акциядә Бөгелмә, Әлмәт, Тәтеш, Чүпрәле, Буа һәм Азнакай районнарыннан 40 тан артык бюджет оешмасы катнашты.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында «экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «утильләштерү мәктәбе: электроника»федераль программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Сентябрьдә программа кысаларында 7,3 тонна электрон һәм электр җиһазлары җыелган һәм утильләштерүгә чыгарылган. Экологик акциядә Казаннан һәм Зеленодольск районыннан 10 бюджет оешмасы катнашты.
«Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасы кысаларында Татарстан 144 тонна эшләми торган электр җиһазларын эшкәртүгә тапшырган инде. Ә программа эшли башлаганнан бирле республика 320 тоннадан артык электролом җибәргән.
Табигатьтән рациональ файдалану фонды Татарстан оешмаларыннан иске электрониканы бушлай утильләштерүгә 1949 гариза алган. Бу чорда республиканың 34 торак пункты территориясеннән 320 тоннадан артык электрон һәм электр җайланмалары калдыклары чыгарылган.
«Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы сайтында, катнашучыны теркәү кырында, хәзер физик затлар өчен дә тутыру формасы бар. Теркәлгәннән соң, катнашучы электрон почтага куратор мәгълүматлары белән мәгълүмат алачак.
Әтнә районының Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбе укучыларына «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасында актив катнашкан өчен Табигатьтән рациональ файдалану фонды дипломын һәм Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бүләкләрен тапшырдылар.
Бер ел эчендә программа республиканың 19 торак пунктын үз эченә алган, бу – зур шәһәрләр дә, кечкенә районнар да. Республика халкы һәм бюджет оешмалары 100 тоннага якын электролом җыйган һәм аны Мордовиядәге махсуслаштырылган экологик комбинатка эшкәртүгә җибәргән. Республикада электролом җыюлар даими үткәрелә. Әйтик, май һәм июнь айларында Казанда, Буада, Питрәчтә һәм Зеленодольскида, июльдә Казанда, Чаллыда һәм Кама Тамагында җыю эшләре узган. Июль аенда гына да бюджет учреждениеләре һәм оешмалары 13 тоннадан артык калдык тапшырган. Халык та актив кушыла, аларга уңайлы булсын өчен махсус машиналар районнарга һәм авылларга килә.
«Утильләштерү мәктәбе: электроника» проекты кысаларында 10-14 июльдә Казанда, Чаллыда һәм Кама Тамагында электрон һәм электр җиһазлары калдыклары җыелган. Бюджет учреждениеләре һәм оешмалары 13 тоннадан артык электролом калдыкларын тапшырган. Барлык җыелган техника һәм электр җиһазлары алга таба эшкәртү өчен Мордва экологик комбинатына җибәреләчәк.
«Утильләштерү мәктәбе: электроника» проекты кысаларында 29 һәм 30 июньдә Алексеевск бистәсендә электрон һәм электр җиһазлары калдыклары җыелган. Бюджет учреждениеләре, аларның ведомство карамагындагы оешмалары, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм битараф булмаган татарстанлылар 7 тоннага якын электролом калдыкларын утильләштерүгә тапшырган.