23 ноябрьдә «Рубин» футболчылары Казандагы «Гаилә бергә» бушлай гаилә кунакханәсендә яшәүче нәниләрне, Республика клиник балалар хастаханәсе пациентларын Яңа ел белән котларга килделәр. Алар чын Яңа ел әкиятен оештырдылар.
29 ноябрь – Халыкара хәйрия көне.
«Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының юридик хезмәте үз эшен дәвам итә. Биредә ай саен төрле юнәлешләр буенча юристлар консультациясен алырга мөмкин.
19 ноябрьдә Бөек Ватан сугышында катнашкан полковник Шахназаров Александр Рубеновичка 95 яшь тулды.
Көзге мәктәп каникулларыннан соң «Рус теле дәресләре» проектында дәресләр башланды (проект Президент грантлары фонды ярдәмендә Казан шәһәре мәгариф үзәге тарафннан гамәлгә ашырыла).
Бу очрашу рухи-әхлакый тәрбия республика форумына әзерлек кысаларында чаралар циклының дәвамы булды.
Казан хосписында төп Яңа ел тылсымчысы туган көнне Кыш Бабай фабрикасы эшли башлады. Бу хакта Анжела Вавилова исемендәге Фондта хәбәр иттеләр. Фонд хезмәткәрләре Казан халкын акциядә катнашырга чакыра.
20 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятендә «Ярдәм итү мөһим» хәйрия акциясе узды. Акцияне оештыручы «Барс» социаль инициативалар һәм ирекле эшчәнлекне үстерү үзәге йорт хайваннары өчен азык җыйган, һәм якын арада үзәкнең волонтерлары азыкларны йортсыз хайваннар өчен приютларга тапшырачак.
18 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә ел саен уздырыла торган ирекле эшчәнлек форумы узды, ул югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары активистларын, гражданнарның инициатив төркемнәрен, коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен берләштерде.
«Соңгы трибунал» Бөтенроссия тарихи уенында катнашучылар чын детективлар булдылар. Татарстан Җиңү волонтерлары интерактив форматта балаларга Икенче бөтендөнья сугышыннан соң нацистларны ни өчен һәм ничек хөкем итүләре, нинди дәлил базасы һәм башкалар булуы турында сөйләделәр.