2024 елның декабреннән «БЕЗ БЕРГӘ!» ТРның тәрбиягә бала алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы Казан, Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы балага үз якыннарын алыштыручы гаиләләр клублары җитәкчеләренең шәхси һәм һөнәри компетенцияләрен һәм активын күтәрүгә юнәлдерелгән «Районнардагы тәрбиягә бала алучы гаиләләр клублары командаларын үстерү» проектын тормышка ашырды.
2025 елның 27 июнендә ТР Рәисе Дәүләт-хокук идарәсе ТР Республика балалар хастаханәсенең кечкенә пациентларына «Әкият терапиясе» үткәрде.
2025 елның 21-23 июнендә «Районнардагы тәрбиягә бала алучы гаиләләр клублары командаларын үстерү» грантын гамәлгә ашыру кысаларында «БЕЗ БЕРГӘ!» ТР тәрбиягә алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы тәрбиягә алган гаиләләр клублары җитәкчеләренең һәм активларының III республика слеты үткәрелде.
2025 елның 27 июнендә «Ценим жизнь втоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы ТР Иҗтимагый палатасында үз эшчәнлеге турында ачык хисап тотты.
«Игелек планетасы» инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы (Яр Чаллы шәһәре) «Игелекле Галактика» проектына ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә
«Әлбәдән – 2025» VII Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале
7 июньдә Алабугада Дәүләт музей-тыюлыгы мәйданчыкларында, Россия хатын-кызлар берлегенең төбәк бүлеге – «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый җәмгыяте инициативасы белән, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Россия хатын-кызлар берлегенең «Ил төбәкләрендәге Мәдәният илчеләренең иҗтимагый эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе буларак Россия халыкларының традицион мәдәни кыйммәтләрен һәм милли тәңгәллеген саклау» стратегик сессиясе узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелек вәкилләре, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары белән очрашты. Очрашу рус теле көнен һәм рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 226 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган.
4 июньдә ТР Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында #МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясендә катнашучылар клубы җитәкчесе, 2025 елда премия амбассадоры Эльвира Рысаева инициативасы белән #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясен презентацияләү булды, анда волонтерлык хәрәкәтләре, коммерцияле булмаган сектор һәм бизнес вәкилләре катнашты, онлайн форматта республика муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары кушылды.
2025 елның 2 июнендә Түбән Новгород өлкәсе Иҗтимагый палатасы «Центр гигиенического обучения населения» («Халыкка гигиена буенча белем бирү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Социаль әһәмияткә ия булган чирләрне профилактикалау өлкәсендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның әһәмияткә ия ролен формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл уздырды.