ТР Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә" ТАИФ-НК " яңа ягулык салу станциясе территориясендә тротуарның бетон башлыкларын урнаштыру бара. Төзелеш эшләрен ҖЧҖ "ПМК №159" подрядчы оешмасы башкара.
Шәмәрдән авыл җирлегендә территория төзекләндерү эшләре алып барыла. Эшләрне «Шәмәрдән МПП ТКХ»АҖ башкара.
Шәмәрдән авыл җирлегендә авария хәлендәге торакларны сүтү эшләре бара. Эшләрне “Шәмәрдән МПП ТКХ” АҖ алып бара.
Бүгенге көндә Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә үзара салым акчасына чүп контейнерлары өчен мәйданчыклар төзелә. Лесхозда аларның саны 33 данә. Бу объект буенча барлык төзелеш эшләрен ҖЧҖ "Руком" оешмасы алып бара.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. Җирле бюджет һәм (яисә) эш бирүче акчалары - кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше алып барыла.
Тимершык авыл җирлегенең Тимершык, Миңгәр, Көек торак пунктларында гражданнарның үзара салымы хисабына көнкүреш чүп-чарларын җыю өчен контейнер мәйданчыклары төзелеше тәмамланды. Эшне «Руком» ҖЧҖ һәм «Саба РСУ»ҖЧҖ башкардылар.