17 гыйнварда Мамалай авылындагы «Кояшкай» балалар бакчасында сәламәт яшәү рәвеше темасына кызыклы әңгәмә узды.
Яңа 2024 елга кердек кенә, ә Саба район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә инде 5 бала туды!
Якын көннәрдә Татарстанда атмосфера басымы төшә, көчле җил (23 м/с кадәр көчәя), буран көтелә.
Атмосфера басымы дәрәҗәсенең үзгәрүе, ә бигрәк тә барометрның кискен сикерүе организмның тотрыклы халәте бозылуына китерә. Атмосфера басымы төшү фонында тирә-юньдәге һавада кислород концентрациясе кими. Бу ишемик патологияләр кичергән яки шушы авыру белән авыручылар өчен бик куркыныч: ИБС, гипер - һәм гипотония, инсульт, миокард инфаркты (хәтта ул күптән булса да).
15 гыйнварда Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында 15 пациент өчен исәпләнелгән яңа районара гериатрия бүлеге эшли башлады.
Бүлек мөдире - "Саба үзәк район хастаханәсе" ДАССУ гериатры Нурмөхәммәдова Ләйлә Гараповна.
Хроник йогышлы булмаган авырулар (хйба) Россия Федерациясе халкының инвалидлыгы һәм вакытыннан алда үлүенең төп сәбәбе булып тора. ХЙБАдан үлүчеләр барлык очракларның 70% тәшкил итә, шуларның 40% тан артыгы вакытыннан алда вафат булучылар.
Хәрәкәт активлыгы җитмәү - гиподинамия - ул хәрәкәт активлыгын чикләгәндә, мускулларның кыскару көчен киметкәндә организм функцияләренең бозылуы.
Соңгы елларда халык арасында сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау алып барыла. Ләкин ни өчен спорт һәм физик активлык мөһим? Аларның организмга нинди файдасы бар? Физик күнегүләрнең кеше организмына тәэсирен җентекләбрәк карап чыгарга тәкъдим итәбез.
Калын киенү принцибын үтәгез. Киемнең беренче катламы-җылылыкны саклый торган яки термобелье булырга тиеш. Икенче катлам-җылы свитер яки кофта. Өченче катлам-җил кертми торган куртка яки пальто.
Яңа ел каникуллары тәмамлана. Эш режимына кайтырга вакыт. Күпләргә бу бик авыр бирелә. Бүген без бәйрәмнән соңгы күчү чорын ничек кичерергә һәм стресссыз эшләргә берничә киңәш бирербез.
27 декабрьдә Саба гимназиясендә «Саба район үзәк хастаханәсенең» табиб-гериатры Ләйлә Гарәп кызы Нурмөхәммәдованың өлкән буын укытучылары белән очрашуы узды. Очрашуны укытучылар башлап җибәрде.