ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2023 ел
шимбә

12 нче август көнне Байлар Сабасының Е.Л. Шафранов исемендәге Аргамак картодромында Шафранов Евгений Львович истәлегенә багышланган бөтенроссия күләмендә уза торган «SHAFRANOV RACE 2023» дип исемләнгән картинг ярышы булды. Бу ярышны Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләүче «Акварель» халык биюе төркеме (җитәкчесе Хузин А.И.) Кавказ биюе белән ачып җибәрде. Биючеләр уникаль костюмнарда Кавказ мәдәниятен милли һәм оригиналь итеп күрсәттеләр. Алар бу чыгышлары белән барлык катнашучыларга һәм җанатарларга яхшы тэәсир ясадылар. Барлык тамашачылар бу биюнең матурлыгыннан һәм энергиясеннән ләззәт алдылар.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

11
август, 2023 ел
җомга

11 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина балалар өчен физкультурачылар көненә багышланган «Вперед по дороге здоровья» дип исемләнгән спорт-күңел ачу программасы оештырды. Чара бу көннең тарихы белән танышудан башланып китте. Аннары балалар ике командага бүленеп, спорт ярышларына керештеләр. Балалар «Хоккей с мячом», «Кто быстрее» һәм «Эстафета» дигән спорт хәрәкәтчән уеннарында бик теләп катнаштылар. Яшь спортчылар тизлек, җитезлек буенча ярыштылар һәм командада бик дус эшләделәр. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте, алар хәттә тирә-юньдә булган хәлләрне дә күрмәделәр. Алар барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар һәм нәтиҗәдә дуслык җиңде. Барлык катнашучылар да күтәренке, яхшы кәеф һәм татлы бүләкләр алдылар.

 

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

10 нчы август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Сколько цветов у лета» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырдылар. Җәй-гаҗәеп вакыт, ул һәркемгә матур хисләр һәм яхшы тәэсирләр бирә. Чара башында балалар җәйге ял турында үз фикерләре белән уртаклаштылар, аннары рәсем эшчәнлегенә керештеләр.  Асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясау безнең яшь рәссамнар өчен бик күңелле һәм кызык булды. Асфальт төсле рәсемнәр белән чәчәк атты, бу чара балаларга сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

9
август, 2023 ел
чәршәмбе

9 августта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдән модель, балалар китапханәсе белән берлектә РФ Президенты тарафыннан хупланган «Россия яшүсмерләре» стратегик программасы кысаларында узган «Дарю тепло» Бөтенроссия социаль урам акциясендә катнаштылар. Әлеге акция урам социаль эшенең бер форматы булып тора һәм балигъ булмаганнарның хокуксыз тәртибен булдырмауга юнәлдерелгән. Акция барышында авыл яшүсмерләренә буш вакытларын үткәрүнең уңайлы ысуллары турында мәгълүмат бирелде, «#ДАРЮТЕПЛО» акциясенең тематик листовкалары һәм QR-кодлы ромашкалар таратылды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

8
август, 2023 ел
сишәмбе

8 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина балалар өчен «Веселые нотки» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрде. Чара башында алып баручы балаларны музыка һәм сәнгать нигезләре белән таныштырды. Аннары һәр станциядә алар музыка белән бәйле биремнәрне үтәделәр. Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар өчен төрле уеннар оештырылган иде: «Я начну, а ты продолжи», «Музыкальные слова» һәм «Я – актер». Кызыклы сәяхәт тынлы оркестр бүлмәсендә дәвам итте, Анда балаларга музыка кораллары һәм аларның тарихы белән якыннан танышырга мөмкинлек бирелде. Киләсе биремне балалар хореография бүлмәсендә үтәделәр, анда алар бию сәнгате осталыкларын күрсәттеләр. Күңел ачу программасы балаларга мәдәният белән якыннан танышырга һәм бу өлкәнең төрле тармакларында үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

8 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гомерләр кайтавазы» проекты кысаларында, төбәкнең тарихын, данлы үткәнен  барлауны дәвам итеп, Шәмәрдәндә яшәп, тиздән 103 яшен түгәрәкләп килүче Әдгамова Тайфә әби янында булдылар. Куп истәлекләр язып алынды, яшьлек елларында башкарылган җырлар, әйтем-йолалар видеоязмага теркәлде. Бу очрашудан  бик эчтәлекле фотоколлаж һәм документаль язма туган төбәгебез тарихын чагылдырган  «Без тарихта эзлебез» дип аталган кичәдә урын алачак.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

7
август, 2023 ел
дүшәмбе

7 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече А.И.Хуҗин «Акварель» халык биюе төркеменә йөрүче балалар өчен грузин костюмын бизәү буенча «Волшебство национального костюма» дип исемләнгән осталык дәресе оештырды. Чара башында алып баручы балаларга грузиннарның милли костюмнарының традицион элементлары турында сөйләде һәм аларның бизәлеше нигезләренә өйрәтте. Осталык дәресе программасында бик күп файдалы һәм кызыклы мизгелләр булды. Балалар белемнәрен практик эштә зур кызыксыну белән кулландылар. Материаллар белән эшләгәндә һәр катнашучы үз фикере һәм иҗади идеяләре белән уртаклашты. Мондый чаралар балаларга милли мәдәният белән якынрак танышырга мөмкинлек бирә.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

4
август, 2023 ел
җомга

4 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре физкультурниклар һәм тимер юлчылар көненә багышланган «Достигая цели!» дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырдылар. Чараны тантаналы рәвештә Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К. Вәлиев котлау һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Бу көн чын күңелдән спортны яраткан кешеләрне берләштерде. Күңел ачу программасы спорт бәйгеләре, төрле музыкаль чыгышлар һәм бию номерлары белән аралаштырылып алып барылды. Программа кысаларында волейбол буенча спорт очрашулары, вакытка йөгерү, эстафета һәм төрле ярышлар булды. Бу күңел ачу программасы барлык катнашучыларга һәм җанатарларга якты тәэсирләр калдырды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

4 нче август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен Халыкара светофор көненә багышланган «Незнайка в стране ПДД» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Бу мавыктыргыч дәрестә балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар һәм нинди билгеләр юлларны куркынычсыз итеп үтәргә ярдәм итә икәнен белделәр. Чарада шулай ук светофор һәм аның тарихы турында кызыклы фактлар тәкъдим ителде. Бу танып белү сәгате балаларга юл хәрәкәтендә җаваплырак һәм куркынычсызрак катнашучылар булырга ярдәм итте. Танып белү-уен программасы бик кызыклы узды, балалар барлык уеннарда да теләп катнаштылар һәм күтәренке кәеф алдылар.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

3 август көнне, «Культура для школьников» проекты кысаларында, Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Фәтхуллина С.М. Шәмәрдән модель китапханәсе белән берлектә яшьләр өчен «Иске тышлыкларның серләре» дигән әдәби квест үткәрделәр. Квест башында балаларга маршрут кәгазе тапшырылды, аның буенча алар китапханәнең төрле нокталарында төрле биремнәр үтәргә тиеш булдылар. Бу биремнәр мондый иде: балалар китапханәсендә «Югалтулар», өлкәннәр абонементында «Сакчылар серләре», уку залында «Классикада патша кызлары», каталогта «Китапларны тап», ябык фондта «Әдәбияттагы саннар». Һәр дөрес җавапка яшьләр мәкаль төзер өчен сүзләр алдылар. Квест ахырында китапханәгә кергән яңа «иске» китаплар белән танышу булды. Чара бик мавыктыргыч узды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International