ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 6 нчы декабрендә, сәгать 15.00 дә, Шәмәрдән авыл җирлегендә, сәләмәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен “Эйдә күңел ачабыз” дигән уен узачак.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Мичәнбаш авыл клубында "Убырлы карчыкта кунакта" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе булып узды. Әлеге чараның максаты-Убырлы карчыкның тискәре генә түгел, ә тылсымлы әкиятләрнең уңай персонажы да булуын исбатлау. Балалар күңелле уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр. Убырлы карчык балаларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә урам юлларын һәм күп фатирлы йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

9
июль, 2019 ел
сишәмбе

6 июль көнне Мичанбаш авылында "Авыл көне" бәйрәме оештырылды.  Бәйрәм бик зур колач белән узды, төрле конкурсларда барысы да актив катнаштылар. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Яралар еллар үтү белән төзәлә дисәк тә, ул елларны искә алып, бүгенге олы буын вәкилләре әле һаман да уфтанып куя, хәзерге җитеш тормышның кадерен белергә өнди. Бу көннәрдә Боек Ватан сугышы ветераннарына һәм сугышта батырлык үрнәге күрсәтеп һәлак булган сугышчыларның тол калган тормыш иптәшләренә  азык-төлек пакетлары тапшырылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International