Татарстанда бүгенге көнгә 126 меңнән артык кеше төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстанда 2027 елда төзекләндерү планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында илкүләм проектлар составындагы «Тормыш өчен инфраструктура» проекты нигезендә уза.
ТР Экология министрлыгы Үзәк Республика өмәсен үткәрү урынын билгеләү буенча тавыш бирүне башлап җибәрә, ул 25 апрельгә планлаштырылган.
Татарстанда 2026 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын һәм ишегалды территорияләрен сайлап алу буенча онлайн тавыш бирү дәвам итә, ул 21 апрельдә башланды. Сораштыру 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк, җиңгән объектлар «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы һәм «Безнең ишегалды» республика программасы буенча үзгәртеп корылачак.
Бөтенроссия балалар экология форумы кысаларында тавыш бирү тәмамланырга 5 көн кала.
Төбәкләрдә 4G барлыкка килү өчен 640 меңнән артык россияле тавыш бирде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында «Минем тавышым» исемле сайлаучылар форумы узды. Очрашуның темасы: «Сайлаулар - 2021: сайлаучының уңайлылыгы өчен курс». Форум ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Онлайн-каналында трансляцияләнде.
Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалларын сайлап алу буенча сораштыру ачылган. Моннан тыш, татарстанлылар Казансу елгасының биш яр буе зонасын үстерү өстенлекләрен билгели алачак.
26 апрельдә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана. Халык киләсе елның масштаблы реконструкция программасына нинди ишегалларын һәм иҗтимагый киңлекләрне кертүне үзләре хәл итә алачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында берьюлы ике яңа сораштыру старт алды. Халык җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяли, шулай ук уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иҗтимагый территория өчен тавыш бирә ала.