4 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авылының Җиңү паркында тимер юлчылар көненә багышланган «Судьба моя – железная дорога» дигән бәйрәм концерты оештырдылар. Чара башында тамашачылар өчен музыкаль пролог һәм театральләштерелгән күренеш әзерләнде, алар тамашачыларны тимер юл дөньясына күчерде. Котлау сүзе белән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы чыгыш ясадылар. Концертта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Акварель» халык бию төркеме (җитәкчесе Хуҗин А.И.), «Тулган ай» фольклор коллективы (җитәкчесе Галиева М.А.), Мичәнбаш авыл мәдәният йортыннан Гаврилова А.Б., Саба район мәдәният йортыннан Айнур Гәрәев, Измә мәдәният йортыннан Зөлфәт Саматов, Гүзәл Латыйпова, Өтернәс авыл клубыннан Илүзә Гыйльфанова, Иске Мичән авыл клубыннан Ирек Һадиев, Ландыш Һадиева катнаштылар. Бәйрәм концертында матур биюләр, патриотик җырлар, тимер юл турында көйләр, тамашачыларның яраткан җырлары яңгырады. Кунаклар артистлар белән бергә рәхәтләнеп җырладылар, аларны алкышлар белән хупладылар. Бәйрәм концерты уңышлы узды, күп кунаклар җыйды һәм уңай бәяләмәләр алды. Концерт тимер юлчылар коллективын берләштерергә, аларның һөнәрләренең мөһимлеген ассызыкларга һәм үз эшләре белән горурланырга ярдәм итте. Бу чара барлык катнашучылар өчен дә күңелле һәм истә калырлык бәйрәмгә әверелде.
3 нче август көнне Байлар Сабасының Е.Л. Шафранов исемендәге Аргамак картодромында Шафранов Евгений Львович истәлегенә багышланган бөтенроссия күләмендә уза торган «SHAFRANOV RACE 2024» дип исемләнгән картинг ярышы булды. Бу ярышны Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләүче «Акварель» халык биюе төркеме (җитәкчесе Хузин А.И.) рус биюе белән ачып җибәрде. Биючеләр уникаль костюмнарда рус мәдәниятен милли һәм оригиналь итеп күрсәттеләр. Алар бу чыгышлары белән барлык катнашучыларга һәм җанатарларга яхшы тэәсир ясадылар. Барлык тамашачылар бу биюнең матурлыгыннан һәм энергиясеннән ләззәт алдылар.
2 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья карбыз көненә багышланган «День веселого арбуза» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара алып баручының кыскача карбыз тарихы белән таныштырудан башланып китте. Кунаклар бу тәмле җимешнең кайдан килгәнен, аны ничек үстерүләрен һәм аның нинди үзлекләре барлыгын белделәр. Барысы бергә карбыз турында күңелле җыр башкардылар, аннары чараның уен өлешенә күчтеләр. Балалар «Самый быстрый арбузный едок», «Нарисуй арбуз», «Найди косточку» конкурсларында бик теләп катнаштылар. Өлкәннәр «Угадай сорт арбуза» конкурсында катнаштылар һәм «Арбузные ассоциации» уенында үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр. Чара ахырында балалар һәм өлкәннәр тәмле һәм татлы карбыз ашап ләззәт алдылар. Балалар күңелле бәйрәм һәм тәмле карбыз тәэсирләре белән канәгатьләнеп өйләренә кайтып киттеләр.
1 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Юные дарования» исемле күңел ачу уеннары оештырдылар. Зал уен-көлке белән тулы иде. Маҗараларга әзер яшьләр елмаеп уңай атмосфера таратучы алып баручы тирәсенә җыелдылар. Беренче уен «Крокодил» булды, анда катнашучылар сүзләрне һәм фразаларны сурәтләделәр, башкаларны шул сүзләрне мимика һәм ишарәләр ярдәмендә чишәргә мәҗбүр иттеләр. Киләсе уен «Ассоциация» булды. Алып баручы сүзне атады, ә катнашучылар чылбыр буенча башларына килгән беренче сүзне атадылар. Бу уен күңел ачу гына түгел, кайбер көтелмәгән һәм кызык ассоциацияләр дә уятты, алар барысын да елмаерга мәҗбүр итте. Шуннан соң бик күп уеннар уйналды, анда балалар зур кызыксыну белән катнаштылар. Яшьләр позитив йөзләр һәм елмаюлар белән өйләренә таралыштылар. Мәдәният йортында узган уеннар кичәсе яшьләрнең күңелле итеп вакытларын үткәрү һәм якынаю өчен менә дигән сәбәп булды, шулай ук шатлык һәм дуслык атмосферасы тудырырга ярдәм итте.
31 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар өчен шахмат буенча «Время побеждать» дигән мавыктыргыч чара узды. Мәдәният йортына шахмат уены дөньясына чумарга һәм үз осталыкларын күрсәтергә әзер балалар җыелды. Чара шахмат кагыйдәләрен кыскача өйрәнүдән башланды. Алып баручы фигуралар, аларның йөрешләре һәм уенның максатлары турында кызыклы итеп сөйләде, балаларны беренче минуттан ук кызыксындырды. Теоретик өлештән соң дәрестән максималь файда алсын өчен, балалар яшь һәм уен дәрәҗәсе буенча төркемнәргә бүленделәр. Атмосфера җанлы һәм дустанә иде, бу шахмат күнекмәләрен үстерүгә генә түгел, ә коммуникатив сыйфатларны формалаштыруга да ярдәм итте.
31 июль көнне Өтернәс авыл клубы янында авыл халкы һәм кунаклары өчен «Җәйге җылы, җырлы кич» дигән урам концерты булды. Кичке салкынлык һәм күңелле атмосфера бик күп кешеләрне: балаларны, өлкәннәрне, пенсионерларны җыйды. Концертта Шәмәрдән мәдәният йорты, «Акварель» халык хореография коллективы (җитәкчесе Хуҗин А.И.) катнашты. Алар тамашачыларны шат күңелле җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр. Авыл халкы кичне рәхәтләнеп бер-берсе белән бергә үткәрде, музыка һәм биюләрдән ләззәтләнде. Концерт аралашу, бәйрәм рухы тудыру һәм авылның мәдәни тормышы традицияләрен саклап калу өчен менә дигән сәбәп булды.
30 нче июль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Кто такой настоящий друг?» дип исемләнгән халыкара дуслык көненә багышланган танып белү сәгате узды. Чара башында алып баручы балаларга дуслык көненең әһәмияте һәм чын дуслыкның нәрсә булуы турында сөйләде. Аннары балаларга кызыклы уеннар һәм биремнәр тәкъдим ителде: «Угадай друга по голосу», «Составь рассказ о дружбе» һ.б. Балалар уеннарда актив катнаштылар, иҗат һәм креативлык күрсәттеләр, дуслык, аның кыйммәтләре һәм тормышта чагылышы турында күбрәк белделәр. Бу танып белү сәгате балалар өчен дуслык мөнәсәбәтләренең мөһимлеген аңлау һәм вакытны күңелле атмосферада үткәрү өчен бик яхшы ысул булды.
30 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында эшлэүче Вәлиуллиннар гаиләсе «Семейная рыбалка» проектын тормышка ашыру кысаларында табигатьтә балыкчы көненә багышланган мавыктыргыч балык тоту оештырды. Урынга килгәч, бабайлары балаларга балык тоту һәм суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Шуннан соң балалар бик рәхәтләнеп кармакларын суга аттылар. Кичкә таба Вәлиуллиннар гаиләсе, кирәк-яракларын җыйнап, чүп-чарларын җыештырып, табигатьтә бергә үткәргән вакытларыннан күңелле тәэсирләр белән өйләренә кайтып китте. Гаилә белән балык тоту үзара бәйләнешләрне ныгыту, уртак мавыгулардан туган шатлыкларын уртаклашу һәм җәй турында якты хатирәләр тудыру өчен менә дигән ысул булды.
Җәй башында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, уңайлы һәм матур атмосфера булдыру теләге белән рухланып, территорияне матур чәчәкләр белән бизәделәр. Хәзер мәдәният йорты ишеге төбендә төрле чәчәк түтәлләре җәелеп үсә. Алар үтеп баручыларның карашларын җәлеп итә торган аллы-гөлле палитра барлыкка китерде. Чәчәкләр территорияне үзгәртеп кенә калмый, кешегә күтәренке кәеф, күңел тынычлыгы да бүләк итә. Шәмәрдән мәдәният йорты территориясен төзекләндерү буенча башкарылган эшләр бинаның эстетик күренешенә уңай йогынты ясады. Шул рәвешле бирегә килүчеләр өчен уңайлы атмосфера да тудырды. Шәмәрдән халкы һәм килгән кунаклар хәзер мәдәният йортына төрле чаралар карарга гына түгел, ә саф һавада ял итәргә дә килә ала.
26 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Югары Отар балалар интернат-йорты балалары өчен «Поделись улыбкою своей» дигән бәйрәм-уен программасы оештырдылар. Чара башында балаларны шарлар белән әкият геройлары сәламләде. Хәрәкәтчән уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр һәм позитив диңгез бүләк итте. Аннары программа флешмоб белән дәвам итте. Чара яхшы мультфильм карау белән тәмамланды. Бәйрәм барлык катнашучыларга да күтәренке кәеф һәм күтәренке рух бирде.