25 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары өчен сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Яралы язмышлар» хәтер кичәсе булып узды. Хәтер кичәсе Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре, Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре көче белән оештырылды. Чара тамашачылар өчен үткәндәге вакыйгаларны кабат тудырган катлаулы вакытлар турындагы театраль постановкадан башланды. Куелыш тарихи документларны күрсәтү белән үрелеп барды. Эчтәлекле докладлар һәм документаль видеоматериаллар күрсәтү тамашачыларга Сәяси репрессияләрнең күп аспектларын ачты. Кичә сәяси репрессия корбаннарын искә алырга һәм тарихи дөреслекне саклауга тагын бер адым ясарга мөмкинлек бирде.
25 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Теремәк» балалар бакчасының кече төркеме өчен «Здоровое будущее» исемле кызыклы һәм сәламәтлек сәгате үткәрде. Балалар сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге, дөрес туклану һәм физик күнегүләр турында бик теләп белделәр. Белгеч кызыклы һәм аңлаешлы формада балаларга көн саен җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашау, саф һавада уйнау һәм спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеге турында сөйләде. Балалар алган белемнәрен ныгытырга һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм иткән күңелле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Сәламәтлек сәгате күңелле һәм позитив атмосферада узды, балаларда якты тәэсирләр һәм яхшы яшәргә теләк калдырды.
24 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр һәм «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә, «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Очрашу мизгеле күңелле» дигән концерт куйдылар. Концертта бик матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Бу чыгышлар өлкәннәрнең күңелен нечкәртте, тамашачылар рәхәтләнеп җырладылар һәм кул чаптылар. Концерт тамашачыларда уңай тәэсир калдырды. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
24 октября Шәмәрдән мәйдәният йорты белгече Шәмәрдән лицеенда укучы балалар өчен өчен «Антитеррор!!!» дип исемләнгән фильм күрсәтү оештырды. Чара барышында балаларга террорчылык актларының тарихи мисаллары китерелде, бу укучыларга проблеманың җитдилеген яхшырак аңларга ярдәм итте. Шулай ук экстремизмны булдырмау ысуллары һәм куркынычсызлыкка аңлы мөнәсәбәтнең әһәмияте турында фикер алыштылар. Укучылар фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм куркынычсыз җәмгыять булдыру турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Бу чара укучылар өчен террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәштә бердәмлекнең мөһимлеген ассызыклады.
19 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар өчен үз куллары белән йомшак һәм уңайлы башмаклар ясау буенча «Тапочки из фетра» дигән мастер-классы булды. Мастер-класста балалар кул эшләренең база техникасына өйрәнделәр һәм үз куллары белән өй башмаклары ясарга булыштылар. Форманы һәм бизәлешне сайлау башмакларны чын-чынлап уникаль итәчәк. Мәдәният йорты белгечләре катнашучыларга материаллар һәм инструментлар белән танышырга булыштылар, шулай ук башмаклар ясау процессын мөмкин кадәр кызыклы һәм гади иттеләр. Чара укучыларга иҗат дөньясына чумарга мөмкинлек бирде һәм һәркем өчен үзенчәлекле нәрсә булдырырга өйрәтте.
18 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең Шәмәрдән филиалында әтиләр көненә багышланган «Нашим папам посвящается…» дигән бәйрәм концерты узды. Программада укучылар һәм педагоглар чыгыш ясады, алар тамашачыларны төрле инструменталь номерлары белән сөендерде. Экранда тавыш һәм ут эффектларны Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Г.М.Әхмәтшина һәм А.И.Хуҗин тәэмин итте, бу чарага үзенчәлекле атмосфера өстәде. Концерт балаларга әтиләренә булган мәхәббәтләрен һәм хөрмәтләрен белдерү, шулай ук үз сәләтләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Тамашачылар чыгышларга бик шатландылар, чара җылы һәм дустанә шартларда узды.
17 нчы октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән «Рост» лицеенда укучы балалар өчен Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Битва за науку» дип исемләнгән әңгәмә оештырды. Бу чара дөньяның бөек ачышлары һәм уйлап табулары турындагы белемнәрне популярлаштыру юлы белән укучыларның дөньяга карашын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде. Шулай ук бу әңгәмә балаларда мәктәп фәннәрен фәнни белем нигезләре буларак өйрәнүгә кызыксыну уятты. Аннары заманча фәнни ачышлар һәм инновацион технологияләр кебек темалар каралды. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды.
16 нчы октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Дорожная безопасность» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар юл кагыйдәләренең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, юл билгеләрен искә төшерделәр. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы әйберләр кию кирәклеге, автомобильләрдә һәм автобусларда куркынычсызлык каешлары, велосипедта һәм мопедларда йөрү кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Балаларның юлларда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча иң киң таралган хаталарын һәм үз-үзләрен тотышларын җентекләп тикшерделәр. Чөнки үсеп килүче буында юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру балачактан башланып, олыгаю чорында дәвам итә торган өзлексез процесс булырга тиеш.
15 нче октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар белән әтиләр көненә багышланган «Папин день...» дип исемләнгән открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бу үзенчәлекле көн, анда әтиләргә булган хөрмәт һәм рәхмәтне белдерергә мөмкин. Мастер-класста балаларга оригиналь открыткалар ясау өчен төрле техника һәм идеяләр тәкъдим ителде. Шулай ук аларны открыткаларга үзенчәлекле тылсым бирү өчен төрле материаллар һәм бизәнү әйберләрен ничек кулланырга өйрәттеләр. Бу мастер-класс укучыларга үз хисләрен һәм теләкләрен әтиләре өчен аеруча сюрприз һәм бүләк булган уникаль открыткалар ярдәмендә белдерергә мөмкинлек бирде.
10 октябрь көнне «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Очрашу мизгеле күңелле» дигән концерт куйды. Программа күңел җырлары, гармунга халык җырлары, матур шигырьләр, тормыш скетчлары белән үрелеп барды. Концерт программасы якты һәм бай булды. Катнашучылар тамашачылар белән бергә актив вакыт үткәрделәр, бергә биеделәр һәм җырлар җырладылар. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.