9 майда Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләренең балалары «Без сезнең исемнәрне хәтерлибез» дигән яңа сәхифәдә әби-бабаларының күрсәткән батырлыклары турында сөйләячәк.
Җиңү музее һәм Россия Почтасы «Җиңү открыткасы» Бөтенроссия рәсем конкурсына йомгак ясадылар. Конкурста катнашучылар 8 меңнән артык Җиңү открыткасы җибәргән. Аларны Россиянең барлык 85 төбәгеннән — Калининградтан алып Сахалинга кадәр балалар һәм өлкәннәр булдырды. Иҗади ярышка Татарстан Республикасы рәссамнары да кушылды.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан без "Хезмәт кешеләре" рубрикасында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре - Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйли башлыйбыз. Шундыйларның берсе - Мөхәммәт Зарип улы Исхаков.
Киләсе бәйрәм көннәре – 1 Май (Яз һәм Хезмәт бәйрәме), 9 Май (Җиңү көне), 13 май (Ураза бәйрәме) уңаеннан, республикада күп функцияле үзәкләр һәм Россия Почтасы бүлекчәләре үзгәргән график буенча эшләячәк.
Традиция буенча, Бөек Җиңү көне алдыннан Россия Почтасы сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм блокадникларга Россия Федерациясе Президенты имзалаган шәхси котлау юллый.
Җиңү музее һәм Россия Почтасы «Җиңү открыткасы» Бөтенроссия рәсем конкурсын башлап җибәрде. Оештыручылар барлык теләүчеләргә 9 майга котлау открыткасы ясарга тәкъдим иттеләр. Иҗади ярышта балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турындагы хикәятләрне дәвам итәбез. Бүген гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Юлия Хәбибуллинаның туганнары турында сүз барачак
Быел коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, традицион «Үлемсез полк» халык йөреше һәм «Георгий тасмасы» акциясе яңа форматта узачак.
Халыкара компетенцияләр үзәге - мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы якынлашып килүче Җиңү көненә багышланган «Тарих сакчылары» конкурсы башлану турында игълан итә.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре өлкәнең Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котладылар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә тыныч күк йөзе, балалар елмаюы,безнең, сугыштан соң туган буынның Ватан сугышының нәрсә икәнлеген белмәве өчен рәхмәт белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.