9 майда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүдә актив катнаштылар.
Җитәкче Җәүдәт Әхмәтханов җитәкчелегендәге делегация Казан шәһәренең Җиңү Паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Җиңү көне илебездә иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе.
1945 елның 9 май көне бездән ел саен ераграк китә, әмма без элеккечә үк бу җиңүнең халкыбызга нинди бәягә эләгүен, безнең әтиләребез һәм бабаларыбыз үз Ватанын ничек яратканын, саклаганын һәм яклаганын хәтерлибез.
Бүгенге чынбарлыкның төп бурычларының берсе - тарихи хакыйкатьнең какшамаслыгын яклау, Бөек Ватан сугышы, Советлар Союзы, совет халкының фашист Германиясен Җиңүенең әһәмияте турында ныклы һәм тирән белемнәр формалаштыруга ярдәм итү. Безнең уртак бурычыбыз - совет халкының фашизмга каршы көрәштәге батырлыгы турында истәлекне саклау.
2023 елның 9 Маенда, Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм иткән көндә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина 1927 елда туган Бөек Ватан сугышы ветераны Ногманов Тәлгать Ногман улы һәм сугыш ветераны Муллагалиев Бари Вәли улының хатыны Магъфуру апаның өендә булдылар.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугыш ветераннары! Яу кырында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!
Сезне район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән май аеның иң истәлекле бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән ихластан тәбрик итәм!
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Казан шәһәренең Киров районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Людмила Антипина янына килде.
Сугыш чоры балалары – хәзерге әби-бабайлар буыны. Сугыш аларның якты һәм шатлыклы балачагын тартып алган, балачак язмышларын гарипләндергән, чөнки сугышның башы алар өчен тормышның башы белән туры килә. Аларның балачагы 1941 елның 22 июнендә өзелә.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котладылар.
9 майда Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләренең балалары «Без сезнең исемнәрне хәтерлибез» дигән яңа сәхифәдә әби-бабаларының күрсәткән батырлыклары турында сөйләячәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәрендәге Җиңү паркына килүчеләр һәм гражданнар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча кизү тору оештырды.
9 Май - үзенчәлекле бәйрәм. Бу бөек бәйрәм барлык кешеләрнең күңелләрендә чагылыш тапсын һәм ул безнең бабайларыбызның нинди гаҗәеп көч белән ирешүен искә төшерсен өчен дә мөһим.
2022 елның 6 маенда, Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераны Ногуманов Тәлгать Ногуман улы, 1927 елда туган ветеран Муллагалиев Бари Вәли улының тормыш иптәшен Бөек Җиңү көне белән котладылар. Кызганычка каршы, шушы көннәрдә генә ветеран Бари Вәли улы вафат булды.
Җиңү көне - халкыбызның иң төп бәйрәме. Милләтне ата-бабаларыбызның батырлыгы өчен горурлык хисе белән берләштерүче бәйрәм алар өлешенә төшкән хәсрәт-хәтәрләр күңелләрне изге дулкынлану һәм күз яшьләре белән тутыра.
Бүгенге чынбарлыкның төп бурычларыннан берсе - тарихи дөреслекне саклап калу, Бөек Ватан сугышы, Советлар Союзының, Совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүенең әһәмияте турында тирән белемнәрне формалаштыруга ярдәм итү. Безнең уртак бурыч - Совет халкының фашизмга каршы көрәштә батырлыгын саклап калу.