25 гыйнварда Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Матрешка – Россия символы» дип аталган танып -белү программасын үткәрделәр. Балалар бу гаҗәеп уенчыкның кайчан барлыкка килгәнен, аны кем уйлап тапканын, ни өчен ул шулай дип атала, аны ничек чыгаралар ,буйыйлар һәм башкаларны белделәр. Чара башында «Яши иде Матрешка»дигән видеоролик каралды. Аны караганнан соң балалар табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр.Чара азагында балаларга матрешканы ничек күрүләре буенча буярга тәкъдим ителде. Аннары балаларны күңелле уеннарга чакырдылар, анда җырлар җырладылар һәм халык уеннары уйнадылар. Чара милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды.
11 гыйнвар көнне елда иң «әдәпле» даталарның берсе дип атарга була, чөнки Халыкара «Рәхмәт» көне билгеләп үтелә. Рәхмәт-кешеләр кичерә торган иң яхшы хисләрнең берсе. Без бер-беребезгә көн саен, зур һәм кечкенә сәбәпләр буенча рәхмәт белдерәбез. Ул балаларга яхшы гадәтләр турында искәртергә һәм көндәлек аралашуда этикет кагыйдәләрен үтәргә өндәргә тиеш. Иштуган авыл мәдәният йортында «Рәхмәт көне» дип исемләнгән танып-белү программасы үтте.Анда балалар белән “Рәхмәт” көне турындагы тарих белән таныштылар , әдәпле матур сүзләр турында сөйләштеләр, табышмаклар чиштеләр, “Сүзне дәвам ит», «Тылсымлы сүзләр», «Игътибарлы бул», «Ситуация» һәм башка уеннар уйнадылар. Балалар бу сүзнең төрле телләрдә ничек яңгыравын белделәр.Дуслык һәм яхшылык турында видеоролик карадылар.Чара ахырында балаларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр,кешеләргә “Рәхмәт” сүзен әйтергә онытмаска куштылар.