12 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Ак калфак» клубы әгъзалары өчен дини кичә үткәрелде. Рухи һәм гореф – гадәтләр белән тулыланган чара изге Рамазан аенда көндезге уразаның бетүен күрсәтүче кичке аш Ифтары белән дәвам итте. Кичә Изге Коръәнне ачучы "Әл-Фатиха" сүрәсен укудан башланды.. Аннары чарада катнашучылар (вәгазь), «Әл-Фатиха " сүрәсенең әһәмияте турында лекция тыңладылар, уртак намаздан соң Рухият турында әңгәмә, ислам традицияләре турында сөйләүләрне дәвам иттеләр. «Ак калфак» клубында катнашучыларның ИМАН, МӘХӘББӘТ һәм шәфкатьлелек турындагы чыгышлар кичәгә аерым бер мохит өстәде. дини кичә һәм аннан соңгы ифтар мәҗлесе иманны һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту өчен генә түгел, ә аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм бер-береңә ярдәм итү өчен дә менә дигән сәбәп булды.
11 март көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә "Ак калфак "клубы әгъзалары өчен тәсбих ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Хезмәткәрләр мөселман тәсбихләре турында сөйләделәр, аларны кайчан һәм кайда кулланалар һәм алар нәрсәдән ясалган. Тәсбихләр ясау өчен түбәндәге инструментлар кирәк булган: нык капрон җеп, чук өчен мулине җеп, бусинкалар, арадаш бусинкалар һәм кул эшләре өчен башка материаллар. Барысы да бик теләп мастер-класста катнашты, Әзерләнгән тәсбихләрне хатын-кызлар Ураза бәйрәменә туганнарына һәм якыннарына бүләк итү өчен үзләре белән алып киттеләр. Мастер-класстан соң чарада катнашучыларның барысы да тәм-томнар белән чәй эчтеләр.
9 март көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, "Ак калфак" клубы әгъзалары белән берлектә, ифтар мәҗлесендә катнаштылар. Башта кунаклар һәм ифтарда катнашучылар имам вәгазен, Рамазан ае турындагы лекцияне игътибар белән тыңладылар. Бу хәл җыелган кешеләрнең күңелләрен рухи сафлык һәм мәрхәмәт белән тутырды.Аннары, традиция буенча, коллектив намаз укылды, аннан соң җыелганнарның барысы да ашап-эчеп утырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, башкалар белән беррәттән, уртак әңгәмәдә катнаштылар..
Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган концерт Рифат Сафин башкаруында яз турында җыр белән башланып китте. Аннары тамашачыларны егетлщр башкаруында яңадан яңа җырлар дәртле биюләр ,шигырьләр сөендерде. СВО да катнашучыларның әниләренә аерым игътибар бирелде, тыл хатын-кызларын һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын- кызларны хөрмәтләп искә алдылар.. Аларга карата җылы рәхмәт һәм соклану сүзләре яңгырады.
23 февраль Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көн-героик гаскәрнең барлык буыннарына гына түгел, Ватаныбызның барлык ир-атларына да хөрмәт. Ватанны саклаучылар көне алдыннан Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Егетләр, алга."исемле күңелле стартлар үткәрделәр. Командаларга бүленеп, катнашучылар конкурсларда көч сынаштылар. Уеннар: «хәрби кеше», «безнең солдат акылга бай», «солдат викторинасы», «Санчасть», «Солдатта булган диләр», «җыр» һ.б.. Ике команда да үзләрен көчле, җитез һәм кыю итеп күрсәттеләр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Чара җанлы узды һәм барлык катнашучылар да теләп катнаштылар,ахырдан барысына да призлар тапшырылды.
29 январь көнне район мәдәният йортында "Буыннар тарихы-гаилә ядкаре" район фестиваленең йомгаклау концерты булды.анда Олы Шыңар авыл җирлегеннән Хаҗиевлар нәселеннән вәкилләр катнашты. Гаилә кыйммәтләре-дәүләтнең нигезе ул, чөнки нык гаиләләрдә җәмгыятьнең әхлакый нигезләре саклана һәм илнең иминлегенә нигез салына. Бу фикер бәйрәмдә берничә тапкыр яңгырады. Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә, Оет авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үз куллары белән әзерләнгән милли һәм гаилә ризыкларын, шулай ук кулдан эшләнгән әйберләрне һәм, әлбәттә, Хаҗиевлар нәселенең генеологик агачын тәкъдим иттеләр. Аннары сәхнәдә чыгыш ясадылар, 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Барысы да җылы дустанә атмосферада узды, фестивальдә катнашучыларның чыгышлары барлык катнашучыларның бәйрәм кәефен тулыландырды.
12 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган "Конституция - төп закон" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен билгеләүче төп закон буларак Конституциянең әһәмияте турында сөйләделәр. Алар Конституциянең ничек кабул ителүе, шулай ук аның һәр кешенең хокукларын яклаучы төп принциплары һәм статьялары турында белделәр.
10 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Кар бабай ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Кирәк булган бар нәрсә — кәгазь, кайчы һәм җилем. Балалар бик теләп эшкә чумдылар. Җылы дустанә атмосфера, уртак хезмәт, үзара ярдәмләшү һәм мастер-классның әкияти тематикасы балаларга Яңа елның тылсымлы атмосферасын тоярга ярдәм итте. Үз куллары белән ясаган кар бабайлар, кагыйдә буларак, бик кызык килеп чыга, менә безнекеләр дә үз характеры белән килеп чыкты.Мастер-класста катнашучыларның барысы да канәгать калды.
Инвалидлар декадасы дәвам итә. 8 декабрьдә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балачактан инвалид Мозаффаров Айдар, инвалид коляскада йөрүче Ибраһимов Илдус, инвалид Җамалетдинова Нурлыход апаның өендә булдылар. Алар, шатлыкларын яшермичә, безнең белән аралаштылар, үзләренең мавыгулары, тормышлары турында сөйләделәр. Үз чиратыбызда без аларга сәламәтлек, бәхет теләдек һәм күчтәнәчләр тапшырдык .
Инвалидлар декадасына багышланган бәйрәмне ел саен уздыру күркәм традициягә әверелде. 6 декабрь көнне Кызыл Мишә коррекция мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Барысына да бер дөнья» бәйрәме оештырылды. Балалар өчен Олы Шыңар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре катнашында кызыклы күңел ачу программасы тәкъдим ителде. «Петушок-золотой гребешок» әкиятенең барлык балалар яраткан геройлары үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр, күп кенә күңелле уеннар, биюләр, татлы бүләкләр тапшырылды. Очрашу җылы һәм шатлыклы атмосферада узды