ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Ел саен, 6 июнь көнне Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә, ул шулай ук рус теле көне буларак билгеле. «Пушкин нон-стоп» республика акциясе кысаларында ,6 июнь көнне Юлбат авыл китапханә хезмәткәрләре Юлбат мәдәният йорты һәм Тенеки авыл клубы мөдирләре белән берлектә А.С.Пушкинның туган көненә багышланган «Пушкин әкиятләре» -кычкырып уку үткәрделәр. Уен формасында мөдирләр балаларны Пушкин биографиясе белән таныштырдылар, шагыйрь тормышыннан кызыклы һәм аз билгеле фактлар сөйлиләделәр. Катнашучыларга викторина тәкъдим ителде, анда алар үз белемнәрен тикшереп, танылган әсәрләрдән өзекләрне искә төшерә алдылар. Тематик китап күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар, анда Александр Сергеевичның шигырьләре һәм поэмалары, драма әсәрләре, әкиятләре , аның тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде. Бөек рус шагыйренең әкиятләрен, шигырьләрен, повестьларын искә төшердек, чылбыр буенча кычкырып уку үткәрдек.

Мөдирләр барысын да бөек Пушкин көне - рус теле көне белән котладылар һәм балаларга һәрвакыт бер юлдан тайпылмыйча, мәрхәмәтлелек саклап, китаплар укып -безнең гүзәл телебезне саклауларын  теләделәр.

Чара викторинада катнашучыларның барысын да бүләкләү белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

3
июнь, 2023 ел
шимбә

Татарстанның төрле районнарында үз гореф-гадәтләре бар. Шуларның берсе- сабан бәйрәменә бүләкләр җыю - республиканың барлык почмакларында да сакланып калган. Бу гадәт буыннан-буынга күчә, авыл халкын берләштерә һәм яшьләргә гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтү үрнәге булып тора. 3 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре авылдашларыбыз һәм җирлек башлыгы белән берлектә "Бирнә җыю" -Сабантуйга бүләкләр җыю оештырдылар. Гармун, җыр һәм бию белән матур милли костюмнарда мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар Авыллар буйлап йөрделәр һәм барысын да традицион бүләкләр җыюда катнашырга чакырдылар. Егетләр, ир-атлар, малайлар урамнар буйлап тезелеп йөрделәр һәм   бөтен авылга ишетелерлек халык җырларын кычкырып җырладылар. Гармунның дәртле тавышына өйдән чыгып, авылда яшәүче һәркем биюгә кушылды.Авыл халкы үзләренең юмарт бүләкләрен, балаларга тәм - томнарын чыгардылар. Җылы сүзләр, иминлек, уңышлы ел теләкләре яңгырады. Бирнә җыючылар һәркемгә күңелле җырлары белән рәхмәтләрен белдерделәр, бәйрәм чарасына җәлеп итеп,  «Сабантуй-2023»кә чакырдылар. Күңелле, җыр-биюгә бай бәйрәм булды

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

2
июнь, 2023 ел
җомга

Флус Латыйфи 1943 елның 3 июнендә Татар АССРның Мөслим районы Мөслим авылында туган. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). Латыйфи татар язучылары арасында беренче булып Румын татарларының халык авыз иҗатына игътибар итә, хәзерге татар теленә «Чура-батыр»тарихи эпосын тәрҗемә итә. Язучының 80 еллыгына Юлбат китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре "Күңелем тоемнары" -китап күргәзмәсен оештырдылар . Укучыларны язучының тормышы , аның иҗаты белән таныштырып, әдәбиятка күзәтү оештырылды. Ф.Латыйфи әсәрләре үз Ватанының тарихы белән мавыгучы укучыларга кызыклы була.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 

1 июнь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Хыял» мәктәп яны лагере белән берлектә "Балачак ул-без"дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Уку елы артта калса да, балаларыңның көч-куате кимемәгән әле.   Кояш энергиясе кечкенә кешеләрдә яши. Комсызлыкны белмиләр,ачу сакламыйлар..

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балаларны бәйрәм белән котладылар һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча «Тормыш иминлеге өчен Юлларда иминлек» темасына кечкенә дәрес үткәрделәр.Бәйрәм программасын күңелле конкурслар, спорт эстафеталары, табышмакларны чишү, шигырьләр ,биюләр һәм флешмоб белән дәвам иттеләр. Балалар уеннардан уңай энергия алдылар . Чара күңелле һәм яхшы кәеф атмосферасында үтте. Катнашучылар барлык конкурсларда да актив катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. 

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

31
май, 2023 ел
чәршәмбе

Яңа уку елына йомгак ясау, аны зур концерт белән тәмамлау, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары коллективының күркәм традициясенә әверелде.

31 май көнне Юлбат мәдәният йортында балалар укытучылары белән бергә "Укулар беткәч"дип исемләнгән зур иҗат-отчет концерт программасы куйдылар. Үзләренең иң яхшы номерларын башкардылар, алар арасында музыкаль уен-коралларында, матур ансамбль , вокаль җырлау һәм төрле милләт биюләре дә бар иде. Концертны Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең барлык укытучылары хоры ачып җибәрде. Сәхнәдән яңгыраган шигырьләр, юмор, дәртле биюләр, балалар һәм укытучылар гына түгел, укучыларның әти-әниләре, балалар иҗаты үзәгеннән килгән кунаклар чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде.

  Концертта мәктәпнең иң кызыклы һәм якты вакыйгаларын, балаларның бер ел эчендә үзләштергән һөнәрләрен тәкъдим иттеләр. Балаларга көч биреп торырга, тыңларга әти-әниләре һәм бик күп кунаклар килгән иде. Тамашачылар зур сәхнәдә тәүге адымнарын ясаган яшь артистларның төрле дәрәҗәдә дипломнарга ия булган яшь музыкантларның чыгышларын зур соклану белән кабул итте.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

27
май, 2023 ел
шимбә

 

27 май көнне Бөтенроссия китапханәләр көнендә Юлбат  мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Тирә - юньдә дә...китапханә янында " дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Чара мәдәният йорты мөдире катнашучылар белән берлектә китапханәчене һөнәри бәйрәмнәре белән котлау белән башланды. Ә китапханәче авыл китапханәсенең барлыкка килү тарихы, әлеге вазифада эшләгән ветераннар белән таныштырды. Библиоквестта катнашучылар командаларга бүленеп, маршрут кәгазе алгач, уенга кушылдылар. Һәр команданың маршруты китапханәнең төрле зоналары буенча узды һәм фразаларның өзекләрен эзләү белән тәмамланды. Квестта катнашучылар ачкычлар-киңәшләр эзләделәр, ә юл буйлап башваткычлар һәм «әдәби пазлалар»туплап, шомартылган фразалар чиштеләр. Эрудиция, тапкырлык һәм әдәби әсәрләрне һәм аларның авторларын яхшы белүләрен күрсәтеп, финишка кадәр уңышлы килеп җиттеләр.

Квест вакытында катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, көн буена җитәрлек күтәренке кәеф белән таралыштылар һәм барысының да яңадан китапханәгә килү теләге туды дип уйлыйм.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

19
май, 2023 ел
җомга

19 май көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Без һәрвакыт әзер!»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. 19 май- Владимир Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы көне. Мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре һәрбер оешманың үз атрибутлары булуы, Пионер оешмасы символлары турында сөйләде.  Галстукның өч ахыры 3 буын, ягъни  Коммунистлар, комсомоллар һәм пионерлар арасындагы ныклы элемтәне билгеләгәнен белделәр.  Шулай ук мәктәптә пионер оешмаларының мәҗбүри символы булган-значок, галстук, пионер байрагы  һәм девиз сурәтләнгән кызыл төстәге тукыма турында сөйләнде.

 Юлбат төп гомүми белем бирү мәктәбенең пионер хәрәкәте ветераннары , Зәкия Хәбибуллин исемендәге дружина пионерлары, пионер оешмасының тарихы һәм отрядлар эше турында сөйләделәр. «Без дә пионерлар идек»исемле стена газетасы чыгарылды .

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен 18 майда төрле илләрнең музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр, ә күп кенә музейлар һәм галереяләр бу көнне кунаклар өчен ишекләрне бушлай ачалар. 18 май көнне, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре «Ак калфак» клубы әгъзалары һәм «Нур» театры сөючеләренең клуб берләшмәсе әгъзалары белән бергә «Борынгы заман тарихы» халыкара музее көненә багышланган сәяхәт үткәрделәр. Бәйрәм хөрмәтенә Юлбат авылы музеен саклаучы һәм оештыручы - җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы татар тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, атказанган укытучы, тарихчы-Сафин Илдар Фәтхулла улы кунаклар өчен экскурсия үткәрде. Кунаклар рәхәтләнеп тыңладылар, күпсанлы экспонатларны, көнкүреш савытларын, документларны, китапларны, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләүче киемнәрне кызыксынып карадылар .

Музейда элеккеге заманнардан калган һәм безнең көннәрдә зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган әйберләр саклана. Музейга бару һәркемгә дә ошады. Күргән экспонатлардан күп тәэсирләр калды. Экскурсия тәмамлангач, татар халыкының, авылның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында күбрәк белер өчен, музейга тагын бер тапкыр килергә теләк белдерделәр... Музейга бару- зур белем дөньясына һәрвакыт кызыклы сәяхәт.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

9
май, 2023 ел
сишәмбе

9 май көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчел, Тенеки, Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре, авыл җирлегенә кергән   оешма җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Байлар Сабасында  оештырылган, тантаналы митингта катнаштылар.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

8
май, 2023 ел
дүшәмбе

9 Май Җиңү көне. Россиядә иң дулкынландыргыч, иң күңелле ,данлыклы бәйрәм булып кала. Бернинди башка бәйрәмнәр дә аның белән тиңләшә алмый.  Быел без Бөек Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтәбез. Геройларның батырлыгы алдында һәм батырларча хезмәт белән Җиңүне якынайтучыларга түбән баш иябез.

 8 май көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханәсе, Тенеки, Ю-Алан авыл клубы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышына багышланган «Җиңү көне »дип исемләнгән митинг үткәрделәр

    Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга тыл ветераннары ,сугыш чоры балалары, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, җирлек халкы җыелган иде. Митингта Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф. Шакиров, “Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе” директоры Хаҗиев И.И., туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар. Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки, Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре һәм "НУР" театры сөючеләр клубында катнашучылар тантаналы өлештә сугыш еллары турында күзаллаулар күрсәттеләр. Тенеки авыл клубы мөдире "Җиңү көне" җыры белән тамашаны тулыландырды.  Һәлак булган батырлар истәлегенә авыл җирлеге башлыгы Т.Р.Шәмсиевның чыгышы тыңланды . Һәлак булган авылдашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды һәм ветераннар, җитәкчеләр, махсус операцияда катнашучы егетебез  белән берлектә “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылдылар. 

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International