ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

25  апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы мөдирләре  Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә  Украинада махсус операциада катнашучысы Хафизов Хадис белән « Без синең белән горурланабыз, солдат» исемле патриотик сәгать үткәрделәр. Күптән түгел сугышчы туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты .

  Якташыбыз өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына эләкте. Хәрби хезмәткәр солдатларның көнкүреше шартлары, беренче көннәрендә сугыш зонасында юлыккан кыенлыклар ,җирле халык белән аралашу, аларның мөнәсәбәтләре һәм көнкүреше турында сөйләде.

 Әңгәмәдә тылдан килгән солдатларыбызга ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларыннан җылы сүзләр язылган хатлар , туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта һәм аларның күңел рухын саклый. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Балалар хәрби хезмәткәрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Очрашу егетләр һәм кызлар  өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Ачык мисалда укучылар чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә- Ватанга мәхәббәт- чын кеше һәм үз иле гражданины сыйфатлары булуын күрделәр. Балалар безнең хәрби хезмәткәрләр-геройларыбыз өчен борчылалар һәм алар белән горурланалар. Әңгәмә ахырында катнашучылар ныклы сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр, бу хакта истәлеккә плакатка язып куйдылар.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

  Ел саен 26 апрельдә Чернобыль атом электр станциясендә килеп чыккан фаҗигане һәм шул һәләкәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә..

Фаҗига һәркемнең йөрәгендә сызлану хисе уята. Тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булуга карамастан, ликвидаторлар, фаҗига нәтиҗәләрен булдырмау, гражданнарны саклап калу һәм яклау өчен, зарарланган зонага бардылар. Күпләр өчен бу авария шәхси бәлагә әверелде: сәламәтлеккә зыян китерелде, гадәти тормыш рәвеше һәм гаилә тынычлыгы бозылды.

Чернобыль АЭСындагы һәлакәт вакыйгалары һәм геройлары турында хәтерне саклау максатыннан, 25 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре чарада катнашучылар белән бергәләп, Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы, авылдашыбыз Хафизов Нурмый абый янына барып, "Чернобыль-безнең йөрәк ярасы" хәтер сәгатен үткәрделәр. Хафизов Нурмый абый 1986 елның сентябреннән декабренә кадәр , АЭС җимерелгән урында 82 эш көне булган. Катнашучылар игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

23
апрель, 2023 ел
якшәмбе

Бөтендөнья өстәл теннисы көне кысаларында, 23 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Спорт ярату-көчле булу» спорт-уен программасы үткәрделәр. Мәдәният йорты мөдире өстәл теннисының балалар өчен файдасы, игътибарлылыкны үстерү, сәламәтлекне һәм терәк-хәрәкәт аппаратын ныгыту турында сөйләде. Физик сәләтләрне үстерүгә яхшы йогынты ясаудан тыш, сыгылмалы күнекмәләргә өйрәтә: балалар тиз арада реакциягә керергә, креатив фикер йөртергә һәм стандарт булмаган ситуацияләрне хәл итәргә өйрәнәләр, стресска чыдамлык, оешканлык һәм максатчанлык барлыкка килә.

Катнашучыларны шулай ук халыкара Өстәл теннисы федерациясе (ITTF) Бөтендөнья өстәл теннисы көнен бәйрәм итүнең яңа датасын-23 апрельне игълан иттелүен белделәр (элек бу көнне ел саен 6 апрельдә билгеләп үттеләр). Гадәттәгечә, бу көнне өстәл теннисы барлык җанатарларын җир шарының барлык почмакларында берләштерә һәм һәркем өчен чын спорт төре булуын күрсәтә.

 Чара ахырында катнашучылар бу актив һәм күңелле уен, яхшы кәеф, шулай ук яшь балаларның берләшүе һәм спорт аларга көчле булырга ярдәм итәр дигән нәтиҗәгә килделәр

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

22
апрель, 2023 ел
шимбә

Дөньяда халык әкиятләре, җырлары һәм биюләре ошамаган бер генә кеше дә юк. Аларда барысын да табарга мөмкин - турыдан-туры, очсыз-кырыйсыз юмор, нечкә сагыш һәм шатлык. Һәм, мөгаен, аларда хәзерге заман кешесен җәлеп итә торган иң мөһиме - борынгы заманның кабатланмас матурлыгы һәм тирән борынгы заманның ниндидер сагышлылыгы.

   22 апрель көнне, Татарстан Республикасында игълан ителгән милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында, Йосыф-Алан авыл клубы һәм Юлбат мәдәният йорты мөдирләре халык иҗатын яратучыларны искиткеч күңел чарасы - «Борынгы җырлар» исемле фольклор кичәсенә җыйдылар. Кичә буена борынгы татар җырлары, халык фольклоры, күңелле, дәртле җырлар һәм гармун көенә биюләре булды. Чарада катнашучылар халык һәм милли бәйрәмнәрне, үзләренең яшь чакта уйналган кызыклы уеннарны искә төшерделәр. Үз халкыбызның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнеп, алдагы буыннарга белемнәребезне һәм күнекмәләребезне җиткерә алырбыз һәм алар толерант мөнәсәбәттә булырга өйрәнерләр дип өметләнәбез.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

20 апрель көнне, танылган әдәбият белгече, язучы, драматург, галим , тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллинның юбилеена багышлап, Юлбат мәдәният йортында «Балачак хатирәләре»-әдәби сәгате уздырылды.  И .Нуруллин ХХ гасыр башы татар әдәбияты тарихы буенча таныклы белгеч буларак билгеле. И.Нуруллин гомере буе Г. Тукай иҗатын өйрәнә һәм пропагандалый. Ул Мәскәүдә (1977) һәм Казанда Габдулла Тукай (1979) рус һәм татар телләрендә басылган «Тукай» документаль-сәнгать романын иҗат итә. Халык шагыйре Г. Тукай турында китаплары өчен 1982 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге премиясына лаек була. И.Нуруллин тырышлыгы белән Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый кебек татар әдәбиятының шәхесләре һәрьяклап өйрәнелде.  Чарада катнашучылар әдәбият аша галимнең тормышы һәм иҗаты, аның турында туганнарының,якыннарының истәлекләре белән таныштылар.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

15
апрель, 2023 ел
шимбә

11 апрель көнне бөтен дөньяда Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне билгеләнеп үтелде.

 15 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты мөдире, «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» проекты кысаларында, «Билгесез сугыш битләре» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде, хатын-кызлар концлагерьлары турында сөйләшү оештырылды, бу хакта видеоматериаллар карадылар.

 Сугыш вакытында билгеле булган күп кенә лагерьларда хатын-кызлар өчен махсус бүлекләр бар иде. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында хатын-кызлар концлагерьларының кайгылы тарихы, иң куркыныч лагерь – Освенцим.

   Бу вакыйгалар безнең өчен күптән үткән кебек тоелса да , фашист тоткыннары дәһшәте аша узган кешеләр өчен алай түгел. Бу кешеләрнең биографияләре-яшь буын өчен чын батырлык дәресләре. Сугыш бетте, әмма дистәләрчә елдан соң да, сугыш китергән барлык яраларны дәвалап булмый. Фашистларның үлем лагерьларында эшләүчеләрнең тормышын аңлау кыен. Мондый лагерьларның тоткыннары хатын-кызлар һәм балалар булуын аңлау тагын да кыенрак.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

12 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында авыл мәчетенең имам-хатыйбы белән «Иман нуры иңсен күңелләре» -дини кичәсе узды. Ифтар тантанасы Коръән аятьләрен уку һәм Рамазан ае уңаеннан дога кылудан башланды. Имам-хатыйб Фаил Данил улы үзенең вәгазьләрендә мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһ алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Ул шулай ук әхлак, рухи чисталык, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләре һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләшү урын алды. Чарага җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнарыннан канәгать булырга, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә диннең роле турында  да сөйләде.

    Мөселманнар авыз ачу йоласын үтәгәннән соң, бергәләп намаз кылдылар. Чара бай өстәлләр артында аралашу һәм зур ифтар белән тәмамланды.  Төп иганәчеләребез  Абдуллин Фәннүр , Ильшат һәм Ирек Төхвәтуллиннар гаиләләренә ифтарны оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Авылдашларны зур, догалы, игелекле өстәл артына җыю-бу бик яхшы гамәл. Шулай ук ифтарны оештыруда  булышкан Тенеки  авыл клубы мөдире һәм ярдәм иткән авылдашларыбызга савабы булсын, догаларыбыз кабул булсын дип калабыз. Чарада авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Хаҗиев Айтуган Зөфәр улы да катнашты, ул авылның тарихи-этнографик төзелешенә үз өлешен кертә.

 Кичә, ислам дине йолаларының барлык чаралары үтәлеп, мөселманнар өчен аралашу, белемнәрне арттыру гына түгел, күңелле вакыт үткәрү дә булып, дустанә атмосферада үтте.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

12 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган «Космонавт – кыюлар һөнәре» исемле мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балаларны космос, планеталар, космонавт Юрий Гагарин белән таныштыру чарасы, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган иде . Чара барышында беренче космонавт Ю.А. Гагарин, аның балачагы, яшьлеге , укуы ,беренче очышы турында сөйләнде. Балалар космонавтның гаҗәеп ,сирәк һәм куркыныч һөнәре, иң беренче космонавт - Космонавтлар - Белка һәм Стрелка хайваннары, ә аннары космоска Юрий Гагарин очуы турында белделәр. Викторина сорауларына җавап бирделәр.

 «Космонавтика дөньясы» дигән китап күргәзмәсе һәм күзәтү оештырылды. «12 апрель - космонавт көне »-тематик күргәзмәсенә күзәтү оештырылды.

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

11 апрель көнне Юлбат мәдәният йортында тамашачы игътибарына Аманулла пьесасы буенча куелган «Мактанчык Әтәч» спектаклен район мәдәният йортының  “Сәяхәт” балалар театр коллективы тәкъдим итте. Бу мавыктыргыч музыкаль әкиятнең геройлары - Әтәч, Үрдәк, Күркә, Каз һәм тавык чебиләре. Җәйге кояш һәм салкынча су белән рәхәтләнеп ял итәргә ярый, ә менә кечкенә үпкәләре һәм ахмаклык кына әтәчнең мактануы кошларны тәмам аптырашта калдыра. Һәр әкияттә дә була торган явыз герой кебек монда да явыз Тилгән ял итү йортында яшәүчеләрне куркыта. Ул үзенең оясына кечкенә кошчыкларны алып китә. Барлык әкиятләрдәге кебек үк, тормыш мәшәкатьләренә карамастан бу әкиятнең дә ахыры бик яхшы тәмамлана. Әкият-пьеса тамашачылар күңеленә бик хуш килде

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

9
апрель, 2023 ел
якшәмбе

Космонавтика көненә рәсем нинди булырга тиеш? Балалар космос темасына рәсем ясарга яраталар — бу бәхәссез факт. Космос шундый мавыктыргыч һәм серле! Моннан тыш, бу темага рәсемнәр ясау балаларда фантазия үстерә,  Космос һәм космонавтлар турында яңа мәгълүмәт белергә этәрә. Димәк анын очен җитди китаплар укырга, яхшы нәфис, документаль, фәнни — популяр фильмнар карарга кирэк. Ә болар барысы бергә балаларда күзаллауны үстерә, аларны уйларга, тирә-юньне  танырга өйрәтә. Менә космос темасына багышланган рәсемнәрдән күпме файда бар! 9 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Алга, космоска» - дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.Бүген без балалар белән аларның фантазияләрен кәгазьдә тормышка ашырдык һәм рәсемнәребезне «Чиксез Космос» Бөтенроссия балалар иҗат эшләре конкурсына да җибәрдек .

Тэги: Юлбат мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International