Яңгыравыклы көлү, малайлар һәм кызларның бәхетле йөзләре - 7 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында шундый җанлы атмосфера хөкем сөрде. Бүген Лесхоз мәдәният йорты һәм Сабабаш авыл клубы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Яңа елда бергәләп" дип исемләнгән балалар өчен чыршы бәйрәме узды. Малайларны һәм кызларны күңелле клоуннар каршы алды. Әкият программасы бик күп күңелле конкурслар һәм уеннар белән үрелеп барды, бер генә бала да битараф калмады. Убырлы карчык белән бию флешмобы барлык катнашучыларның күңелен күтәрде. Кыш Бабай килү белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән башланды. Балалар Кыш бабайны һәм Кар кызын Яңа ел турында шигырьләре белән сөендерделәр. Чарада катнашучылар күңел ачтылар, энергия һәм яхшы кәеф белән тулдылар! Чара бүләкләр - Яңа ел пакетлары һәм уртак фото белән тәмамланды! Чараны иганә иткән Р.Н. Миңнехановка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Яңа ел - иң яраткан, иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Мәгълүм булганча, һәр илдә һәм һәр халыкның Яңа ел бәйрәменә кагылышлы үз милли традицияләре бар. Кышкы каникуллар кысаларында Лесхоз мәдәният йортында «Төрле илләрдә Яңа ел» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп безнең планета буйлап сәяхәт иттеләр һәм төрле илләрдә кешеләрнең Яңа елны ничек бәйрәм итүләрен белделәр. Бу бәйрәм һәр җирдә дә бер үк вакытта килми, һәм монда эш «вакыт поясларында» түгел, ә төрле халыкларда гаять күп яңа ел гореф-гадәтләр, ырымнар һәм риваятьләр булуда да. Балалар викторина ярдәмендә төрле илләрдә нинди традицияләр булуы, Кыш бабайны ничек атаулары, нинди уеннар уйнаулары, нинди яңа ел эшләнмәләре, открыткалар һәм уенчыклар ясаулары турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Чара ахырында барлык балаларга да актив катнашулары өчен бүләкләр тапшырылды.
4 январь көнне Сабабаш авыл клубында Сабабаш авыл клубы һәм Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан балаларны һәм аларның ата-аналарын могжиза һәм шатлык рухына җыйган искиткеч бәйрәм үткәрелде!
Бәйрәмдә төрле конкурслар һәм уеннар оештырылды, аларда балалар бик теләп катнаштылар. Алар яңа ел җырларын җырладылар, биеделәр һәм үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
Бәйрәм бүләкләр капчыгын күтәреп килгән Кыш бабай белән Кар кызыннан башка булмады! Һәр бала үзенең күчтәнәчен алды, һәм аларның йөзләреннән шатлыклы елмаюлар китмәде.
Бәйрәм азагында балаларга Яңа ел пакетлары өләшенде, бу тылсымлы мизгелне мәңгеләштерү өчен фотога да төшелде.
Яңа ел – һәркемнең иң яраткан бәйрәме, ул шатлык бүләк итә һәм әкияткә ышанырга ярдәм итә. Без бу әкиятне иҗат итәбез: чыршыны гирляндалар белән бизибез, үз кулларыбыз белән уенчыклар ясыйбыз.
Кышкы каникулларны кызыклы итеп үткәрүне оештыру максатыннан, бүген 2 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре кече сыйныфлар өчен күләмле кар бөртекләре ясау буенча «Кар бөртекләре Галереясе» дип исемләнгән мастер-классы үткәрделәр. Матур кар бөртеге ясау өчен балаларга А4 форматындагы ак кәгазь битләре, җилем, кайчы таратылды. Бераз фантазия һәм осталык кулланып, балалар могҗиза эшләделәр - гади кәгазь битен искиткеч кар бөртегенә әйләндерделәр. Һәр баланың кар бөртекләре бик матур килеп чыкты, балалар күтәренке рухта өйләренә таралышты.
31 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында Яңа ел чараларының икенче өлеше - "Яңа ел киче" дип аталган күңелле уеннар һәм конкурслар булып узды. Бүген тамашачы карап утыручы ролендә түгел, ә төп актер ролендә чыгыш ясады. Кызыклы уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Авылдашлар уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм, әлбәттә, беркем дә бүләксез өйгә кайтып китмәде. Кемдер үзен җитезлектә, кемдер-тапкырлыкта сынады, һәм һәр катнашучы үзен иң яхшы итеп күрсәтте. Залда күңел ачу, көлү, шаянлык, елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде. Без авылдашларыбызга бүгенге чарада актив катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәрбарчагызны Яңа ел белән котлыйбыз, тынычлыкта һәм иминлектә яшәүегезне теләп калабыз.
30 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йортында «Чыршыкайда кунакта» исемле театральләштерелгән яңа ел концерты булып узды. Яңа ел алдыннан Лесхоз мәдәният йорты һәм Сабабаш авыл клубы иҗат коллективлары тамашачыларга яңа ел кәефе һәм якынлашып килүче бәйрәм хисе бүләк иттеләр. Тамашачылар игътибарына ике бабайның өйдә ялгызы гына хатынсыз калып, Яңа елны Лесхоз мәдәният йортында каршаларга карар кылулары һәм аларның юлдагы маҗараларын каршы турындагы гаҗәеп яңа ел тамашасы тәкъдим ителде. Театральләштерү үзешчәннәрнең искиткеч яңа ел җырлары һәм "Шома бас" һәм "Карамелька" бию коллективлары бүләк иткән якты, дәртле биюләр үрелеп барылды. Барлык җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. котлады. Бәйрәм рухына әкият персонажлары һәм Яңа елның төп геройлары Кыш бабай белән Кар Кызы тылсым кертте. Алар тамашачыларны матур итеп котлап, сәламәтлек һәм теләкләренең тормышка ашуын теләделәр. Яңа ел концерты барлык кунакларны Яңа елны каршылау өчен уңай һәм яхшы кәеф белән тәэмин итте.
24 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Кыш Бабай һәм Кар кызы йөзендә, «Ләйсән» балалар бакчасына килделәр, нәни дусларыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар! Балалар бик шатландылар! Кыш бабай белән Кар кызы буш кул белән түгел, ә Яңа ел бүләкләре алып килделәр. Залда бәйрәм, елмаю һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде!
24 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дендрология бакчасында Яңа ел спектаклен куйдылар. Кукмарадан килгән кунаклар квест-уен ярдәмендә югалган Кыш бабайны һәм Кар кызын эзләделәр. Кунакларны сөйкемле Эт белән Песи каршы алды. Кыш Бабай һәм Кар кызын Убырлы карчык урлаган булып чыкты. Убырлы карчыкның биремнәрен үтәгәннән соң гына алар белән очрашырга мөмкин иде. Балалар биремнәрне үтәп җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабай белән очрашканнан соң, барысы да бүләкләр алды. Бәйрәм күңелле узды һәм балаларга бик күп шатлык китерде.
Чигү-кул эшләренең иң яраткан һәм киң таралган төрләренең берсе. Ул иҗади сәләтләтне үстерә. Кул эшләренең бу уникаль төре, аны һәркем диярлек башкара ала. 24 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» клуб берләшмәсенең осталары сөлге чигүне дәвам иттеләр. Сөлгедә әкренләп матур чәчәкләр дә күренә башлады. Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә башлагач, эшләү тагын да кызыграк булып китә. Ә бергәләшеп сөйләшә-сөйләшә эшләү тагын да күңелле.
Яңа ел - һәрберебез түземсезлек белән көтә торган бәйрәм ул. Бу якын кешеләренең шатлыгы, Яңа ел чыршысы, бүләкләр... бигрәк тә, әлбәттә, аны Кыш бабайга һәм чын могҗизага ышанган балалар көтә. Яңа ел алдыннан, традиция буенча, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре 22 декабрьдә Андреевлар гаиләсенең балаларын өйләренә барып котладылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарын киеп, башка әкият геройлары белән бергә мәдәният хезмәткәрләре балаларга хәрәкәтле уеннар белән әкияти тамаша күрсәттеләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Һәр бала шигырь яки җыр әзерләгән. Җавап итеп Кыш Бабай аларга татлы бүләкләр бүләк итте. Балалар, шулай ук аларның әти-әниләре бик шат калды. Барысына да бик күп уңай хис-кичерешләр һәм яхшы Яңа ел кәефе тәэмин ителде.