ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен 12 декабрьдә Россия РФ Конституциясе көнен билгеләп үтә.  Россиядә хәзер гамәлдә булган Конституция-демократизм принципларына нигезләнгән һәм РФ гражданины булган һәр кешенең мәнфәгатьләрен якларга чакырылган принципиаль яңа канун. Конституция көне кысаларында Лесхоз мәдәният йортында «Мин һәм илем Конституциясе» дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар Конституциянең барлыкка килү тарихы, аның структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Чарада катнашучылар җәмгыятебезнең лаеклы гражданы булу өчен үзләренең хокуклары турында гына түгел, бурычлары турында да белделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

11 декабрьдә урман Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Кар бабай ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Кар бабай-ул балачактан ук һәркемнең яраткан һәм Яңа Ел бәйрәмнәренең иң популяр персонажларының берсе. Кирәк булган бар нәрсә — кәгазь, кайчы һәм җилем. Балалар бик теләп эшкә чумдылар. Җылы дустанә атмосфера, уртак хезмәт, үзара ярдәмләшү һәм мастер-классның әкияти тематикасы балаларга Яңа ел тылсымлы атмосферасын тоярга ярдәм итте.

Үз куллары белән ясаган кар бабайлар, кагыйдә буларак, бик кызык килеп чыга, менә безнекеләр дә үз характеры белән килеп чыкты. Мастер-класста катнашучыларның барысы да канәгать калды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Чигү-кул эшләренең иң яраткан һәм киң таралган төрләренең берсе. Ул иҗади сәләтләтне үстерә. Кул эшләренең бу уникаль төре, аны һәркем диярлек башкара ала. 10 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» клуб берләшмәсенең осталары сөлге чигүне дәвам иттеләр. Бүгенге дәрестә һәркем үзенә ошаган бизәкне сайлап алды һәм аны сөлге тукымасына күчерде. Шулай ук төсләр гаммасы буенча җепләр сайланды. Кул эшләре осталары бик рәхәтләнеп чигү дөньясына чумдылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

8
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

8 декабрьдә ел саен халыкара рәссамнар көне билгеләп үтелә. Халыкара рәссамнар көнендә Россиядә һәм башка илләрдә күргәзмәләр, мастер-класслар, рәсем буенча ачык дәресләр һәм башка иҗади чаралар уза. Бездә дә Лесхоз мәдәният йортында «рәссам Көне» дип исемләнгән уен – викторина үткәрелде. Алып баручының сорауларына күчкәнче, балалар бөек рәссамнар һәм аларның сәнгать әсәрләре турында белделәр. Викторина мантыйкый сораулар һәм табышмаклардан тора иде. Ул балаларның сәнгать темасына йөз тотуына һәм зирәклегенә юнәлдерелгән иде. Балалар үзләре белгәнне кабатладылар, шулай ук шактый яңа нәрсәләр белделәр һәм бик яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар!

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

7
декабрь, 2024 ел
шимбә

Лесхоз мәдәният йортында инвалидлар декадасына багышланган чаралар дәвам итә. Бу датаны бәйрәм дип атап булмый, чөнки инвалидлык шатланырга сәбәп түгел. Бу көн мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен генә түгел, ә гадәттән тыш рухи көч, максатчанлык, инвалидларның һөнәри осталыкта, рәсем сәнгатендә, үзешчән иҗатта, спортта уңышларга ирешә белүләренә соклану өчен дә кирәк. Тормыш сөючәнлек һәм оптимизмның бу чагылышлары безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

 7 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Дөнья һәркемгә дә бер төрле» дип исемләнгән очрашу-кичә оештырдылар. Башта кунаклар тантаналы программаны карадылар. Кунакларның үзешчәннәрнең чыгышларын җылы каршы алулары, үзләре дә  кушылып җырлап, биеп утырулары сөендерде. Шулай ук һәркемгә татлы пакетлар тапшырылды. Ахырда кунаклар өчен «Кыңгырау» музеена экскурсия оештырылды.

Халыкара инвалидлар көненә катнашы булган һәркемгә сәламәтлек, якыннарының мәхәббәте һәм кайгыртуы, тормыш проблемаларын хәл итүдә уңышлар телибез. Күңелләрегездә һәрвакыт игелек, җылылык һәм шатлык хөкем сөрсен!

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ватан Геройлары көне-безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены, Дан һәм Батырлык ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Геройларның исемнәрен һәркем белергә, аларның батырлыклары турында сөйләргә, искә алырга һәм хөрмәт итәргә тиеш!

5 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йортында Ватан Геройлары көненә багышланган «Россия солдаты җырларында» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Дәрестә бәйрәмнең тарихы, бу көнне кемнәрне хөрмәтләүләре, хәзерге Россия Геройлары, кайчак үз гомерләре бәрабәренә безнең бәхетле киләчәгебез һәм баш өстендәге тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләр, шулай ук МХОда катнашучы якташларыбыз турында сөйләнде. Яшьләр гитарага патриотик җырлар җырладылар.

Дәрес азагында катнашучылар «бер минут тынлык» белән гомерләре бәрабәренә Ватанны саклап калган барлык Билгесез солдатларны искә алдылар, Хәрби батырлыкларына һәм Дан-шөһрәтләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

5 декабрьдә Сабабаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршруты буенча Лесхоз мәдәният йортында булдылар. Балаларны Убырлы карчык үзенең биремнәре һәм уеннары белән каршы алды. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кашыкларга рәхәтләнеп рәсем төшерделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

4 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Яхшылык бүләк ит» акциясе кысаларында Инвалидлар декадасы уңаеннан Лесхоз картлар йортында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены үткәрделәр. Викториналар, кроссвордлар, ребуслар күңел ачарга гына түгел, ә эрудициялелегеңне арттырырга, ниндидер яңа нәрсәләр белергә мөмкинлек бирә. Уен дәвамында өлкәннәр һәм инвалидлар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр: кайбер сораулар җиңел бирелде, кайберләре уйланырга мәҗбүр итте. Һәр катнашучы билгеле бер өлкәдә (тарих, биология, әдәбият) үзенең эрудициясен күрсәтте, һәм шуңа күрә, уен " Нәрсә? Кайда? Кайчан?"югары кызыксыну һәм мавыгу атмосферасында узды. Җитди кәеф булуга карамастан, чара җылы, күңелле шартларда узды.
 

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабабаш авыл клубы белән берлектә Лесхоз картлар йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Йөрәктән йөрәккә» бәйрәм концерты уздырдылар. Өченче декабрь-үзенчәлекле көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата - безнең янәшәдә безнең ярдәмгә, кайгыртучан мөнәсәбәткә мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерү. "Шәфкатьле булыйк, игелекле булыйк һәм түземле булыйк!" Җылылык һәм ярдәм атмосферасында тамашачылар үзешчәннәрнең якты чыгышларына шаһит булды, аларның һәркайсы үз программасына эчкерсез хисләр һәм күңел җылысын салды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

1
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Бу көнгә Лесхоз мәдәният йортында яшүсмерләр белән «Сәламәтлек СПИДны сайлый» дигән әңгәмә үткәрелде. «XX гасыр чумасы " – ВИЧ-инфекция узган, 20 гасырда ук шундый атама алган. Чынбарлык шундый ки, социаль статуска, финанс мөмкиенлегенә, җенесенә, яшенә һәм сексуаль ориентациясенә карамастан, һәркем аны йоктыра ала. Йогышлану чыганагы-ВИЧ-инфекцияле кеше инфекция процессының теләсә кайсы стадиясе. Шуңа күрә бу авыруга каршы көрәштә халык арасында профилактик эш алып баруга мөһим урын бирелә. Чара барышында балалар ВИЧ-инфекциянең нәрсә икәнен, аның СПИДтан нәрсә белән аерылуын, ВИЧ йоктыру юллары һәм йоктыру мөмкинлекләре, профилактика чаралары турында белделәр. Бүгенге көндә СПИД вирусының таралуын туктату өчен бердәнбер чара — аңа организмга үтеп керергә ирек бирмәү. Куркырга кирәкми, вирусның организмга ничек эләгүен һәм һәркем үзен нинди ысуллар белән яклый алуын белергә кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, дөрес мәгълүматны белү-профилактикада беренче адым. Шулай ук чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән үрелеп барды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International