Бильярд буенча Турнир-гади ярыш түгел, бу уенны яратучылар өчен дә, яңа уенчылар өчен дә күңелле вакыт үткәрү. Бильярд башка күп кенә спорт уеннарыннан үзенең чагыштырмача тынычлыгы белән аерыла - әлеге уен төре интеллектуаль сәләтләрне үстерә һәм фикерләүне гармонияләштерә.
2 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан парлы рус бильярды буенча ярыш үткәрелде. Турнир әлеге спорт төрен чын күңелдән яратучыларны җыйды. Адреналин, азарт, яхшы нәтиҗә күрсәтү теләге уенчыларга бер генә минутка да тынычланырга ирек бирмәде һәм иң яхшы рәвештә катнашучыларны җиңүгә этәрде.
Барлык катнашучылар да яхшы һәм шактый тигез уен күрсәттеләр. Йомгак ясаганда призлы урыннар түбәндәгечә бүленде::
Турнирның җиңүчеләре-Фәйзерлар Галинур һәм Әхтәмҗанов Илшат
2 урын - Имамиев Фиргать һәм Сафин Дамир
3 урын-Шәрифуллин Шәйхулла һәм Мәннанов Газинур
31 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында Яңа ел чараларының икенче өлеше - "Яңа ел бизәкләре" дип аталган күңелле уеннар һәм конкурслар булып узды. Бүген тамашачы карап утыручы ролендә түгел, ә төп актер ролендә чыгыш ясады. Кызыклы уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Авылдашлар уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм, әлбәттә, беркем дә бүләксез өйгә кайтып китмәде. Кемдер үзен җитезлектә, кемдер-тапкырлыкта сынады, һәм һәр катнашучы үзен иң яхшы итеп күрсәтте. Залда күңел ачу, көлү, шаянлык, елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде. Без авылдашларыбызга бүгенге чарада актив катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәрбарчагызны Яңа ел белән котлыйбыз, тынычлыкта һәм иминлектә яшәүегезне теләп калабыз.
Кыш - кышкы уеннар өчен менә дигән вакыт, ә алар куркынычсыз булсын өчен елның бу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк.
Кыш көне үз - үзеңне тотуда куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан, 28 январь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Кыш матур, имин булганда! " дип исемләнгән уен-викторина үткәрделәр. Алып баручы балаларга елның нинди матур вакыты - кыш булуы һәм балаларның урамда булу бәла-казага әйләнмәсен өчен, үз-үзеңне тотуның билгеле бер кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Мәгълүматны яхшырак кабул итү өчен чара уен формасында уздырылды. Балалар физминутта катнаштылар, ребуслар чиштеләр. «Кышкы куркынычсызлык" темасына рәсемнәр карап, алар алып баручы белән бергә куркыныч хәлләр һәм аларны булдырмау ысуллары турында фикер алыштылар.
28 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында "Солдатка аш" акциясе кысаларында "Оста куллар" һәм "Тургай" фольклор коллективларына йөрүчеләр белән токмач кисү оештырылды. Һәр катнашучы үз көчен, вакытын җәлләмичә, кирәк-яракларны өеннән алып килеп, изге теләкләрен тели-тели, җан җылысын салып башкарды бу эшне. Алар арасында солдат аналары да бар иде. Һәркем үз хис-кичерешләрен, яңалыкларын сөйләп, вакытның үткәне дә сизелмәде. Үз күңелен биреп, туган җир җылысын салып әзерләнгән ризыгыбыз солдатларыбызга аш булсын. Һәрберебез ил афәтенә битараф булмыйча, бердәм булып, җиңүне якынайтыйк! Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Изге эшебез дәвамлы булсын.
Чигү-кул эшләренең киң таралган төрләренең берсе. Ул иҗади кешенең иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Кул эшләренең бу уникаль төре, аны һәркем диярлек башкара ала. 23 гыйнварда Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» клуб берләшмәсе осталары сөлге чигү эшләрен төгәлләделәр. Борынгы заманнарда осталар чигкән сөлгеләр һәрвакыт кызның пөхтә, тырыш һәм хезмәт сөючән булуы турында сөйләгән. Безнең осталарның эшләре дә моңа дәлил булып тора. Һәркайсының чигүе уникаль, матур килеп чыкты. Осталар үз эшләрен клубка бүләк итеп калдырдылар.
Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасы проблемасы шактый актуаль. Без еш кына теге яки бу ситуация билгеле бер гамәл, хәрәкәт, фраза яки ишарә таләп итә дип уйламыйбыз. Проблема шунда ки, күп кенә яшүсмерләр һәм балалар бу кагыйдәләрне белми. Балаларны җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тәртипләре белән таныштыру, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт тәрбияләү, балаларда такт хисе үстерү максатында 19 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында «Җәмәгать урыннарында балигъ булмаганнарның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре» дигән танып-белү дәресе үткәрелде. Чара барышында балалар белән җәмәгать урыннарын билгеләү һәм ни өчен безнең һәрберебезгә мондый урыннарда үзеңне ничек тотарга кирәклеген белү мөһим икәнлеге турында фикер алыштылар. Аннары бергәләп урамда, җәмәгать транспортында, мәдәният учреждениеләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Шулай ук җәмәгать урыннарында таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм шикле предметлар табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр. Мондый характердагы чаралар бик мөһим! Алар балаларга үз-үзләренең тотышы турында уйланырга ярдәм итә.
16 январь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Наркотикларга-юк, спортка - Әйе!» дип исемләнгән әңгәмә-кисәтү үткәрделәр. Сәламәтлекне ничек сакларга һәм начар гадәтләргә ничек бирешмәскә? Сәламәтлек-ул спорт. Чөнки спорт кешедә ихтыяр көче һәм дисциплиналылык тәрбияли. Ә мондый сыйфатларга ия кеше зарарлы гадәтләргә җиңел каршы тора ала. Чара барышында балалар наркотикларга психик һәм физик бәйлелек турында, очраклы рәвештә наркотик тәэсирендә калмас өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында; наркотикларның законсыз әйләнеше һәм куллану өчен административ җаваплылык турында; Бердәм бөтенроссия ышаныч телефоны, наркотиклар кулланырга мәҗбүр ителгән очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган «бала тавышы» сайты турында белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре барлык катнашучыларны актив тормыш позициясенә таянырга, үз сәламәтлекләрен сакларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Әңгәмәдән соң балалар эстафета уеннарына күчтеләр.
11 январь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре кызлар һәм малайлар өчен елның иң ап - ак һәм әкияти фасылы-кышка багышланган «Кышкы калейдоскоп» дигән тематик уен үткәрделәр. Яңа ел бәйрәмнәре артта калды, могҗиза һәм бүләкләр көтүдән шатлык тынды, ләкин әле кышның иң кызу вакыты һәм кышкы күңел ачуларны беркем дә гамәлдән чыгармады! Ләкин урамда һава торышы начар булса, нишләргә? Мәдәният йортына килергә генә кирәк! Рәхәтләнеп «кар» атышлы уйнадык, табышмаклар чиштек, күңелле конкурсларда катнаштык һәм кыш ахырына кадәр җитәрлек көч тупладык! Балалар сынауларны зур кызыксыну белән үттеләр, үзләренең тизлекләрен һәм җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр. Чара җылы, күңелле атмосферада узды, һәм әлбәттә, дуслык җиңде! Актив катнашулары өчен балаларга зур рәхмәт!
8 январь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге тренеры Вәлиев Илназ белән берлектә балалар өчен өстәл теннисы буенча «Кыш Бабай призына» Яңа ел турниры оештырдылар. Турнир җылы, дустанә шартларда узды. Чарада катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Спорт бәйрәменең төп бүләге уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф булды. Ярышта Н. Әхмәтшин җиңде, икенче урынны С.Хаҗиәхмәтов алды, өченче урында Э. Новиков урнашты. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга матур уеннары өчен рәхмәт белдерәбез.
8 январь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дендрология бакчасында туристлар өчен Яңа ел тамашасы куйдылар. Кукмара һәм Сабадан килгән кунаклар квест-уен ярдәмендә югалган Кыш бабайны һәм Кар кызын эзләделәр. Кунакларны сөйкемле Эт белән Мәче каршы алды. Кыш бабай белән Кар кызын Убырлы карчык урлаган икән. Убырлы карчыкның биремнәрен үтәгәннән соң гына алар белән очрашырга мөмкин иде. Балалар биремнәрне үтәп җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабай белән очрашудан соң кунакларны мастер-класс һәм мичтән коймак белән чәй көтте. Бәйрәм күңелле узды һәм балаларга бик күп шатлык китерде. Без һәр баланың күңеленә бәйрәм рухы кертә алуыбыз белән куандык. Һәм һәр бала Кыш бабай белән Кар кызы әкиятенә мөмкин кадәр озаграк ышансын иде!