ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

5 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Бердәм сыйныф серләре» конкурсының зона этабы булып узды. Һәм бүген кайсы мәктәптә кайсы сыйныф иң бердәм,  иҗатка бай, һәм, әлбәттә, дус икәнлеген ачыкладык. Конкурста районның 6 мәктәбе: Лесхоз, Сабабаш, Килдебәк, Юлбат, Эзмә урта белем бирү мәктәпләреннән һәм «ОНИКС» мәгариф үзәгеннән командалар катнашты. Конкурс 3 этапта узды: визит карточкасы, иҗади номер, иҗади проект. Алар арасында Лесхоз мәдәният йорты әзерләгән матур концерт номерлары яңгырады.

Чара йомгаклары буенча, барлык командалар да югары дәрәҗәдә әзерләнгән дип әйтергә була, жюрига бәяләү бик авыр булды. Барлык балалар да шундый искиткеч конкурста катнашулары өчен грамоталар белән бүләкләнделәр. Ә җиңүчеләр бераз соңрак, барлык зона этаплары узганнан соң билгеле булачак.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

3
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Ел саен 2 февральдә Россиянең Хәрби дан көннәренең берсе-Сталинград сугышында Кызыл Армиянең Җиңү көне билгеләп үтелә. Сугышларның дәвамлылыгы һәм катылыгы, катнашкан кешеләр һәм хәрби техника саны буенча сугыш ул вакытта дөнья тарихының барлык сугышларын да узып китте. Илебезнең генә түгел, бөтен дөньяның язмышы 200 көн һәм төн хәл ителде.

3 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында яшьләр өчен «Бөек сугышның Бөек бәрелеше» патриотик тәрбия сәгате үткәрелде. Яшьүсмерләр белән бергә Сталинград сугышы барышы белән таныштык, шәһәрне саклаучыларның массакүләм батырлыгы турында сөйләштек.

Сталинград сугышы-ул искиткеч ныклык, бердәмлек һәм Ватанга мәхәббәт хисләрен чагылдыручы. Бу гаять зур тырышлык һәм корбаннар бәрабәренә Бөек Җиңүгә таба хәлиткеч адым ясалуы турындагы тарих. Катнашучылар-8

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

28
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Интернет бүген хәзерге тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде. Цивилизацияле илләрдәге барлык кешеләр диярлек теге яки бу дәрәҗәдә Бөтендөнья пәрәвезе хезмәтләреннән файдалана. Кайбер очракларда интернет кешедә чын бәйлелек тудыра. «Халыкара Интернетсыз көн» дип аталган бәйрәм шушы күренешкә багышланган да инде. Бу бәйрәм мәктәп укучылары өчен аеруча мөһим. Еш кына нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләр компьютердан, гаджетлардан, интернеттан нык бәйлелек ала. Балаларга даими рәвештә тормышның гадәти шатлыкларына, реаль дөньяга мәхәббәт тәрбияләргә кирәк, анда кызыклы нәрсәләр күбрәк, реаль тормыш бара, ә маҗаралар, хисләр, мөнәсәбәтләр — ясалма түгел, ә иң чын.

 28 гыйнварда Халыкара Интернетсыз көн уңаеннан Лесхоз мәдәният йортында «Җырлыйк әле" дип исемләнгән караоке кичәсе булды. Алып баручы балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде һәм интернеттан башка буш вакытыңны ничек кызыклы һәм файдалы итеп уздырып булуын искәртте. Аннары балалар музыкага рәхәтләнеп үзләренең яраткан җырларын җырладылар. Бу кичәдә һәркем үзен чын артист итеп хис итә, ә анда катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә һәм дуслары белән аралашудан ләззәт ала алды. Бүгенге кичә балаларга буш вакытларын төрлеләндерергә һәм күңелле итеп үткәрергә ярдәм итте.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

24
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

Россиядә ел буе бәйрәмнәр күп, алар арасында иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе-студентлар көне. 24 гыйнварда Россия студентлары көне бәйрәме алдыннан Лесхоз мәдәният йортында яшьләр өчен «Студент булу начар түгел» дигән тематик чара үткәрелде.

Бәйрәмне алып баручылар башта студентларны бәйрәмнәре һәм кышкы сессиянең уңышлы ябылуы белән котладылар, сәламәтлек, укуда уңышлар, сабырлык теләделәр. Балалар үз чиратларында үзләре сайлаган һөнәрләр, кызыклы студент тормышы турында сөйләделәр, уңышлары һәм яңалыклары белән уртаклаштылар. Программа төрле конкурслар һәм бию миниатюралары белән дәвам итте. Ике командага бүленеп, Яшьләр «сүзне тап», «логик сораулар», «билет суз», «көй тап», «шпаргалканы яшер» конкурсларында һәм тапкырлык, җитезлек һәм эрудиция буенча башка төрле ярышларда катнаштылар.

Уен программасы студентларның кәефен күтәреп, якыннанрак танышырга ярдәм итте һәм кичә турында күңелле истәлекләр калдырды. Бәйрәм дискотека белән дәвам итте.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

22
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

22 январь көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Күләмле чәчәкләр»дигән мастер-класс үткәрелде.

 Чәчәкләр һәрвакыт бәйрәм хисе һәм шатлык бирә. Инструкцияне игътибар белән тыңлап, осталар мавыктыргыч эшкә тотындылар, чөнки аларның һәркайсының үз нәтиҗәләрен күрәсе килде. Мастер – классның һәр катнашучысы мөстәкыйль рәвештә барлык этапларны үтәп, үз куллары белән чәчәк ясап карады.

Дәрес оешкан һәм нәтиҗәле узды. Чәчәкләр ачык, тәэсирле һәм хәтта хуш исле килеп чыкты. Зур күләмле чәчәкләр интерьерны бизәү һәм бүләкләр өчен матур декор булып хезмәт итә.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

17
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

17 гыйнвар көнне, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дендрология бакчасына килүчеләр өчен "Ябалак янында кунакта"дигән театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Әкият геройлары кунаклар өчен төрле уеннар әзерләгән иде. Олылар рәхәтләнеп уйнап, үзләрен балачакларына кайткан кебек хис иттеләр. Кунаклар арасында туган көн иясе дә бар иде. Бергәләп аны  җырлый-җырлый туган көн белән котладылар!

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

15
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

15 гыйнвар - кышлаучы кошлар көне, һәм Лесхоз мәдәният йортында әлеге көнгә багышланган танып-белү программасы үткәрелде.

 Балаларга кошларның кышлаучы һәм күчеп йөрүче булуы, аларның нәрсә белән аерылып торуы турында сөйләделәр. Балалар безнең өлкәдә нинди кошларның кышлавын искә төшерделәр һәм кышлаучы кошларның гадәтләре турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Чара барышында табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле, кышкы чорда аларны тукландыру кирәклеге турында фикер алыштылар. Балалар зур кызыксыну белән табышмакларны чиштеләр, "тасвирлама буенча кошны танып бел", "тыңла һәм фаразла" дидактик уеннары уйнадылар.

Чара барышында балалар кошлар турында күп белделәр, ә иң мөһиме кошларга ярдәм итәргә һәм аларны кайгыртырга кирәклеген аңладылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

13
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Гадәттәгечә, 13 гыйнварда Иске Яңа елда Лесхоз мәдәният йортында лотерея билетлары уйнатылды. Бу көнне килгән һәркем кунак кына түгел, ә чын җиңүче булды. Чарага өлкәннәр дә, балалар да җыелды. Дулкынлану, көлү, шатлыклы тавышлар - болар барысы да залны үзенә бертөрле җылылык белән тутырды. Оештыручылар беркем дә бүләксез китмәсен дип тырыштылар. Бәхетле номерлар бер — бер артлы ачылды, алар белән бергә авыл халкының күңеле дә күтәрелде. Төп бүләкләр: кофеварка, мантаварка, аэрогриль, тузан суырткыч, микродулкынлы мич, ит тарткыч, электр чәйнеге, термопот, блендер, миксер һ. б. иде.

Барысы да бу вакыттан канәгать калды, чөнки һәркем үз бүләген һәм бәйрәм кәефен алды. Ә без, оештыручылар, искиткеч иганәчеләребезгә юмартлыклары һәм ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

10
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

10 январь көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханә белән берлектә " Яңа ел, күңел ачуга барысын да чакыра!" дип исемләнгән уен сәгате үтте. Балаларга кунакка Кар Кызы һәм күңелле Клоун килде. Ике командага бүленеп, балалар бер-берсе белән күңелле уеннарда һәм конкурсларда көч сынаштылар. Башта балалар бәйрәм кунаклары белән биеделәр һәм җырладылар. Чарада катнашучылар «максатка тап», «кар бөртекләре җыеп ал», "Тылсымлы калфак" һ.б. конкурсларда үзләрен күрсәтә алдылар. Программа ахырында балалар лотереясе үткәрелде. Чарада ата-аналар да катнашты, алар балалары өчен яңа ел теләкләре белән чыгыш ясадылар. Каникулларның соңгы көннәре менә шулай кызык һәм күңелле үтте. Конкурслар үткәргәндә ярыш моменты булуга карамастан, күңелле һәм дустанә атмосфера сизелә иде. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм күтәренке рух алды.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

7
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

7 гыйнвар көнне Саба шәһәр тибындагы бистәсенең үзәк мәйданында Лесхоз мәдәният йорты,китапханә һәм Сабабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Раштуа бәйрәмнәре» үткәрелде.

Мәйдандагы чарага саф һавада уеннарда катнашырга, күңел ачарга һәм православие бәйрәменең дәртен һәм күңел ачуын арттырырга теләүчеләр җыелды.

Бәйрәм катнашучыларның күңелле колядкаларыннан һәм әйлән-бәйлән уйнауларыннан башланып, Раштуа һәм Яңа ел җырлары, колядкалар яңгырады, күңелле массакүләм уеннар үткәрелде. Әкият геройлары костюмнарындагы артистлар беренче минуттан ук җыелганнарны хәрәкәтчән уеннар һәм актив конкурслар дулкынына тарта алдылар. Алар районның төп чыршысы янында җырлаган, биегән кунакларны шатландырдылар.

Бәйрәмне матур җырлары белән Ренат Нургалиев һәм Зәбир Ханов бизәде.

Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да саф һавада күңел ачып кына калмыйча, күңел күтәренкелеге һәм шәп кәеф алдылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International