15 сентябрь көнне Сулэ авыл клубында Чәчәк бәйләмнәре ясау буенча мастер-класс узды. Территориядә төрле чәчәкләр үсә.Мастер классны без малайлар белән үткәрдек. Балалар үз куллары белән ясалган бүләкнең әниләре өчен аеруча үзенчәлекле булачагын беләләр, шуңа күрә матур чәчәк бәйләме ясап, мавыгып, ясарга керештеләр. Чәчәк бәйләмнәре матур булып чыкты һәм, һичшиксез, алар билгеләнгән кешеләрне сөендерәчәк.
12 сентябрьдә Сулэ авыл клубында "Алкоголь өстеннән хокем"әңгәмәсе уздырылды. Балалар кечкенәдән үк дөньяда яхшы гадәтләр генә түгел, зарарлы гадәтләр дә барлыгын белергә тиеш.Кайвакыт кеше үзенең зарарлы гадәтләре белән бик тиз дуслашканын сизәргә дә өлгерми кала. Әңгәмә барышында балалар начар гадәтләр, атап әйткәндә, алкогольнең зыяны турында күп мәгълүмат алдылар. Тормыш юлында үзеңнең дөрес аралашу даирәңне сайлау бик мөһим икэнен сөйләделәр. Өлкәннәрнең, ата-аналарның киңәшен тыңларга кирэген белделэр.Начар гадәтләр яхшы эшләргә китермәячәк. Балалар начар гадәтләрне нинди ысуллар белән алыштырырга мөмкин икәнлеге турында үзләре укыдылар. Онлайн-уен формасында сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен тапканнар.
8 сентябрь конне Сулэ авыл клубында "Гаилә көне"викторинасы узды. Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә-ул якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.
Балалар викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр һәм узлэренен яраткан гаиләлэре турында сөйләделәр.
Алтын көз- соңгы җылы көннәрдән ләззәтләнергә һәм көзге фотолар ясарга менэ дигэн вакыт. Көзен урман аеруча матур, ул үзгәрә. Көзге урманда һәр агачның үз киеме, үз төсмерләре бар. Көз башында күк йөзе әле якты һәм зәңгәр, ә кояш җылы җылыта.
Быел сентябрь безне җылы көннәре белән сөендерә. Кояшлы көннәрнең берсендә Сулэ авыл клубы мөдире балалар белән көзге урманга сэяхэт кылды.Һәм урамда быел көз түгел, ә җәй дәвамы кебек. Урманда хәтта агачлар да яшел. Балалар урманнан тиз генэ кайтырга теләмэделәр. Урман буйлап йөрүнең гүзәллегеннән барысы да канәгать калдылар. Агачларның барлык яфраклары сары төскә кергәч, без һичшиксез көзге урманга кайтачакбыз, гербарий өчен күп яфраклар җыячакбыз.
5 сентябрьдә Сулэ авыл клубында террорчылыкка каршы көрәш көненә багышланган «Беслан фаҗигасе – безнең уртак кайгы» тематик әңгәмәсе узды.
Террорчылыкка каршы көрәш коне террорчылык кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра.
Әңгәмә исемнәре кешелек хәтерендә мәңгегә сакланачак кечкенә Беслан халкына, аларның соңгы минутларына кадәр балаларын йөрәкләре белән каплап торган укытучыларына, Бесланның сыгылмас әти - әниләренә, һәлак булганнарга һәм 2004 елның сентябрь аенда исән калганнарга багышланды.
30 август конне Татарстан Республикасы халкы үз дәүләтчелегенең тууын - Республика оешу көнен бәйрәм итә. Татарстан Республикасы көне уңаеннан 30 августта Сулэ авыл клубында "Татарстан-горурлыгым минем" патриотик сәгате үткәрелде.Бәйрәмгә нигез салу тарихы – Татарстан Республикасы Конституциясе көне, Конституция структурасы, республикабызның геральдик мирасы белән таныштык. Шулай ук катнашучылар республикабыз символикасы, аның президентлары, эре шәһәрләр һәм елгалар, тарихи вакыйгалар һәм илебезне саклаган һәм бугенге кондэ дэ саклап торучы СВОда актнашучы батырларыбыз турында күп мәгълүмат алдылар.
29 август конне авыл хуҗалыгы кампанияләренең иң кызган чагы – урып-җыю эшләре. Игенчеләргә урак өсте вакытында музыкаль ял минутлары кирәк. Алар, кыска гына вакытка авыр физик хезмәттән читкә юнәлеп, уңай энергиялэр алдылар.
Курсабаш мәдәният йорты Сулэ авыл клубы агитбригадасы Курсабаш китапханәсе белән берлектә күчмә концерт программасы оештырып кырларда игенчеләр алдында чыгыш ясадылар.
Урып-җыю кампаниясе вакытында һәр минут кадерле, әмма мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре төшке аш вакытында кыр хезмәтчәннәренә тулы ял итү хисе бүләк итәргә, дәртле җырлары белән кәефләрен күтәрергә һәм арыганлыкларын таратырга тырыштылар.
Барлык чыгышлар да авыл халкына авыр хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән сугарылды. Игенчеләр әйтүенчә, аларга кырга килгән артистларның үзләренең яраткан җырларын башкарулары, күптән онытылган көйләре яңгыравы шатлык китерде.
28 августта Сулэ авыл клубында " Терроризмга юк!" дип аталган мэгълумат сэгате уздырылды. Хәзерге вакытта террорчылык хәзерге дөньяда кешелек иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора. Террорчылык актын булдырмау һәм аның нәтиҗәләрен киметү һәм шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең тормыш өчен мөһим мәнфәгатьләрен яклау максатларында гражданнарга куркыныч янаганда һәм терактлар вакытында халыкның үз-үзен тоту кагыйдәләрен, тәртибен һәм гамәлләрен белергә, гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эш итәргә кирәк. Теләсә кайсы кеше экстремаль ситуацияләрдә үз-үзен тотышын һәм гамәлләрен төгәл күз алдына китерергә тиеш, психологик яктан үз-үзен яклауга әзер булырга тиеш.
Чара барышында терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде. Теракт барлыкка килү, шикле предметлар табу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чарада катнашучылар гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге турында сөйләштеләр.
25 август көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мәдәният йорты, Тубэн Утар авыл клубы һәм Курсабаш китапханәсе үзешчән артистлар белэн берлектэ " очрашу мизгеле кунелле"исемле табигатьтә ял итү тематик очрашуы үткәрделәр. Гармун астында яраткан җырлар яңгырады, сәхнәдәге тормыш турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Без ял итеп кенә калмадык, киләчәккә яңа эш планнары да кордык.Кич буе игелек һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде.
24 август көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш мэдэният йорты, Эзмә мэдэният йорты, Түбән Утар авыл клублары, Курсабаш китапханәсе белгечләре һәм үзешчән сәнгать осталары белән берлектә зур бәйрәм - авылдашларыбызның "Бер Көрәшү-үзе бер гомер" очрашу бэйрэме үткәрелде.Яшьлегебез безне туган җиребезгә, балачак уткэн җиребезгә тарта. Бу еллар кеше тормышында иң күңелле еллар. Язмыш безне кая гына илтмәсен, без үзебезнең кече Ватаныбызны һәрвакыт хәтерлибез! Безнең кечкенә авылдан чыгып, читтэ яшэуче кайткан кунаклар бик күп иде. Авылдашлар көче белән бәйрәм өстәле әзерләнде. Бәйрәм дәвамында күңелгә хуш килгән матур җырлар яңгырады. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурслар үткәрелде. Авылдашлар очрашуы кичәсе бик күңелле үтте, күңелле тәэсирләр калдырды!
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
28 | 29 | 30 | 1 | 2 | 3 | 4 |
5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 |
19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |