30 гыйнварда Сулэ авыл клубында Ленинград блокадасын бетерү көненә "Ленинград"тарихы сәгате узды.
27 гыйнвар – илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә, ул 900гә якын озын көн һәм төн дәвам итә.Клуб мөдире балаларга Ленинградтагы блокада шартларындагы авыр тормыш: ачлык һәм җылылык булмау; Блокада икмәге, карточкалар, Ладога күлендәге боз буенча «тормыш юлы», бу сынауларны кичергән ленинградлыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде. Чара шәһәр турында презентация күрсәтү белән үрелеп барды.
29 январь конне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты, Т.Утар авыл клубы хезмэткэрлэре авылдашлар белэн Район мэдэният йортына "Шэжэрэ.Буыннар тарихы" дип исемлэнгэн бик матур чарага сэяхэт кылдылар.
26 январь көнне Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы һәм китапханә белән берлектә Ватанны саклаучылар елына һәм шулай ук махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашыбыз Р.Фәсхиев белән очрашуга багышланган "җырларыбызда күңел җылысы" исемле матур кичә үткәрелде. Очрашу концерт формасында узды. Бу көнне Р. Фәсхиевка һәм СВО катнашучыларына бик күп яхшы сүзләр һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.Очрашу җылы һәм тату шартларда бер сулышта узды.Тамашачылар һәм Р.Фәсхиевнең туганнары әлеге концертны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга узлэренен рәхмәтләрен җиткерделәр.
19 январь көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ялга кайткан СВО катнашучысы белән очрашу кичәсе үткәрделәр.Түгәрәк өстәл артында дусларча атмосферада тормыштан бик күп кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр.Җырлар җырладык, шаярдык, мәзәкләр сөйләдек.Кичә чәй эчү белән дәвам итте кичебез.
Иске Яңа ел-ул чыннан да матур һәм уникаль бәйрәм, ул кешеләрне берләштерә һәм тылсым атмосферасын китерә. 14 январь көнне Сулэ авыл клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, әлеге вакыйгага багышланган искиткеч бәйрәм чарасы узды.Мәдәният хезмәткәрләре кызыклы программа әзерләгәннәр .Барысы да актив җырладылар ,биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар.Төрле һәм күңелле уеннар шатлык һәм күңел ачу атмосферасы булэк итте.
12 январь көнне Курсабаш мәдәният йорты һәм Сулэ авыл клубы, китапханә хезмәткәрләре Иске Яңа ел күңел ачу программасы үткәрделәр.Моннан ике атна элек кенә яраткан һәм тылсымлы Яңа елны бәйрәм иттек. Һәм менә чыршыдан уенчыкларны алырга вакыт җитте. Ләкин бәйрәмнәр моның белән генә тәмамланмады. Иске Яңа елны каршылауның тагын бер яхшы традициясе, ул Раштуа бәйрәмнәрен дәвам итә. "Сюрпризлы капчык", "диңгездә бер тамчы", "чаңгыда мәктәпкә", "әфлисунлы Эстафета", "Кем алга таба кар ыргыта"кебек уеннар, конкурслар үткәрелде. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.
Күңелле музыка, яхшы кәеф бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ел буена дәрт һәм энергия бирде.
Шулай итеп, Русьта Яңа елны ике тапкыр билгеләп үтү гадәте барлыкка килде. Яңа елны каршы алганнан соң ике атна узгач, 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә, ел саен кечкенә могҗиза була – Яңа ел яңадан ишекне шакый, ләкин башка исем астында – Иске Яңа ел. Игелекле, иске әкият атмосферасына тагын бер кат чуму, могҗизага ышану, балачакны искә төшерү, теләк әйтү шундый матур бит.
12 январь көнне Сулэ авыл клубы,Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Иске Яңа ел уңаеннан"Яңа ел серпантины" исемле күңел ачу программасы үткәрделәр.
Барысы да традицион уеннар һәм конкурслар белән бию залында матур чыршы янында булды.Бу көнне күңелле, яхшы ниятләр белән үткәрергә кирәк дип санала, тормыш имин һәм бәхетле булсын өчен.Әлеге чараның җылы атмосферасы яңа Ел бәйрәмнәренең матур тәмамлануы булды һәм киләсе Яңа елга кадәр күңелле истәлекләр калдырды.
Кышкы каникуллар чоры- тауларда, тимераякта шуу һәм кар ату вакыты гына түгел,э кызыклы экскурсияләр очен дэ шэп вакыт.7 январь көнне Курсабаш мәдәният йорты ,кКурсабаш китапханәсе, Сулэ авыл клубы хезмәткәрләре Саба районы урамнары буйлап экскурсия оештырдылар.Чын күңелдән Тауда шудылар,оешмаларның Яна елга ясаган кар фигураларын карадылар.Вакытны күңелле һәм файдалы уздырдык.
6 январь көнне Курсабаш мәдәният йорты, Сулэ авыл клубы, Тубэн Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе белгечләре үзешчәннәр белән бергә Саба районынын үзәк чыршысы янында бәйрәм чыгышы оештырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр. Яңа ел кичәсендә бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде.
Яңа ел программасына кызыклы әкият персонажлары җәлеп ителде. Кыш бабай белән Кар кызы барысының да шатлыгына килгәч, чын күңелдән Яңа ел җырлары, биюләре, шигырьләр уку башланды. Кыш бабай белән Кар Кызы бик күп яңа ел бәйгеләре, күңелле уеннар уздырдылар, ә аларга әкият геройлары булышты. Җиңүчеләрне призлар көтте.
4 январь көнне Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы һәм китапханә белән берлектә балалар Яңа елы оештырылды.Яңа ел-иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәм, бигрәк тә балалар өчен! Бу-тылсым, әкият һәм бик күп сюрпризлар чоры.Чараның башыннан ук балалар Тылсымлы әкиятләр дөньясына керделәр.Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм матур бизәлгән чыршы бәйрәм һәм могҗиза атмосферасы тудырды.Кыш Бабай, Кар кызы килү белән чын бәйрәм башланды. Балалар рәхәтләнеп яңа ел җырларын җырладылар,әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле бәйгеләрдә катнаштылар. Ә баллы бүләкләр алгач, аларның күзләре бәхеттән балкыды.Әкияти Яңа ел!, Яңа ел тамашасы балаларга онытылмаслык тәэсирләр һәм Яңа ел кәефе бүләк итте. Алар бәйрәм, маҗара һәм Тылсым атмосферасына чумдылар.Ата-аналар шундый искиткеч бәйрәм өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Чөнки балалар өчен мондый тамашалар – әкияткә ышану, үзеңне Яңа ел могҗизасының бер өлеше итеп тою һәм уңай эмоциялар белән тулылану мөмкинлеге бит.