ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2 январь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә балалар өчен Яңа ел чыршысы бәйрәме үткәрелде.
Яңа ел-могҗиза көтү бәйрәме, Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәм күп кенә әкият геройлары белән очрашу шатлыгы ул. Алар белэн әйлән-бәйлән уйнау, чыршы янында биюләр, мәзәкләр, җырлар, уеннар һәм елмаюлар.
Кечкенә балалар өчен матур бәйрәм оештырылды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.Балаларның күңеленә әкият персонажлары : Хоттабыч,Убырлы карчык һәм Ел символы-Елан килде.Балалар Кыш бабайны һәм Кар кызын Яңа ел турында шигырьләре белән сөендерделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барлык катнашучылар да призлар һәм күп бүләкләр алды.Ахырда оттырышсыз лотерея булды.

Тэги: Сулэ авыл клубы

29
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

Күпчелек кеше өчен Яңа ел-иң яраткан бәйрәм .  Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп, кабатланмас, сихерле дип атыйлар. Кешеләр чираттагы могҗиза, якты әкият, яңа бәхет көтә... Бу бәйрәм һәрвакыт шатлыклы хэм кунелле  мәшәкатьләр  белән үрелеп бара.

 29 декабрь көнне Сулэ  авыл клубында Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре, Түбән Утар авыл клубы белгечләре һәм үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә авыл халкы һәм кунаклары өчен "Яңа ел тылсымы"исемле яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре кызыклы, күңелле бәйрәм программасы әзерләделәр.Башта "Морозко"театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Һәр чыгыш җырлар, шаян биюләр һәм күңелле күренешләр белән үрелеп барды .Алып баручылар җитәкчелегендә төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Беркем дә читтә калмады, барысы да шатланып катнаштылар. Аннары Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Убырлы карчык барысының да шатландырып безнен янга бэйрэмгэ килделәр.Хэм алар белән ел символы-Елан да килде.Концерт номерлары арасында яна ел лотереясы уткэрелде.

Тэги: Сулэ авыл клубы

15
декабрь, 2024 ел
якшәмбе

15 декабрьдә Сулэ авыл клубында "яраткан китабым битләре буйлап "яңа китаплар белән танышу узды.Китап-ул ышанычлы дус. Аңа теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә була. Белешмә әдәбият, төрле сүзләр, энциклопедияләр дә бар бит. Китап кеше тормышында зур роль уйный. Аннан башка мәгариф тә, җәмгыятебезнең мәдәнияте дә мөмкин булмас иде. Китап безнең дөньяга карашыбызны киңәйтә, безне рухи яктан баета, акылга азык бирә, ярдәм итә, үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне аңлый, яшәргә һәм көрәшергә өйрәтә. Китапны укыганда кеше үзенең хыялын үстерә. 
Ахырда ошаган китапларны балалар өйләренә укырга алып киттелэр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

14
декабрь, 2024 ел
шимбә

14 декабрь көнне Сулэ авыл клубы ,Түбән Утар авыл клублары, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары белән берлектә, Татар Икшермэсе авыл клубында "Ойлэнэсе иде егетләр" исемле күчмә театральләштерелгән программа оештырдылар. Программа җырлар,биюләр һәм шаян күренешләр белән чиратлашып барды.Тамашачылар үзләре белән яхшы кэеф алдылар, рәхмәт йөзеннән артистларга көчле алкышлар бүләк иттеләр.

Тэги: Сулэ авыл клубы

12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

12 декабрьдә Сулэ авыл клубында "Конституция - тормышыбызның төп законы»дигән тематик сәгать узды. Видеопрезентация аша безнең җәмгыять тормышының вакыт дәвамында ничек үзгәрүен күзәтергэ момкин булды. Балалар гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турындагы видеороликлар карадылар һәм элеге тема турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр. Программаның мөһим нәтиҗәсе үз хокукларыңны гына түгел, лаеклы гражданнар булып үсү өчен бурычларыңны да аңлау булды.

Тэги: Сулэ авыл клубы

11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Гаилә елы уңаеннан 11 декабрь көнне Сулэ авыл клубында Курсабаш авыл китапханәсе Сулэ  авылы клубы белән берлектә "Гаилә кыйммәтләре"дигән әдәби кичә үткәрде. Китапханәче укучыларны Ризаэддин Фәхретдиннең "нәсихәт"китабы белән таныштырды. Язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Чарада катнашучылар гаиләгә, ата-аналарга үгет-нәсихәтләр китабын укыдылар, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында сөйләделәр. Гаилә темасына шигырьләр, мәкальләр укыдык, табышмакларга җаваплар таптык, "җырыңны дәвам ит"уенында катнаштык. Укучылар үз гаиләләре турында сөйләделәр, бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

10 декабрьдә Сулэ авыл клубында "коррупция турында кычкырып"тематик әңгәмә уздырдылар. Катнашучылар " Коррупция нәрсә ул һәм аның белән ничек көрәшергә?", коррупциягә каршы көрәш юлларын һәм ысулларын ачарга тырыштык. Фикер алышу барышында «коррупция» төшенчәсе, коррупция тарихы, коррупция төрләре, коррупция турындагы законнар, коррупциягә каршы көрәш ысуллары каралды.

Тэги: Сулэ авыл клубы

10 декабрь көнне мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "олы йөрәк"дип исемләнгән концерт программасы оештырылды. ул инвалидлар декадасына багышлап, Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы,Тубэн Утар авыл клубы,Крэнне авыл клублары белән берлектә оештырылган иде.Кунел жылысы боркелеп торган унай атмосфера астында тамашачылар мәдәният хезмәткәрләренең якты чыгышларына шаһит булды, аларның һәркайсы үз программасына эчкерсез хисләр һәм күңел җылысын салды.

Тэги: Сулэ авыл клубы

7
декабрь, 2024 ел
шимбә

7 декабрь көнне Курсабаш интернат мәктәбе укучылары өчен күңел ачу программасы үткәрелде. Уен - һәр баланың төп эшчәнлеге. Бөтен буш вакытларын балалар уйный, конкурсларда ярышырга һәм бик күп уңай эмоцияләр алырга ярата. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар. Катнашучыларга зирәклек,игътибар һәм җитезлек кирәк булды. Балалар «балыкны тот», «җавапны тап» һәм башка конкурсларда катнаштылар.
 Беркемгә дә сер түгел, елмаю авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, кәефне яхшырта, ә уен бигрәк тә балаларга һәм яшүсмерләргә ошый, чөнки ул бик күп көлү һәм күңел ачу китерә. Күңелле ниятләр көне күңелле узды һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте.

Тэги: Сулэ авыл клубы

5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

5 декабрь көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханәсе,Түбән Утар авыл клубы, Крэнне авыл клубы хезмәткәрләре Курсабаш интернат-мәктәбенең балалары өчен "Шәфкатьле булу нәрсә ул?"дигән темага викторина үткәрделәр.Балалар алып баручылар белән бергә табышмакларга җавап бирделәр,күрсәтмәләр буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.Ахырда барысы бергә чын күңелдән уйнадылар, күңел ачтылар.

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International