12 март конне Сулэ авыл клубында "Кошлар - безнең дуслар"дигән әңгәмә уздырылды.Кеше гомере буе кошлар, зур һәм кечкенә, кыргый һәм йорт кошлары белән уратып алынган. Алар безне үз җырлары белән сөендерәләр, бакчаларны һәм агачларны саклыйлар, зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр. Ләкин кошлар да кеше ярдәменә мохтаҗ, бигрәк тә кышкы вакытта, аларга азык җитмәгәндә. Балалар канатлы планетаның кайбер вәкилләре, кошлар тормышыннан кызыклы мизгелләр турында белделәр.
Чара барышында балалар үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар: нинди кошлар бездән көз көне очалар, ә кайсылары безнең белән ел әйләнәсе яшиләр.Викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр, кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Ахырда Без кышлаучы кошларны рэсемдэ ясадык.
8 март конне Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы һәм китапханә белән берлектә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Хатын-кызлар территориясе"дип аталган концерт оештырдылар һәм үткәрделәр
Бу көнне мәдәният йортының тамаша залы язгы кәеф, елмаю, шатлык атмосферасы белән тулган иде. Концертны алып баручылар шулай ук барлык катнашучыларны яз, мәхәббәт һәм өмет бәйрәме белән котладылар.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысынын үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт. Бу бәйрәм уңаеннан Сулэ авыл клубында Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә "Яраткан,ягымлы, кадерлелэргэ" концерт программасын үткәрделәр.
Концерт программасы иң матур, иң яраткан хатын-кызларга соклану һәм ярату белән тулы иде. Үзләренең күңелгә үтеп керерлек котлауларын аларга артистларыбыз бүләк итте.
Чарада катнашучылар үзләренең талантлары, якты образлары белән балкып тордылар. ПК буенча чара.
6 март конне Сулэ авыл клубында «табигатьнең әкият дөньясы "дигән экологик викторина үткәрелде, балалар төрле тематик төркемнәргә берләштерелгән сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр:» Агачны бел«," нинди кош, нинди хайван?", "Үсемлекләр җәй һәм көз".Экологик викториналар балаларга Җирнең үсемлек һәм хайваннар дөньясын яхшырак белергә булыша. Шулай ук бу чаралар балаларның табигатькә сакчыл караулары өчен кирәк.
2 март конне Курсабаш мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Мөбарәкшиннар гаиләсе династиясе белән берлектә Тимершык мэдэният йортында «Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә конкурсында катнаштылар. Мәдәният йорты фойесында Мөбарәкшиннар нәселенең күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда шәҗәрәнең тарихи фактлары күрсәтелде һәм сөйләнелде, истәлекле борынгы әйберләр, милли ризыклар, яуланган бүләкләр, дипломнар, фотокүргәзмә күрсәтелде.Сәхнәдә нәсел тарихы турында чыгыш ясалды.
1 март конне, язгы матур кондэ, Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты хезмэткэрлэре, Тубэн Утар авыл клубы,Курсабаш авыл библиотекасы модирлэре узешчэн артистлар белэн Малмыж районы Тат.Комбашы авылына "Ойлэнэсе иде егетлэр!" дип исемлэнгэн кучмэ театраль концерт оештырдылар.Театраль куренеш концерт номерлары белэн чиратлаштырылып барылды.
28 февраль конне Курсабаш мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Мөбарәкшиннар гаиләсе династиясе белән берлектә «Тарихта без эзлебез»республика кулэм Шәҗәрә конкурсының зона турында катнаштылар. Мәдәният йорты фойесында Мөбарәкшиннар нәселенең күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда шәҗәрәнең тарихи фактлары күрсәтелде һәм сөйләнелде, истәлекле борынгы әйберләр, милли ризыклар, яуланган бүләкләр, дипломнар, фотокүргәзмә күрсәтелде.Сәхнәдә нәсел тарихы турында чыгыш ясалды. Мөбарәкшиннар гаиләсе һәм барлык катнашучылар лаеклы чыгыш ясадылар һәм бүләк сертификаты белән бүләкләнделәр.
23 февраль конне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты белгечлэре, Тубэн Утар авыл клубы, Курсабаш библиотекасы модирлэре патриотик акциядэ катнашып, СВО дагы егетлэребезгэ котлау видеосы жибэрделэр.
23 февраль-көч, батырлык һәм Ватанны яклауга багышланган махсус көн. Бу көнне ир-атларны мактыйлар, хөрмәт итәләр. Шуңа бәйле рәвештә Түбән Утар авыл клубында Түбән Утар авыл клубы,Курсабаш мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш китапханәсе иҗади коллективы "А ну-ка, парни!" диелгэн чараны үткәрүдә катнаштылар. Бу чара кысаларында СВОда булган ир-егетлэребезне, аларның әти-әниләрен хөрмәтләделәр, шулай ук бильярд буенча турнирга нәтиҗә ясадылар һәм тамашачыларга "Ойлэнэсе иде, егетлер" театраль концертын тәкъдим иттеләр.Театраль концерты бер сулышта узды. Ул һәркемгә яхшы кәеф һәм яхшы елмаю бүләк итте.
Инде берничә дистә ел дәвамында 23 февральдә без Ватанны саклаучылар көнен киң һәм бөтен халык алдында бәйрәм итәбез һәм аны лаеклы тантана һәм аеруча җылылык белән билгеләп үтәбез. 23 февраль-сугыш кырларында Россия гаскәрләре яулаган Россиянең Хәрби дан көне. Башта бу көндә Ватанны ярату, хөрмәт итү һәм яклау, ә кирәк булганда, аны лаеклы яклый белү зур мәгънәгә ия. Бәйрәм алдыннан, 2024 елның 22 февралендә Сулэ авыл клубында, Курсабаш мэдэният йорты, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә оештыруда һәм үткәрүдә концерт номерлары белән театральләштерелгән бәйрәм программасы узды. Тамашачыларга концерт номерлары белән чиратлашып барган "Киленнэр" театральләштерелгән постановкасы күрсәтелде. Барлык катнашучылар да бәйрәмнән канәгать калдылар, зур рәхәтлек, көчле энергия һәм күп кенә уңай эмоцияләр алдылар.