2 сентябрь конне Сулэ авылында "Көзге чәчәкләр"мастер-классы уздырыла.Сентябрьдә барлык чәчәкләр дә матурлыгын югалтмый,бу айда чәчәк ата башлаган чәчәкләр дә бар. Безнең клуб территориясендә чәчәкләр бик күп. Нәкъ менә шулардан без бүген балалар белән матур чәчәк бәйләмнәре әзерләдек. Башта без үзебезгә ошаган чәчәкләрне җыйдык, аннары балалар, үз фантазияләребезне тоташтырдык. Ахырда алар матур көзге чәчәк бәйләме алдылар.
Белем көне-һәркем өчен һәрвакыт дулкынландыргыч бәйрәм. Россиядә беренче кынгырау чылтыраган көнен, үзенең беренче укытучысын, юлга чыккан мәктәп иптәшләрен искә алмаган кеше юктыр. Бу көн истә калырлык булырга тиеш.Курсабаш мэдэният йорты,Сулэ авыл клубы һәм Түбән Утар авыл клубы мөдирләре "ОВЗ белән авыручы балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернатында" белем көне бәйрәмен оештыруда катнашып, нәкъ менә моңа ирешергә тырыштылар. Аларны бу күңелле һәм җаваплы бәйрәм белән котладылар, концерт номерлары күрсәттеләр, Убырлы белән бергә сораулар бирделәр, бергә Тынычлык дәресе үткәрделәр. Бу балалар чын күңелдән шатлана, кызгана, бер-берсенә ярдәм итә беләләр, моны алар белем ачкычы алу өчен убырлы белән уйнаганда исбатладылар. Бу көн алар өчен якты, күңелле һәм мөһим бәйрәмгә әверелде.
Җәй белэн саубуллашырга вакыт җитте. Ул тәмамланды, ләкин бик күп күңелле хатирәләр калдырды. Бу вакыт төрле чаралар белән тулы иде. Соңгы җылы көннәрдә,31 август конне Сулэ авыл клубы хэм Курсабаш мэдэният йорты модирлэре узебезнен узешчэннэребез белэн тэбигать кочагында жэйне озату чарасын уткэрделэр. Чара бик кунелле утте. Тэбигатьтэ чэйлэр эчеп, матур жырлар жырлап, аралашып кунел ачтык. Хэтирэлэрне искэ тошереп, алда зур планнар куеп таралыштык.
30 август конне Байлар Сабасы "Ямьле Саба" яр буенда Татарстан Республикасы көненә һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Милли Моннар Ватаны син-Сабам!" дип исемлэнгэн зур бәйрәм узды. Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм китапханәсе, Түбән Утар авыл клубы мөдирләре үзбәк халык стилендә бәйрәмдә катнаштылар. Хорводлар оештырдылар, халык уеннары уйнадылар.
29 август конне Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы мөдире һәм китапханә мөдире белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт узды. "Нинди матуры минем туган ягым!" дип аталган концертның дәвамы булып, Курсабаш авылы территориясендә төшерелгән 823 км фильмы күрсәтелде.
27 август конне Сулэ авыл клубы мөдире яшь укучылар белән Тылсымлы әкият дөньясына багышланган «Экият укыйбыз» дигән чара үткәрә. Укучыларга яраткан әкиятләрен укырга, викторинада һәм призлар белән уйнатуда катнашырга тәкъдим ителде. Аннары катнашучылар әкият серләре кырында булалар һәм халык әкиятләренең популяр геройларын, әкият хайваннарын танырга, рәсем буенча әкиятләрне фаразларга тырыштылар.
26 август конне Очиле авылында Сулэ авыл клубы модире,Курсабаш клубы хэм китапханэ модирлэре оештыруында чишмә ачу бэйрэме утте. Бу көнне Очиле авылында туып үскән, анда яшэучелэр һәм кайткан кунаклар очен чын бәйрәм булды.
Чишмә, авылыбыз кешелэре Кәримуллина Хоснури апа оныгы,Кәримуллина Эльмиранын хэлэл коче,ярдэме белэн тозеклэндерелеп,яңа тормыш алды.Чишмәгә агач баскыч, хэм бик матур итеп ясалган куперлэр алып бара. Ял итергэ ясалган агач урындыгы, эленеп куелган улэннэн ясалган миллеклэре узе бер матурлык!Бәйрәмне Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев Айзат Рамиль улы рәхмәт сүзләре белән ачып жибэрде. Чара татар йолалары фрагментлары, концерт номерлары, татар халкының уеннары белән үрелеп барды.Авыл халкы Эльмирага олы рэхмэтлэрен житкерделэр. Эльмира кебек изге кунелле кешелэр куп булсын иде дигэн телэктэ саубуллаштык. Чара бик кунелле, жанлы утте.
Һәр ел саен Байлар Сабасы районында балалар өчен зур бәйрәм, "Әдәби алан"Сабантуе үткәрелә. Сулэ авылы балалары ел саен әлеге проектта катнаша. Проект ел буе дәвам итә. Алар дәфтәр алып баралар, анда биремнәр, сорауларга җаваплар язалар. Китаплар укыйлар.Барлык биремнәрне Без бергә Сулэ авыл клубында башкарабыз. Ә һәр яртыеллык азагында әлеге проектта катнашкан балаларга зур Сабантуй оештыралар, бүләкләр бирәләр.
Бәйрәмдә бик күп кызыклы уеннар, әкият геройлары бар иде. Балаларга кунакка "Салаватики" килде, җырлар җырлады, биеде.
23 август конне Сулэ авыл клубында юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча чара, «Светофор иленә сәяхәт» танып белү программасы узды, анда балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре белән таныштылар. Юл билгеләре төшерелгән стена газетасы ярдәмендә балалар табышмакларны тротуарның кайсы өлешендә йөрергә һәм юлны ничек дөрес үтәргә кирәклеге белән ныгыттылар; нинди билгеләр була һәм алар нәрсә аңлата. Балалар юлларда куркынычсыз тәртип турында күп яңалыклар белделәр.
22 август конне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Флаг-безнең дәүләтнең төп символларының берсе. Ул Россиянең бердәмлеген, аның башка дәүләтләрдән бәйсезлеген аңлата. Бу бөеклек һәм куәт символы, безнең җиңүләр һәм казанышларыбыз символы. Бу бәйрәм көнендә бөтен ил буенча "Россия тәрәзәләре"Бөтенроссия акциясе уза. Сулэ авыл клубы Дәүләт флагы көненә багышланган акциягә кушылды, тәрәзәләрне бәйрәм тематикасына багышланган рәсемнәр белән бизәде.