26 март көнне Сулэ авыл клубында "каргалар килде"рәсем конкурсы үткәрделәр.
Календарь язы җитү белән кояш тагын да яктырак балкый, кошларның тавышлары да көчлерәк ишетелә. Язгы беренче кошларның берсе-Карга, яз көне сыерчыклардан да иртәрәк кайта. Шуңа күрә Язның хәбәрчесе булып санала да инде.Әлеге чараны уздыру максаты-балаларның каргалар һәм язның беренче билгеләре турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм баету.Катнашучылар язның беренче кошларын бик теләп ясадылар.
23 март көнне Сулэ авыл клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, Нәүрүз бәйрәме оештырылды.
Нәүрүз-язгы көн-төн тигезлеге, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормышның тантанасы, мул уңыш елына өмет бәйрәме. "Нәүрүз бәйрәме " -тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен Җир йөзендә тынычлык булсын.
Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә хуҗабикә Нәүрүзбикә,Кыш Бабай һәм Кар кызы да килде.Кыш Бабай үз хакимиятен тапшырырга теләмәде,нәтиҗәдә Кыш бабай урынын Яз хужасы– Нәүрүзгә бирде . Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды."Карга боткасы" белән чәй эчү оештырганнар.
22 март көнне Сулэ авыл клубы мөдире Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр җыю оештырды.Бирнэ җыю-Нәүрүз һәм Сабан туе алдыннан үткәрелә торган күптәнге йола.Бу көнне барыннан да бигрәк балалар көтә.Аларга бу көнне бик күп тәм-томнар бирәләр.Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Әлеге чарада актив катнашканнары өчен балаларга, аларның ата-аналарына, авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар үзләренең язгы, күңелле шигырьләрен сөйләделәр, барлык авылдашларын бәйрәмгә чакырдылар.
21 март көнне Сулэ авыл клубында Ифтар мәҗлесе узды.Хәзрәт мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы каршында башкарган бурычларыбыз турында сөйләде. Ул залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта матурлыкны күбрәк күрергә өйрәнергә, булганнарыннан канәгать булырга чакырды.
11 март көнне Сулэ авыл клубында «бильярд уены»уздырылды. Бильярд-ул спорт кына түгел, ул мавыктыргыч интеллектуаль уен. Ул җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә. Уен барышында балалар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем көндәшләрен җиңәргә теләде, ә жанатарлар дусларын хуплады. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Яшьләрнең бу спорт төре белән кызыксынуын югалтмавы шатлыклы, чөнки төгәллек, нык кул, яхшы күз үлчәүчәнлек, стратегик фикерләү һәрвакыт бәядә булды һәм булачак та.
9 март көнне Курсабаш мәдәният йортында 8 Март бәйрәме уңаеннан Сулэ авыл клубы, Курсабаш мәдәният йорты һәм Курсабаш китапханәсе белгечләре, үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Кайнана" спектаклен куйдылар (комедия).
Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы, шулай ук геройларнын образларында мавыктыргыч уйнавы залны алкышларга кумде.
9 март көнне Сулэ авыл клубында «электрон тәмәке-файдамы әллә зыянмы?»дигән профилактик әңгәмә булды. Электрон сигарет җитештерүчеләрнең максаты ләззәт иллюзиясен булдыру, ә моның өчен гади сигаретларга да ясалма рәвештә өстәлә торган шул ук химик кушылмалар кулланыла. Барыннан да элек, никотин көчле ияләшү уята һәм, барысына да өстәп, көчле нейротоксин, ягъни агу булып тора. Һәм бу һич тә арттыру түгел!
Чара барышында мөдир авыл клубына килүчеләргә электрон сигаретларның начар тәэсире һәм тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Балалар вейп Нәрсә ул?дигән сораулар буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Вейп гади тәмәкедән нәрсә белән аерыла? Вейп тартуга бәйле булырга мөмкинме?
Балалар бу темага зур игътибар бирделәр, сораулар бирделәр, ә соңыннан кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр.
Сулэ авыл клубында "Терроризм-җәмгыятькә куркыныч"әңгәмәсе уздырдылар. Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде. Теракт барлыкка килү, шикле предметлар табу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чарада катнашучылар гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга мөмкин булуы һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында сөйләштеләр.
7 март көнне Сулэ авыл клубында 8 Март бәйрәме уңаеннан Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре, үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Кайнана" спектаклен куйдылар (комедия).
Комедиянең вакыйгалары гади генэ гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул Безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы уйнавы, шулай ук образларына чын кунелдэн кереп уйнаулары залда утырган тамашачыларда соклану уятты.
Берничә сәгатькә телефоннан баш тарту ниятеннэн авыл клубында өстәл уеннары һәм аралашу белән балалар һәм яшүсмерләр, хәтта өлкәннәр өчен ял кичәсе утте. Күңелле көрәшләр, иҗади сынаулар һәм интеллектуаль бәхәсләр һәркемгә үз сәләтләрен күрсәтергә һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алырга мөмкинлек бирде.Өстәл уеннары-күңел ачу гына түгел, балалар һәм яшүсмерләр өчен үз белемнәрен киңәйтү, командада эшләргә өйрәнү һәм яңа дуслар табу мөмкинлеге дә ул. Шатлык һәм илһам атмосферасы тудырдык, анда һәркем үзен герой итеп тоя ала иде.