5 декабрь көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханәсе,Түбән Утар авыл клубы, Крэнне авыл клубы хезмәткәрләре Курсабаш интернат-мәктәбенең балалары өчен "Шәфкатьле булу нәрсә ул?"дигән темага викторина үткәрделәр.Балалар алып баручылар белән бергә табышмакларга җавап бирделәр,күрсәтмәләр буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.Ахырда барысы бергә чын күңелдән уйнадылар, күңел ачтылар.
Ел саен 3 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.Ул сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 4 декабрьдә Сулэ авыл клубында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашу кичәсе узды.Без әңгәмә кордык, яңа китаплар белән таныштык.Без шуны истә тотарга тиеш: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә безнең кебек үк кирәк. Шуңа күрә алар да тулы тормыш белән яши алсын өчен алар белән ешрак очрашырга кирәк. Һәм бу хакта без үсеп килүче буынга ешрак сөйләргә тиеш.
3 декабрьдә илебез Билгесез солдат көнен билгеләп үтә. Билгесез солдат көне, туганнар каберлегендә яткан барлык сугышчыларга дан йөзеннән, бу истәлекле дата укучыларның патриотик аңын ныгытуга ярдәм итәчәк.
Чарада Ватан геройлары, Бөек Ватан сугышын саклаучылар, «Билгесез солдат» исеме астында танылган батырларыбызны искэ алдык. Алар Ватан хакына башларын салганнар, әмма коралларын салмаганнар һәм басып торганнар, яшәгәннәр һәм соңгы сулышларына кадәр сугышканнар.Бер минут тынлык белән искэ алдык.
Традиция буенча ноябрьнең соңгы ял көнендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әнинең куллары кебек җылы, ягымлы һәм назлы бәйрәм, ул беркемне дә битараф калдырмый. Бу бит үз якыннарыңа җылы сүзләр әйтергә тагын бер сәбәп булып тора, календарьдагы датага карамастан. Курсабаш авыл мәдәният йортында Сулэ авыл клубы һәм китапханә белән берлектә 29 ноябрь көнне Әниләр көненә багышланган "Йорэк жылым сина әнием»дигән бәйрәм концерт программасы узды. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, һәм болар барысы да яраткан әниләргэ багышланды. Чара барышында шулай ук свода катнашучы улларын лаеклы тәрбияләүләре өчен әниләргә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Мондый көнгә багышланган концерт үзенчәлекле, чыннан да якты, масштаблы һәм мәрхәмәтле булды! Залда гадәттән тыш күңелле, бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә иде.
28 ноябрь көнне Сулэ авыл клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, Әниләр көненә — тормышыбыздагы иң якын һәм кадерле кешеләребезгә рәхмәтебезне белдергән көнгә багышланган "Синен очен генэ..." исемле искиткеч бәйрәм концерты булып узды. Әниләр - безнең сакчы фәрештәләребез, алар безне һәрвакыт хуплыйлар һәм илһамландыралар.Концерт дәвамында әниләргә карата җылы һәм күңелне нечкәртерлек сүзләр яңгырады. Концертта катнашучылар матур сүзләр һәм елмаюлар гына түгел, махсус әзерләнгән номерлар да бүләк иттеләр: күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, әниләр тормышыннан театральләштерелгән тамаша әзерләделәр.
24 ноябрь көнне Сулэ авыл клубында Әниләр көненә рәсем конкурсы үткәрелде. Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә матур һәм назлы бәйрәм — Әниләр көне билгеләп үтелә. 2024 елда ул 24 ноябрьгә туры килә. Әниләр көне Әниләр, эбиләр, хатыннар, бала тәрбияләүче барлык хатын-кызлар адресына аерым җылылык, ихласлык һәм тирән рәхмәт хисләре белән тулы. Барлык әниләр бәйрәме алдыннан бала рәсем рәвешендәге бүләк турында уйланырга мөмкин. Моның өчен акча яки күп вакыт сарыф итәргә кирәкми. Шулай ук рәсемне теләсә кайсы яшьтәге бала да эшли алачак. Әниләр үз балаларының эш сыйфатын түгел, ә аның тырышлыгын бәяли бит. Шуңа күрә торле булган рәсемгә әнинең мактавы һәм игътибар шатлыгы биреләчәк.
21 ноябрь көнне Сулэ авыл клубы,Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үзешчән сәнгать осталары белән берлектә Сәрдә авыл клубында "Ойлэнэсе иде егетләр" исемле күчмә театральләштерелгән программа оештырдылар. Программа җырлар,биюләр һәм шаян күренешләр белән чиратлашып барды.Тамашачылар үзләре белән позитив диңгезен алдылар, рәхмәт йөзеннән артистларга көчле алкышлар бүләк иттеләр.
6 ноябрь көнне Сулэ һәм Түбән Утар авыл клублары ,Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үзешчән сәнгать осталары белән берлектә Тимершык мәдәният йортында "Ойлэнэсе иде егетләр" исемле күчмә театральләштерелгән программа оештырдылар. Программа җырлар,биюләр һәм шаян күренешләр белән чиратлашып барды.Артистларыбыз тамашачыларга шэп кэеф булэк иттелэр,э тамашачылар рәхмәт йөзеннән артистларга көчле алкышлар бүләк итте.
4 ноябрьдә күпмилләтле илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтте. Бу бәйрәм безнең календарьда күптән түгел генә пәйда булса да, элеге бэйрэм зурлап уткэрелэ. 5 ноябрь көнне Курсабаш авыл мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы, Тубэн Утар авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан "Ойлэнэсе иде егетләр"исемле концерт номерлары белән театраль тамаша оештырдылар.Артистларыбыз тамашачыларга шэп кэеф булэк иттелэр, э тамашачылар рәхмәт йөзеннән артистларга көчле алкышлар бүләк итте.
Китапханәдә яңа китаплар булу һәрвакыт бәйрәм, ә балаларның яңа китаплар белән очрашуы-икеләтә бәйрәм. Китап уку безгә әйләнә-тирә дөньяны һәм үзебезне яхшырак танып белергә ярдәм итә. Чөнки китап фикер йөртергә, сөйләшергә, кешеләрне аңларга өйрәтә. 5 ноябрь көнне Курсабаш авыл китапханәсе Сулэ авыл клубы белән берлектә " Сезнең өчен балалар яңа китаплар" исемле яңа китаплар белән таныштыру сэгате уткэрделэр. Китапханәче балаларны яңа әдәбият белән таныштырды һәм китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар яңа әдәбият белән таныштылар, матур китап битләрен карадылар, үзләренә ошаган басмалардан өзекләрне кычкырып укыдылар, чара азагында балалар «Әкиятне бел» викторинасында актив катнаштылар. Кайберәүләр үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.