15 март көнне Сулэ авыл клубы мөдире Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр җыю оештырды. Җыю-Бирнэ җыю-Нәүрүз һәм Сабан туе алдыннан үткәрелә торган күптәнге традиция.Бу көнне барыннан да бигрәк балалар көтә.Аларга бу көнне бик күп тәм-томнар бирәләр.Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Әлеге чарада актив катнашканнары өчен балаларга, аларның ата-аналарына, авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар үзләренең язгы, күңелле шигырьләрен сөйләделәр, барлык авылдашларын бәйрәмгә чакырдылар.
Чара барышында мөдир авыл клубына килүчеләргә электрон сигаретларның начар тәэсире һәм тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Балалар вейп Нәрсә ул?дигән сораулар буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Вейп гади тәмәкедән нәрсә белән аерыла? Вейп тартуга бәйле булырга мөмкинме?
Балалар мондый темага зур игътибар белән карадылар, электрон сигарет җитештерүчеләрнең бурычы-ләззәт иллюзиясен булдыру, ә моның өчен шул ук химик кушылмалар кулланыла, аларны ясалма рәвештә гади тәмәкегә дә өстиләр. Барыннан да элек, никотин көчле ияләшү уята һәм, барысына да өстәп, көчле нейротоксин, ягъни агу булып тора. Һәм бу һич тә арттыру түгел!
Балалар өчен спорт ярышлары узды.Катнашучылар «Отжимание»;«Присидание»; «өстәл теннисы»уеннарында катнаштылар.Ярышлардан соң балалар спорт турында табышмакларны чишәчәкләр,спорт викторинасында катнашачаклар. Шулай ук барлык катнашучылар да татлы призлар алды.
8 Март хөрмәтенә авыл клубында хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм программасы үткәрелде.
Программа бик кызыклы булды: чарада катнашучылар чын күңелдән өстәл янында аралаштылар,халык уеннары уйнадылар.
Бу гаҗәеп бәйрәм искиткеч хатын-кызларыбызга мәхәббәт белдерү булды, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгырту белән тутыручыларга рәхмәт сүзләре,алып баручының теләкләре яңгырады.
8 мартта искиткеч бәйрәм — Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әниләргә, эбиләргә аерым җылылык, ихласлык һәм тирән рәхмәт хисләре белән тулы.
Авыл клубында открытка ясау буенча мастер-класс узачак. Мастер-класста әнигә төсле кәгазьдән матур открытка ясадылар. Өстәмә рәвештә аны төсле чэчэклэр һәм язулар белән бизәделәр. Безгә эш өчен бары тик картон, төсле кәгазь, скотч, җилем һәм кайчы гына кирәк булды.
Үз куллары белән ясалган открытка якын кешесенә үзенең кабатланмаслыгы һәм бүләк итүченең салынган күңеленең бер өлеше кебек күңелне нечкәртә торган «бонус» белән сөендерәчәк.
Чара барышында начар гадәтләр, витаминнар, дөрес туклану, көн режимы турында фикер алыштылар. Сәламәт туклану һәм үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштеләр. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы, дип сөйләделәр. Балалар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлекләренә кагылышлы барлык нәрсәләр турында сөйләштеләр. «Спорт һәм туклану», «Сүзләр тап»викториналарында һәм конкурсларында катнаштык. Үткәрелгән чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча тиешле белем, күнекмәләр алдылар һәм аларны көндәлек тормышта кулланачаклар.
22 февральдә Курсабаш мәдәният йорты, Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клублары хезмәткәрләре 23 февральгә багышланган бильярд буенча финал турниры үткәрделәр.Чара концерт номерлары һәм котлаулар белән үрелеп барды.
19 февраль көнне авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган рус бильярды буенча турнир булды. Бильярд буенча Турнир-ир-атлар арасындагы гади ярыш түгел, бу мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт уздыру. Адреналин, азарт, яхшы нәтиҗә күрсәтү теләге бер генә минутка да тынычланырга ирек бирмәде һәм иң яхшы рәвештә аларны җиңүгә этәрде. Көрәш кызыклы һәм киеренке булды. Ярышларда катнашучыларның барысы да кертелгән һәр шар өчен көрәште, интрига соңгы партиягә кадәр сакланды.
Чараны алып баручы җыелучыларга соңгы еллардагы эре террорчылык актлары һәм аларның бөтен дөнья өчен нәтиҗәләре турында сөйләделэр. Катнашучылар экстремистик группировкалар лидерларының яшьләрне үз берләшмәләренә ничек җәлеп итүләре турында белделәр. Бу яшүсмерләр арасында зур популярлык казанган социаль челтәрләр аша да бара. Шулай ук программада катнашучыларга экстремизм һәм террорчылык өлкәсендә җинаятьләр һәм хокук бозулар кылган өчен балигъ булмаганнарның җинаять һәм административ җаваплылыгы турында искә төшерделәр.
Авыл клубында «Сталинград сугышы» дип исемлэнгэн мәгълүмати чара үткәрделәр. Балалар сугыш елларының тарихи фактлары белән таныштылар, тарихның легендар битләрен тагын бер тапкыр «ачып карадылар».Сугышка кадәрге Сталинград һәм аның стратегик әһәмияте турында, Сталинград сугышы 200 көн дәвам иткән икенче бөтендөнья сугышының иң эре сугышларының берсе, 227 номерлы «бер адым да артка чигенмәскә» приказының әһәмияте, сержант Павлов йорты турында белделэр.