4 апрель көнне Сулэ авыл клубы мөдире Курсабаш мәдәният йортына "Эбиләрге ни житми?" спектакленә культпоход оештырды.", аны Мешабаш мәдәният йорты тәкъдим итте. Һәр артист үз ролен оста һәм күңел белән башкарды. Тамашачылар спектакльне сокланып карадылар.
1 апрель-шаяру, көлү һәм яхшы кәеф көне. Бу көнне барысы да күңел ача һәм шаярта. Игелекле, күңелле көлү-ул искиткеч витамин һәм тормышның иң куәтле, иң кыйммәтле эликсиры. Бәйрәмгә килгән балалар бу көнне күңелле һәм шат күңел белән билгеләп үттеләр. Шаян клоун Клепа һәм аның дуслары күңелле итеп вакыт уздырдылар. Алар үзләре белән кызыклы конкурслар, кызыклы эстафеталар, ялкынлы шаяртулар, көлкеле викторина һәм дәртле биюләр алып килделәр. Балалар бик теләп табышмакларны чиштеләр, «стакан җыеп ал», «фикерләреңне бел», «кем өлгер» һәм башка кызыклы конкурсларда актив катнаштылар.
Бүген яшьләр арасында яңа мавыгу — спайс дип аталган химик катнашмалар тарту таралган. Балаларга төрле тәмәке катнашмалары һәм аларның кеше организмына тәэсире турында презентация күрсәтелде. Балалар спайслар куллану нәтиҗәсендә исерүнең клиник картинасын ачык күрэ алдылар. Чараны алып баручы наркотикларның кешенең психикасына һәм үз-үзен тотышына ничек йогынты ясавы, наркотикларны куллану һәм таратуның нинди административ җәзаларга китерүе турында сөйләде. Чара барышында яшүсмерләргә спайслар куллану нәтиҗәләре турында беләләрме һәм авылда тәмәке катнашмалары рекламасы белән очрашканнармы дигән сорау бирелде. Чара азагында барлык катнашучыларга «тәмәке катнашмалары: спайс»мәгълүмати буклетлары бирелде.
27 мартта Сулэ авыл клубында "Ватанны саклаучылар"дигән патриотик юнәлештәге әңгәмә узды.Чараның максаты-илебез тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү, «Ватан» төшенчәсен формалаштыру һәм конкретлаштыру, аңа үз мөнәсәбәтеңне аңлауны; Россия халкының мәдәни һәм тарихи бердәмлеге һәм аны саклауның мөһимлеге турында күзаллауны формалаштыру.
Чарада Махсус операциянең әһәмияте, сугышчан ситуацияләр, туган илгә һәм ватандашларга карата зур мәхәббәт, туганнарны һәм якыннарны яклау теләге, якташларыбызның, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сүз барды.
Балалар чын геройларның янәшә яшәвенә, батырлык, Ватанга мәхәббәтнең чын кеше һәм үз иле гражданины сыйфаты булуына инандылар.
27 мартта Сулэ авыл клубында "Ватанны саклаучылар"дигән патриотик юнәлештәге әңгәмә узды.Чараның максаты-илебез тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү, «Ватан» төшенчәсен формалаштыру һәм конкретлаштыру, аңа үз мөнәсәбәтеңне аңлауны; Россия халкының мәдәни һәм тарихи бердәмлеге һәм аны саклауның мөһимлеге турында күзаллауны формалаштыру.
Чарада Махсус операциянең әһәмияте, сугышчан ситуацияләр, туган илгә һәм ватандашларга карата зур мәхәббәт, туганнарны һәм якыннарны яклау теләге, якташларыбызның, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сүз барды.
Балалар чын геройларның янәшә яшәвенә, батырлык, Ватанга мәхәббәтнең чын кеше һәм үз иле гражданины сыйфаты булуына инандылар.
26 март көнне Сулэ авыл клубында "каргалар килде"рәсем конкурсы үткәрделәр.
Календарь язы җитү белән кояш тагын да яктырак балкый, кошларның тавышлары да көчлерәк ишетелә. Язгы беренче кошларның берсе-Карга, яз көне сыерчыклардан да иртәрәк кайта. Шуңа күрә Язның хәбәрчесе булып санала да инде.Әлеге чараны уздыру максаты-балаларның каргалар һәм язның беренче билгеләре турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм баету.Катнашучылар язның беренче кошларын бик теләп ясадылар.
23 март көнне Сулэ авыл клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, Нәүрүз бәйрәме оештырылды.
Нәүрүз-язгы көн-төн тигезлеге, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормышның тантанасы, мул уңыш елына өмет бәйрәме. "Нәүрүз бәйрәме " -тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен Җир йөзендә тынычлык булсын.
Бу бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә хуҗабикә Нәүрүзбикә,Кыш Бабай һәм Кар кызы да килде.Кыш Бабай үз хакимиятен тапшырырга теләмәде,нәтиҗәдә Кыш бабай урынын Яз хужасы– Нәүрүзгә бирде . Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды."Карга боткасы" белән чәй эчү оештырганнар.
22 март көнне Сулэ авыл клубы мөдире Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр җыю оештырды.Бирнэ җыю-Нәүрүз һәм Сабан туе алдыннан үткәрелә торган күптәнге йола.Бу көнне барыннан да бигрәк балалар көтә.Аларга бу көнне бик күп тәм-томнар бирәләр.Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Әлеге чарада актив катнашканнары өчен балаларга, аларның ата-аналарына, авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Балалар үзләренең язгы, күңелле шигырьләрен сөйләделәр, барлык авылдашларын бәйрәмгә чакырдылар.
21 март көнне Сулэ авыл клубында Ифтар мәҗлесе узды.Хәзрәт мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы каршында башкарган бурычларыбыз турында сөйләде. Ул залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта матурлыкны күбрәк күрергә өйрәнергә, булганнарыннан канәгать булырга чакырды.
11 март көнне Сулэ авыл клубында «бильярд уены»уздырылды. Бильярд-ул спорт кына түгел, ул мавыктыргыч интеллектуаль уен. Ул җитезлекне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм тактик фикерләүне үстерә. Уен барышында балалар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем көндәшләрен җиңәргә теләде, ә жанатарлар дусларын хуплады. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Яшьләрнең бу спорт төре белән кызыксынуын югалтмавы шатлыклы, чөнки төгәллек, нык кул, яхшы күз үлчәүчәнлек, стратегик фикерләү һәрвакыт бәядә булды һәм булачак та.