9 март көнне Курсабаш мәдәният йортында 8 Март бәйрәме уңаеннан Сулэ авыл клубы, Курсабаш мәдәният йорты һәм Курсабаш китапханәсе белгечләре, үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Кайнана" спектаклен куйдылар (комедия).
Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы, шулай ук геройларнын образларында мавыктыргыч уйнавы залны алкышларга кумде.
9 март көнне Сулэ авыл клубында «электрон тәмәке-файдамы әллә зыянмы?»дигән профилактик әңгәмә булды. Электрон сигарет җитештерүчеләрнең максаты ләззәт иллюзиясен булдыру, ә моның өчен гади сигаретларга да ясалма рәвештә өстәлә торган шул ук химик кушылмалар кулланыла. Барыннан да элек, никотин көчле ияләшү уята һәм, барысына да өстәп, көчле нейротоксин, ягъни агу булып тора. Һәм бу һич тә арттыру түгел!
Чара барышында мөдир авыл клубына килүчеләргә электрон сигаретларның начар тәэсире һәм тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Балалар вейп Нәрсә ул?дигән сораулар буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Вейп гади тәмәкедән нәрсә белән аерыла? Вейп тартуга бәйле булырга мөмкинме?
Балалар бу темага зур игътибар бирделәр, сораулар бирделәр, ә соңыннан кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр.
Сулэ авыл клубында "Терроризм-җәмгыятькә куркыныч"әңгәмәсе уздырдылар. Терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде. Теракт барлыкка килү, шикле предметлар табу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чарада катнашучылар гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга мөмкин булуы һәм мондый вәзгыять килеп чыккан очракта үзеңне һәм якыннарыңны ничек саклап калу турында сөйләштеләр.
7 март көнне Сулэ авыл клубында 8 Март бәйрәме уңаеннан Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре, үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Кайнана" спектаклен куйдылар (комедия).
Комедиянең вакыйгалары гади генэ гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул Безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы уйнавы, шулай ук образларына чын кунелдэн кереп уйнаулары залда утырган тамашачыларда соклану уятты.
Берничә сәгатькә телефоннан баш тарту ниятеннэн авыл клубында өстәл уеннары һәм аралашу белән балалар һәм яшүсмерләр, хәтта өлкәннәр өчен ял кичәсе утте. Күңелле көрәшләр, иҗади сынаулар һәм интеллектуаль бәхәсләр һәркемгә үз сәләтләрен күрсәтергә һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алырга мөмкинлек бирде.Өстәл уеннары-күңел ачу гына түгел, балалар һәм яшүсмерләр өчен үз белемнәрен киңәйтү, командада эшләргә өйрәнү һәм яңа дуслар табу мөмкинлеге дә ул. Шатлык һәм илһам атмосферасы тудырдык, анда һәркем үзен герой итеп тоя ала иде.
23 февраль көнне Сулэ авыл клубы,Курсабаш мәдәният йорты,Түбән Утар авыл клубы һәм Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре ир-атлар өчен " рәхмәт сезгэ егетләр!".Чәй эчү башында ир-атлар адресына бик күп котлаулар яңгырады.Чәй эчкәндә җырлар җырладылар ,күңел ачтылар, кызыклы вакыйгалар сөйләделәр.Бүләкләр тапшырылды.
21 февральдә Сулэ авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бильярд буенча турнир булды. Бильярд буенча Турнир-ир-атлар арасындагы гади ярыш түгел, бу мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт уздыру да тора. Адреналин, азарт, яхшы нәтиҗә күрсәтү теләге бер генә минутка да тынычланырга ирек бирмәде һәм иң яхшы рәвештә аларны җиңүгә этәрде. Көрәш кызыклы һәм киеренке булды. Ярышларда катнашучыларның барысы да кертелгән һәр шар өчен көрәште, интрига соңгы партиягә кадәр сакланды. Ә өч призер иртәгә 22 февральдә Корсабаш мәдәният йортында узачак финал ярышында катнашачак.Ә булачак сакчылар шахмат турнирында көч сынаштылар.
21февраль Сулэ авыл клубында балалар белән Туган тел көненә стена газетасы чыгардык.
21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Һәр кеше балачактан ук туган телендә сөйләшә, уйлый, фикер йөртә башлый. Үз телеңне белү һәм башкаларга хөрмәт кешене акыллырак, игелеклерәк, мәдәниятлерәк итә. Бәйрәм юкка чыга торган телләрне саклау һәм үстерү, шулай ук тел һәм мәдәни традицияләр турында белемнәрне арттыру максатында билгеләп үтелә.Әңгәмә барышында балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халыкның характеры, аның хәтере, тарихы, рухи куәте булуы турында белделәр. Тел – ул безнең көндәлек көнкүрешебез, тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез. Телсез халык булмаячак. Шуңа күрә туган телеңне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк.
14 февраль көнне Сулэ авыл клубында барлык гашыйклар бәйрәме символы булган валентинкалар ясау буенча мастер – класс булды.
Изге Валентин көне-ул 14 февральдә бөтен дөнья буйлап күп кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм. Бу көнне бәйрәм итүчеләр якын кешеләренә чәчәкләр, конфетлар, уенчыклар һәм «валентинка» махсус открыткалары бүләк итәләр, аларның арткы ягына шигырьләр, мәхәббәт теләкләре язалар.Балаларның игътибарын һәрвакыт үз куллары белән эшләнгән «валентинка» иң оригиналь булып калачагына юнәлттеләр.
Мастер – класс башланыр алдыннан балалар бәйрәмнең тарихы, төрле илләрдә булган гореф-гадәтләр һәм үзенчәлекләр белән таныштылар. Балалар якыннарына төсле картоннан бүләкләр ясадылар.
Сулэ авыл клубында "Солдатка хат" патриотик акциясе узды. Акциянең асылы хатларда,ләкин гади хатларда түгел, ә хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашып үз бурычларын үтәүче Россия солдатларына язылган хатлар. Өйдән еракта урнашкан махсус операциядә катнашучылар егетлэребезне поддержать итер очен. Хатларда солдатларга яхшы телэклэр һәм алар саклаган тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләре урнашты.