6-13 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләрдә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуы ачыкланмаган.
29 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Павлюхина, 75 адресы буенча урнашкан АСКЗА-2 станциясендә азот оксиды буенча максималь тапкырлыгы 1,5 булган ПДК арту очраклары 9 тапкыр теркәлгән.
22-29 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләрдә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуы ачыкланмаган.
15 сентябрьдән башлап 22сенә кадәр Осиново поселогында урнашкан АСКЗА-1 станциясендә сероводород буенча максималь тапкырлыгы 1,8 ПДК булган 8 арту очрагы һәм Павлюхин урамы, 75 йорт адресы буенча урнашкан АСКЗА-2 станциясендә максималь тапкырлыгы 18 ПДК булган 1 арту очрагы теркәлгән.
8-15 сентябрьдә «Салават күпере» торак комплексында урнашкан АСКЗА-5 станциясендә максималь тапкырлыгы 3,4 ПДК булган күкерт водороды буенча 28 арту һәм Осиново бистәсендә урнашкан АСКЗА-1 станцисендә күкерт водороды буенча 1 арту очрагы теркәлгән. Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 йорт адресы буенча урнашкан АСКЗА-2 станциясендә дә максималь тапкырлыгы 1,7 ПДК булган азот оксиды буенча арту очраклары теркәлгән.
1 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр И.Шакиров урамы буенча «Салават Купере» микрорайонында урнашкан АСКЗА-5 станциясендә чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән концентрацияләрдә сероводород буенча максималь кабатланучанлыгы 2,95 ПДК булган 11 арту очрагы һәм Осиново поселогында урнашкан АСКЗА-1 станциясендә сероводород буенча 1 арту очрагы ачыкланган.
25 августтан 1 сентябрьгә кадәр Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләрдә пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуы ачыкланмаган.
18-25 август көннәрендә «Салават Күпере» микрорайонында И.Шакиров урамында урнашкан АСКЗА-5 станциясендә 2,5 ПДК максималь тапкырлыгы белән күкерт водороды буенча чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән матдәләр артып китүнең 10 очрагы ачыкланган. Бер атна элек, 11-18 август көннәрендә, күкерт водороды буенча 72, углерод оксиды буенча артып китүләрнең 5 очрагы ачыкланган булган.
11 августтан 18 августка кадәр Зеленодольск районының Осиново бистәсе адресы буенча урнашкан АСКЗА-1 станциясендә күкертле водород буенча 36 арту очрагы һәм җилнең көнчыгыш, төньяк-көнбатыш һәм төньяк-көнчыгыш юнәлешләрендә углерод оксиды буенча 5 арту очрагы теркәлгән. «Салават күпере» ТК микрорайонында И.Шакиров урамында урнашкан АСКЗА-5 станциясендә дә көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш юнәлештә күкертле водород буенча арту теркәлгән.
4-11 август көннәрендә һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станциянең икесендә атмосфера һавасында күкөртле водород буенча ПДК артуы теркәлгән. Күкертле водород буенча рөхсәт ителгән концентрациянең артып китүе Осиново поселогында, «Салават Күпере» микрорайонында И.Шакиров урамы буенча 3 йорт адресында урнашкан АСКЗА-1 теркәлгән.