3 нче апрельдә безнең балалар йорты тәрбиячеләре балалар өчен «Балаларның үз хокуклары һәм бурычлары бар» дигән хокук тәрбиясе буенча тренинг үткәрделәр.
3 нче сентябрь көнне балалар йортында «Безнең хөрмәт - сезнең хезмәт!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте. Анда Саба районының ветераннары һәм социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Чара буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга һәм олы буынга хөрмәт белдерүгә юнәлдерелгән иде.