ЯҢАЛЫКЛАР


Датасы буенча тикшерү
6
декабрь, 2024 ел
җомга
5 декабрьдә Волонтерлар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлык — җәмгыять файдасына түләүсез ярдәм итү кебек мөһим эшкә җәлеп итүне максат итеп куя. 2024 елның 5 декабрендә «Тулган ай» фольклор ансамбленең «көмеш» волонтерлары тәрбияләнүчеләребез өчен бәйрәм чарасы үткәрделәр. Ансамбль җитәкчесе Минҗиһан Әхмәдулла кызы барысына да яхшы сүзләр һәм котлаулар белән мөрәҗәгать итте.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе
5 декабрь көнне безнең тәрбияләнүче балаларыбыз күрү мөмкинлекләре чикле булган инвалидлар арасында инвалидлар ункөнлегенә багышланган өстәл теннисы турнирында катнаштылар. Кызлар арасында Кадырова Полина 1 урынны, ә Валеев Камил 2 урынны яулады.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

29
ноябрь, 2024 ел
җомга
Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслый. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

24
ноябрь, 2024 ел
якшәмбе
Россиядә ел саен үткәрелә торган бәйрәм - Әниләр көне 1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Тәрбия эшенең төп максатларыннан берсе - әниләргә хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

15
ноябрь, 2024 ел
җомга
13 ноябрь көнне көмеш яшьтәге «Тулган ай» фольклор ансамбле волонтерлары һәм Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

29
июль, 2024 ел
дүшәмбе
Хәрби диңгез флоты көне - Рәсәйдә традиция буенча ел саен июльнең соңгы көнендә билгеләп үтелә. Хәрби диңез флоты көне - буыннан буынга хәрби диңгезчеләренең диңгез данын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Рәсәйнең хәрби диңгез флоты илнең диңгез чикләрен саклый һәм аның байрагы булып Андреев әләме тора.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты

12
июль, 2024 ел
җомга
Гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында 2024 елның 8-11 июлендә безнең балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен чаралар узды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты

5
июль, 2024 ел
җомга
5 нче июль көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүчеләр тәрбияче апалары белән Байлар Сабасында экскурсиядә булдылар. Эссе һава торышына карамастан, паркта күңел ачтылар, кибеттән төрле тәм-томнар алдылар.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты


6
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе
6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне – аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп законы билгеләп үтелә. Бу көндә Югары Утар балалар интернат-йортында мәгълүмати-танышу чарасы уздырылды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International