ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2025 ел
сишәмбе

4 март көнне Эзмә мәдәният йортында гражданнар оборонасы көненә багышланган «Куркынычсызлык һәм куркыныч хәлләрдә саклану» дип аталган чара узды. Чарада Саба районы буенча гражданнар оборонасы буенча әйдәүче белгеч Тимергалиева Ландыш Рушановна катнашты. Укучылар белән нинди хәбәр итү сигналлары булырга мөмкин, аларны кайда ишетергә мөмкин, һәркайсында нинди гамәлләр кылырга, гадәттән тыш хәлләр булганда ничек эвакуацияләнергә һәм табибка кадәр беренче ярдәмне ничек күрсәтергә икәнлеге турында әңгәмә үткәрелде. Мондый чараларның максаты-халыкны уяу булырга, тәҗрибә бирергә һәм килеп туган шартларда паникасыз эш итәргә өйрәтү.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

28
февраль, 2025 ел
җомга

Спорт төрләре бик күп. Иң матурларының берсе-өстәл уеннары. 28 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Синең ход»исемле уеннар булып узды. Өстәл уеннары-эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшырту өчен менә дигән ысул, шулай ук күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Мондый уеннарның теләсә кайсысы кызыклы вакыт үткәрү, азарт, якты хисләр бүләк итә.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

27 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2025"нең дүртенче көне булып узды. Спорт уеннары программасына бүген мини футбол буенча ярышлар кертелгән. Ярышларда 7 команда катнашты: Изма 1, Изма 2, Эзма урта мәктәбе, Илебер, «Игенче», Олыяз һәм Легенда Олыяз командалары. Изма 1 командасы җиңде. Җиңүчеләргә кубок, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

26 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2025"нең өченче көне булып узды. Спорт уеннары программасына бүген волейбол буенча ярышлар кертелгән. Ярышларда 8 команда: Симет, Тимершик, Бигеней, Эзма, Илебер, Шикше, Курсабаш һәм Әтнә районы Куңгәр командасы көч сынашты. Әтнә районы Куңгәр командасы җиңде. Җиңүчеләргә кубок, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

26 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында яшь буынга илнең данлы үткәнен искә төшерү һәм Ватан хакына хезмәт иткән геройлары өчен горурлык хисе тәрбияләү максатында «Мин дә, син дә үз илең геройлары турында белергә тиеш» дип исемләнгән стена газетасы чыкты. Безнең авылдан да Әфганстан һәм Чечня кебек кайнар нокталарда хезмәт иткән катнашучылар бар. Без үз геройларыбыз белән горурланабыз.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

25 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Без бергә көчле " дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. 23 февраль-барлык ир-атларга аларның бик мөһим һәм кыйммәтле кешеләр булуын искә төшерергә кирәк булган үзенчәлекле көн. Изге сүзләр һәм теләкләр, истәлекле бүләкләр хәрбиләргә генә түгел, ә гаиләләрен саклаучы барлык ир – атларга да бирелә. Сәхнәдән патриотик җырлар, матур биюләр һәм армиядә хезмәт итүгә багышланган көлке күренешләр яңгырады. Үзешчәннәр, измә мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруындагы барлык номерларны тамашачылар алкышлар белән сәламләде. Бәйрәм концерты катнашучыларның барысын да үз иле һәм аның геройлары белән горурланып берләштерде, якты тәэсирләр калдырды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

24 февральдә Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2025"нең беренче көне башланды. Бу ярышларны Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре ачты һәм музыкаль бизәлеш өстәде. Спорт уеннары программасына бүген өстәл теннисы, киберфутбол, шулай ук аркан тарту буенча ярышлар кертелгән. Балалар һәм өлкәннәр ярышларда бик теләп катнаштылар. Соңыннан җиңүчеләргә кубок, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

21
февраль, 2025 ел
җомга

21 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында Иләбәр китапханәсе белән берлектә “И туган тел-и матур тел» исемле шигърият сәгате үткәрелде. Туган тел-кешегә бирелгән байлык, аңа сакчыл карарга кирәк. Туган тел – ул безнең үзебезнең бер өлешебез, чөнки ул һәрвакыт безнең белән, кайда гына булсак та, нинди генә телдә аралашырга туры килмәсен. Анда безнең әти-әниләребез, ди-бабаларыбыз сөйләшә, балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз да сөйләшәчәк. Нәкъ менә шуңа күрә аны лаеклы хәлдә саклау бик мөһим. Чөнки туган тел, ул буыннан-буынга саклана торган мирас, ул үзенә халыкның бөтен тарихын җыя, аның кәефен, фикерләрен һәм вакыйгаларын сеңдерә.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

14
февраль, 2025 ел
җомга

14 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Юл билгесен бел» исемле чара булып узды. Яшьтән үк балаларда юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру, законнарны үтәүче гражданин тәрбияләү бик мөһим. Катнашучылар «Юл билгеләре иленә сәяхәт»  тә кызыксынып катнаштылар. Ахырда барысы да юл билгеләренә багышланган пазллар җыйдылар. Мондый чараларның максаты балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерергә һәм ныгытырга ярдәм итү иде.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

13 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Шүрәледә кунакта»исемле музыкаль-театральләштерелгән комедия күрсәтелде. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, клуб берләшмәләрендә катнашучылар тамашачыларга гыйбрәтле комедия тәкъдим иттеләр. Комедия музыкаль номерлар, күңелле биюләр белән чиратлашып барды. Шулай ук бу чарада Өтернәс авыл клубы мөдире И.Гыйльфанова да катнашты. Һәр тамашачы программаның төрлелегеннән канәгать калды, якты уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке рух алды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International