24 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Әни мәхәббәте белән дөнья матур»дигән бәйрәм концерты булды. "Әниләр Көне" – елның иң дулкынландыргыч бәйрәме, чөнки без барыбыз да балачактан күңелебездә бердәнбер һәм кабатланмас образны-үз әниебез образын йөртәбез. Бу бәйрәм көнендә Эзмә, Олыяз, Үтернәс, Пукал авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм авылдашлары башкаруында сәхнәдән иң матур җырлар, биюләр яңгырады. Бәйрәмдә зур кунаклар булып Саба мәдәният йортының "Голбакча" ретро ансамбле, Вилорик Вәлиуллин чыгыш ясады. Бәйрәм программасы кызыклы һәм төрле иде. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды.
Традиция буенча ноябрьнең соңгы ял көнендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әнинең куллары кебек җылы, ягымлы һәм назлы бәйрәм, ул беркемне дә битараф калдырмый. Бу бит якыннарыңа җылы сүзләр әйтергә тагын бер сәбәп. Әлеге искиткеч бәйрәм кысаларында Пукал авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Ана бәхете"исемле бәйрәм концерты булды.концертта Эзмә, Олыяз авыл мәдәният йортлары мөдирләре һәм үзешчән артистлар катнашты. Төрле матур номерларга бай матур чара измә мәдәният йортының бию коллективы һәм пукал авылы яшьләре катнашында узды. Бәйрәм программасы якты, кызыклы һәм төрле иде. Бу бәйрәм концертка килгән барлык әниләр өчен дә чын бүләк булды.Бәйрәм дәвамында әниләребезгә рәхмәт, соклану, хөрмәт һәм ярату сүзләре яңгырады. Бәйрәм концерты гаҗәеп матур өй һәм җылылык атмосферасында узды, ә иң мөһиме бүләк итте.
17 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында өлкәннәр катнашында «Безнең куллар – күңелсезлек өчен түгел»дип исемләнгән кул эшләре буенча чара узды. Бүген без төсле җепләрдән кәрзиннәр үрү белән шөгыльләндек. Үрү яхшы күрү таләп итми. Үрү өчен кулда зур көч тә таләп ителми, эшләнмәләрнең сыйфаты дөрес үзләштерелгән эш алымнарына күбрәк бәйле. Өлкән буынга иҗади дәресләрдә катнашу баш мие эшчәнлеген стимуллаштырырга ярдәм итә, хәтерен саклый. Мондый вакыт үткәрү кәефне күтәрә, шатлык һәм матур нәтиҗәләрдән ләззәт алу хисе бирә.
16 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Телефон терроризмы» дип аталган терроризмны профилактикалау буенча тематик сәгать узды. Телефон терроризмы әзерләнә торган терроризм акты, җинаять яки җәмәгать урынында шартлаткыч җайланма булу турында белә торып ялган хәбәр тарату. Террорчылык турында белемнәр, бүгенге көннең иң куркыныч җинаятьчел күренеше буларак, кисәтә белү, куркыныч янаган вакытта дөрес алып бару тирә-юньдәгеләрне теракт нәтиҗәләреннән саклау мөмкинлеге бирә. Әңгәмә ахырында балаларга ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын тагын бер кат искә төшерделәр.
15 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Төрле фәннәр кирәк» исемле стена газетасы чыкты. Фән кеше эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора. Хәзерге дөньяда күпчелек кешеләрнең тормыш нигезен техник казанышлар тәшкил итә. Бүген биотехнологияләрдән, компьютер техникасыннан һәм фәннең башка казанышларыннан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Шул ук вакытта яңа ачышлар, техник уйлап табулар фәнни белемнәргә нигезләнгән. Фән үсеше нигезенә кешеләрнең әйләнә-тирә дөньяны танып белергә, аңларга, аның серләренә төшенергә омтылуы салынган. Кешегә һәрвакыт кеше тирәсендә һәм аның үзендә ниләр булуы кызык иде.
12 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган " Хәтта сынап карама!» дип исемләнгән профилактик сара утте. Ел саен ноябрь аенда дөньяда Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә. Аның максаты-җәмгыятьнең игътибарын Тәмәкегә бәйлелек проблемаларына җәлеп итү, тәмәкегә каршы профилактикалау, тәмәкенең сәламәтлеккә зарарлы йогынтысы турында мәгълүмат бирү. Тәмәке тартучыларның күбесе беренче тапкыр тәмәке продукциясен яшүсмер чакта ук татып карый. Нәкъ менә шуңа күрә Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне яшь буынны тәмәке тарта башлау теләгеннән сакларга тиеш, чөнки никотинның организмга тәэсире гадәттән тыш җимергеч булып тора һәм беркайчан да эзсез үтми.
7 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында өлкән буын кешеләре белән "Матурлыкны үзебез иҗат итәбез «дип исемләнгән иҗат остаханәсе үтте. Олы яшьтәге кешеләр белән иҗат итү аларның хисләренә, теләкләренә, хыялларына юл ача, төрле ситуацияләргә мөнәсәбәтләрен үзгәртә. Бүген матур чәчәкләр ясау белән бик теләп шөгыльләндек. Иҗади активлык өлкәннәргә иң мөһимен – яшәү көчен һәм яшәү теләген бүләк итә. Кызыклы шөгыль белән мавыгу вакытны файдалы уздырырга, начар нәрсәләр турында уйламаска һәм иң мөһиме – интеллектуаль һәм физик форманы лаеклы дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Иҗат озын гомер серләренең берсе бит.
5 ноябрьдә Эзмә мәдәният йортында "Халык бердәмлеге" көне хөрмәтенә «Без бердәм» дип аталган стена газетасы чыгарыла. Халыклар бердәмлеге көне-Россиянең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Бу безнең көчебезнең дуслык һәм бердәмлек булуын искә төшерә торган бәйрәм. Бу патриотизм, илнең тарихи үткәненә хөрмәт хисе үсеше өчен шартлар тудыру турында искәртү.
2 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында балалар белән "Көзге фантазияләр"дип исемләнгән мастер-класс үтте. Үз куллары белән төрле эшләнмәләр һәркемгә фантазия һәм зирәклек күрсәтергә мөмкинлек бирә. Көз көне кул эшләре өчен киң таралган табигый материал булып чыршы күркәләре, чыршы ботаклары тора. Балалар табигый күркәләрне буяулар белән бизәп, гади материаллардан үз куллары белән тылсымлы әйберләр ясарга өйрәнделәр. Табигый материалларның үзенчәлекле тышкы күренеше иҗат итү һәм көзге гадәттән тыш букетлар ясау өчен илһамландыра.
31 октябрьдә Эзмә мәдәният йортында «Әбиемә яхшы бүләк» дип аталган әбиләр көненә багышланган чара узды. Һәр кешенең әби-бабайлары бар. Алар-иң якын һәм туган кешеләр. Аларның гына иң тәмле һәм әкиятләр иң кызыклы. Күпчелек балаларның алар белән махсус бәйләнеше бар. Алар очрашуга шатланалар һәм бер-берсен яраталар. Шуңа күрә бәйрәмнәрдә оныклары Һәм оныкчыклары яраткан әбиләренә үз куллары белән бүләк ясарга тырышалар. Җан һәм тырышлык белән эшләнгән һөнәр – Туган кешегә карата яратуның ачык чагылышы. Бу шулай ук матур һәм файдалы нәрсәне фантазияләү һәм ясау өчен искиткеч сәбәп.