21 нче август көнне безнең балалар бакчасында әкият көне булып узды. Әкиятләрдә кунакта булу бик кызыклы һәм мавыктыргыч иде! Аның төп максаты балаларны әкиятләргә тартудан гыйбарәт, чөнки, нәкъ менә әкият аша балалар яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм хыянәт, кыюлык һәм куркаклык турында беренче күзаллауларын алалар. Шулай ук аңлаешлы формада әкиятләр балага нәрсә яхшы һәм начар булуын аңлата. Ахырда «Әкияттә кунакта»викторинасы узды. Без әкиятләр белән тематик атнадан читтә дә танышуны дәвам итәчәкбез, чөнки балаларга без әкиятләргә багышлаган бөтен эшчәнлек бик ошады.
Өйнең матурлыгы бусагадан башлануы һәркемгә билгеле. Ә үз тирәбездә матурлыкны теләсәк, үзебез булдыра алабыз. Саба муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Балкыш" территориясен төзекләндерү күркәм традициягә әверелде. Нәкъ менә шуңа күрә учреждение территориясе хезмәткәрләр тырышлыгы белән искиткеч матур була. Якты чәчәк түтәлләре, каралган территория халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә килүчеләргә һәм хезмәткәрләргә уңай йогынты ясый.
5 нче июльдә Байлар Сабасы бистәсенең Гали Закиров урамында урнашкан ябык зиратында өмә үткәрелә
3 октябрьдә Ростов шәһәрендә 2012 елгы кызлар арасында фехтование буенча Бөтенроссия ярышлары узды
2023 елның 25 сентябрендә безнең гимназиядә башлангыч сыйныф укучыларын Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган «Орлята России» сафларына багышлау тантанасы узды.
2023 елның 13 - 16 сентябрендә Казанда авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты нигезендә оештырылган «АгроНТРИ-2023» бөтенроссия конкурсының финалы узды.
17-21 август көннәрендә Түбән Новгородның «Пассаж» ат спорты комплексында конкур буенча Түбән Новгород башлыгы Кубогы узды
Байлар Сабасы бистәсендә иске йортлар һәм корылмаларны сүтү буенча эш алып барыла
«Һөнәрләр шәһәре «Saba Balahoner»» проекты кысаларында, балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, төрле һәм сәламәт азык-төлек әзерләү күнекмәләрен булдыру максатыннан, Саба муниципаль районының «Сәләтле балалар мәктәп-интернаты»нда «Кулинария» станциясе эшли.