ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

21 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт программасы белән  Саба муниципаль районың Пүкәл мәдәният йорты хезмәткәрләре килделәр. Социаль хезмәт алучылар концерттан канәгать калдылар һәм клуб хезмәткәрләренә рәхмәт әйттеләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

20
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Әфган сугышы  турында без күп һәм бер үк вакытта бик аз беләбез! Бу сугыш ун ел эчендә бик күп сугышчыларнын  гомерен алды.

16 февральдэ  приютта,  Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр очучысы Ногманов Мөнир Зәкиевич белән очрашу узды. Очрашу бик жанлы узды. Балалар узлэренен сорауларына бик куп жаваплар таптылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

17
февраль, 2023 ел
җомга

14-нче февраль көнне Югары Утар балалар интернат-йортында "Дуслар белән очрашу” булып узды. Очрашуда хәзерге вакытта Казан һәм Яшел Үзән психоневрология интернатларында яшәүче чыгарылыш тәрбияләнүчеләребез катнашты.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Изге Валентин көне яки Гашыйклар Көне 14 февраль көнне бөтен дөнья буенча күп кешеләр, олылар һәм балалар бәйрәм итә. Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучылар үз куллары белән йөрәкләр ясап, бер-берсенә бүләк иттеләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Оста куллар» түгүрүгенә йөри. Алар анда кул эшләренә өйрәнәләр.

 

 

Тэги: ОСЗ Тургай


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

2 февральдә Лесхоз бистәсендә   инвалидлар арасында чаңгы ярышлары буенча Саба районы чемпионаты һәм Беренчелеге 2023 булып узды. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучысы Заһидуллин Р. И.ярышларда актив катнашты һәм беренче урынны алды. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында педагог-психолог Саппарова балаларга бик ошый торган кызыклы  дәреслэр  үткәрэ. Дэреслэр балаларга бик ошый.

Тэги: ОСЗ Тургай

3
февраль, 2023 ел
җомга

27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенә 80 ел тулу уңаеннан «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тарихи сәгать, презентацияле чара, патриотик сәгать, видео-фильм карау кебек чаралар узды.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты

2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1 февраль Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йорты "нда вак моториканы яхшырту өчен даими дәресләр үткәрелә. Социаль хезмәт алучылар бу  дәресләрдә теләп  катнашалар. Әлеге шөгыльләр ярдәмендә социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфаты яхшыруы күзәтелә, үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләте саклана һәм арта.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International