ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Яз. Май. Һәм безнең һәрберебез өчен иң кадерле, бөек бәйрәм-Җиңү көне. Күп еллар эчендә балаларны Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориалга алып бару, чәчәкләр салу һәм сугыштан кайтмаганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу традициягә әверелде. Безненен бурычыбыз:  тарихны гасырлар һәм буыннарда саклап калырга ярдәм итү. Безнен очен гомерлэрен, яшьлеклэрен кызганмаган бабаларыбыз, эбилэребезне онытмыйк!


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

 

Тәрбияче Башарова Рүзилә балалар белән "Яшь янгын сүндерүчеләр"дигән темага чара үткәрде. Чараның максаты-балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү, коткаручылар һөнәренә кызыксыну уяту. Балалар бик игътибар белән тыңладылар һәм барлык сорауларга да зур кызыксыну белән җавап бирделәр.

 

 

 


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

21 апрель көнне « Тургай» приюты  укучылары «Якташлардан сугыш турында белербез» акциясендә катнаштылар. Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүген бармак белән генә санарлык калып баралар. Без  бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр.  Бүгенге көндә исән калган ветераннарны онытмыйк!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International